Катарина Ланнер (алман. Katharina Lanner; 1829 елның 14 сентябре, Вена, Австрия1908 елның 15 ноябре, Лондон, Англия) — Австрия балеринасы һәм балетмейстеры.

Катарина Ланнер
Туган телдә исем алман. Katharina Lanner
Туган 14 сентябрь 1829(1829-09-14)[1] яки 1831[2]
Вена, Австрия империясе[2]
Үлгән 15 ноябрь 1908(1908-11-15)[1]
Лондон, Бөекбритания
Күмү урыны кладбище Вест Норвуд[d]
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре балет артисты, хореограф, балетмейстер
Эш бирүче Венская государственная опера[d]
Ата-ана
Кардәшләр Август Ланнер[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Катарина Ланнер 1829 елның 14 сентябрендә Венада Австрия композиторы Йозеф Ланнер һәм аның хатыны Франциска Янс гаиләсендә туган. Вена дәүләт операсы каршындагы мәктәпне тәмамлый. 1845 елда Ам Кэрнтнертор театрында Антонио Геррасның «Анжелика» балетында дебют ясый. Катарина Ланнерның беренче әһәмиятле роле Даниэль Франсуа Эспри Оберның «Die Stumme von Portici» балетында Фенелла амплуасы була. Катарина Ланнерның башка уңышлы рольләре: Адольф Аданның «Жизель» балетында Мирта роле (1852), Поль Тальониның «Die verwandelten Weiber» балетында (1853) һәм Антуан Бурновильнең «Тореадор» балетында (1854).

1855 елда әнисе үлгәч, Ланнер Венадан китәргә карар итә һәм 1856 елда ук аңа уңыш китергән «Жизель» балетында роль уйный. Карьерасының мөһим өлеше Дрезден һәм Һамбург кебек шәһәрләрдә уза. Катарина Ланнер Һамбург Шәһәр театрында балерина һәм балетмейстер буларак чыгыш ясый. Анда ул унга якын балет куйган. Алар арасында «Уриелла, төн җене» (алман. Uriella, der Dämon der Nacht) (1862), «Севилья розасы» (алман. Die Rose von Sevilla) (1862) һәм «Асмодей, яки сәяхәттә шайтан улы» (алман. Asmodeus oder Der Sohn des Teufels auf Reisen) (1863).

Дүрт елдан соң Катарина Ланнер Һамбургны калдыра һәм Россия һәм Скандинавия буенча турнега китә, ә соңрак Бордо һәм Лиссабонга китә. 1872 елда Нью-Йоркта гастрольләрдә була. 1875 елда Лондонга күченә. Соңрак Бельгия, Баден-Баден, Париж, Копенһагенга һәм икенче тапкыр Америкага гастрольләргә бара. Ланнер җитәкчелегендә Лондонның Друри-Лейн музыкаль театрының барлык балетлары үтә. 1887 елга яңа Король театрының балетмейстеры була. 1897 елга кадәр Катарина Ланнер үз һөнәрен үзләштерә, шуннан соң анда даими эшкә кабул ителә. Король театрында эшләгәндә ул 33 балет куя һәм Лондонны дөнья балетының йөрәге буларак данлый.

1868 елдан Катарина Ланнер бию остасы Иоганн Баптист Альфред Карл Виктор Геральдини белән никахта тора. Соңрак аларның никахлары өзелә. Никахта өч кызы була: Катарина, Альбертина һәм София (соңрак танылган арфистка була).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 SNAC — 2010.
  2. 2,0 2,1 2,2 Dr. Constant v. Wurzbach Lanner, Katharina // Biographisches Lexikon des Kaiserthums Oesterreich: enthaltend die Lebensskizzen der denkwürdigen Personen, welche seit 1750 in den österreichischen Kronländern geboren wurden oder darin gelebt und gewirkt habenWien: 1856.

Сылтамалар үзгәртү