Карл Марксның канатлы сүзләре


• Аерым кешенең көчсезлеген дә, шулай ук бердәмлектә – көч икәнен дә беләбез.

• Аерым скрипкәче үзенә-үзе баш була, оркестр исә дирижерга мохтаҗ.

• Акча – ул ихтыяҗ белән затны, тормыш белән яшәү чыганагын кавыштыручы.

• Аң ул аңлы яшәеш, ә кешеләрнең яшәеше – тормышларының чынбарлыктагы агышы.

• Әгәр дә милләт чыннан да оят хисен кичергән булса, ул ташланырга әзер арысланга охшар иде (Энгельска хаттан).

• Әгәр кешенең холык-фигылен шартлар тудыра икән, шартларны кешекле итәргә кирәк.

• Әгәр көрәш йөз процентлы шанслардан файдалануга кайтып калган булса, әлбәттә дөнья тарихын ясау бик ансат булыр иде.

• Әгәр өйләнешү гаиләнең чын нигезе булса, ул да дуслык кебек закон чыгару мәсьәләсенә әйләндерелмәс иде.

• Әҗәл – бөек “тынычлык урнаштыручы”.

• Әйбер дөньясының бәясе артуы белән турыдан-туры нисбәттә кешелек дөньясының бәясе төшә бара.

• Әхлак кешелек рухының автономиясенә таяна.

• Әхлакый көчне канун параграфлары белән ясап булмый.

• Байлыгының рәхәтен күрүче – бер үк вакытта байлыкның колы да, хуҗасы да.

• Барлык бөек һәм гүзәл эшләр җан тынычлыгыннан гына тамыр ала; шул тупрактан гына өлгергән җимешне җыеп була.

• Барлык үле буыннарның гореф-гадәте тереләрнең фикерен куркыныч төш кебек баса.

• Басма сүз – шәхесләрнең рухи дөньясын ачып сала торган гомуми чарасы. Ул аерым шәхесләрне түгел, (гомуми) акылны ихтирам итә.

• Басма сүз матди көрәшне идеяләр көрәше итә; тән һәм кан көрәшен – рухи көрәш итә; ихтыяҗлар, дәрт, эмпирия көрәшен – теория, акыл, форма көрәше итә.

• Батырларның үлеме кояш баюына охшаш.

• Башка халыкны кол иткән халык үзенә-үзе богаулар суга.

• Безгә кадәр булган барлык җәмгыятьләрнең тарихы сыйныфлар көрәше тарихы иде.

• Бер кешегә дә әле наданлыкның ярдәм иткәне юк.

• Берәү дә азатлыкка каршы көрәшми, кеше – иң күп дигәндә, башкаларның азатлыгына каршы көрәшә.

• Беркемне дә өйләнергә мәҗбүриләмиләр, ләкин кем дә булса өйләнә икән, ул өйләнешүнең кануннарына буйсынырга мәҗбүр.

• Борынгы Афинга охшаш, әрәмтамаклыкка, паразитлыкка, тәлинкә тотучычылыкка кагыйдәдән чыгарма итеп, халык хикмәтенә каршы килә торган диваналык итеп карый торган ил – азатлык һәм мөстәкыйльлек иледер.

• Бөек нәрсә ялтыравык итеп күренә, ялтырау масаю теләген уята, масаю исә дәртләнү хисен кузгата, яки күзебезгә дәрт итеп күренүче нәрсәнедер; ә инде кемгә мин-минлек җене кагылган икән, аны акыл гына тыялмый һәм ул каршы тора алмаслык көчкә ияреп каядыр ургыла: ул инде кешеләр арасындагы үз урынын сайлап алмый, моны очрак һәм иллюзия хәл итә. (карьеризм юлыннан атлаган кешеләр турында)

• Бу дөньяның ыгы-зыгысында дуслык – шәхси тормышта мөһим булган бердәнбер нәрсә...

• Вак детальләр мәсьәләсендә өстәгеләр түбәндәгеләргә тулысынча ышанып тора; түбәндәгеләр гомуми мәсьәләләр буенча өстәгеләргә: шулай итеп алар берсен-берсе адаштырып йөртә.

• Вакыт – сәләтләрне үстерү киңлеге.

• Вакытлыча читкә китеп аерылып яшәү файдалы, чөнки даими аралашу бертөрлелек тойгысын китереп чыгара...

• Гади арфа һәркемнең кулында уйный ала; Эол арфасы – кылларына давыл орынса гына.

• Дин – мәхлүкнең сулышы, миһербансыз дөньяның йөрәге, бәгырьсез тәртипнең рухы. Дин – халыкның әфьюны (шуны уйлап чыгарып язганда үзе дә шуның белән исләнгән булган, дигән шик бар).

• Дин – ул әле үзен тапмаган яки яңадан югалткан кешенең үзаңы һәм үз-үзен тоемлавы.

• Дин – ул кеше тирәли әйләнеп йөрүче ялган кояш, ахыр чиктә кеше үзе тирәли әйләнә башлый.

• Диннең үзенең эчтәлеге юк, аның чыганагы да күктә түгел, җирдә; бозык чынбарлыкның теоретик чагылышы буларак аныж [бозык чынбарлыкныж] юкка чыгуы белән дин үзеннән үзе бетә.

• Дусларым күп түгел минем, ләкин мин дуслыкның кадерен беләм.

• Җәзага тарту – ул җәмгыятьнең, аның яшәү рәвешен бозучыга каршы үз-үзен саклау чарасы.

• Җәмгыятьтә яшәп җәмгыятьтән азат булырга ярамый.

• Җәнлек өчен табигать хәрәкәт итәргә тиеш гамәл даирәсен билгеләде, һәм ул шул даирәдән чыгарга омтылмый да, тышта башка даирәләр турында бар дип тә уйламый.

• Җитәрлек табыш булган шартларда капитал кыюлана төшә. Аңа 10% вәгъдә итсәң ул кая да барырга риза, 20% табышка ул җанлана төшә, 50%ка муенын сындырырга да риза, 100%ка ул кешелек кануннарын таптый башлый, 300%ка элмәк янаганда да аның бармаган җинаяте калмый (т.23).

• Зәгыйфьлек һәрвакыт могҗизага ышану белән котылган.

• Идеяләр үзләре берни эшли алмый. Идеяне тормышка ашыру өчен практик көч куя алырлык кешеләр кирәк.

• Идеянең уңышы гавамның билгеле максатлар белән кызыксынуыннан һәм ул максатларның гавам энтузиазмын дәртләндерә алуыннан тора. Гавам кызыксынуыннан читтә калган “идея” һәрвакыт хурлыкка калган.

• Иҗади хыял – кешелекнең үсешенә тәэсир итүче бөек һәдиядер.

• Камыт кию азатлык исеменә булса да барыбер җирәнгеч.

• Капитал табыш булмаудан яки аның кимүеннән куркып яши, табигать бушлыктан курыккан кебек.

• Капитализм – ул кристалл кебек каты нәрсә түгел, ул үзгәрергә сәләтле һәм туктаусыз үзгәреп торучы тере организм.

• Кем фәннәр юлыннан алга барып, әхлак ягыннан артта сөйрәлә, шул алга барудан күбрәк артта кала.

• Кеше Ходайга үзен күбрәк багышлаган саен, аның үзенеке кими төшә.

• Кешеләр арасындагы реаль аермаларга нигезләнгән кеше белән кешенең берләшүе, абстракцияләр күгеннән җиргә иңдерелгән кешелек төшенчәсе, — җәмгыять булмыйча, нәрсә булсын ул! (Фейербахка язган хаттан)

• Кешеләрнең хис-тойгыларын кешеләштерү... барлык кешелек һәм табигать нигезләренә туры килгән кеше хис-тойгыларын ясау кирәк.

• Кешелекле буласың килмәсә “изге” булу бик җиңел.

• Кешене атеизм түгел, хорафатка ышану һәм потларга табыну түбәнсетә.

• Кешенең тормышы төрле яшь чорларын узудан гыйбарәт. Шуның белән бергә барлык яшь чорлары янәшә атлый.

• Колның колы булудан да яман, мәсхәрәле нәрсә юктыр.

• Кәнкрит нәрсә шуның өчен кәнкрит, чөнки ул күп билгеләмәләрнең синтезы, димәк төрледән-төрле нәрсәнең бердәмлеге.

• Милләткә дә, хатын-кызга да аның минутлык, ләкин беренче очраган маҗарачыга аны көчләргә җиткән, хаталануы кичерелми.

• Мин “прагматик” кешеләрдән һәм аларның зирәклегеннән һәрчак көләм. Хайван булырга телисең икән, кешеләрнең газабына сыртың белән борылып, үз тире-ярың турында уйларга була, әлбәттә.

• Моңарчы философлар төрлечә дөньяны аңлата иделәр, ә хәзер аны үзгәртергә кирәк.

• Наданлык – ул шайтани көч һәм без аның күп фаҗигаләргә сәбәп була алуына хафаланабыз.

• Нинди дәрәҗәдә шартлар кешене формалаштыра, шул ук мәгънәдә кешеләр шартларны формалаштыралар.

• Оят – ул да үзенә күрә бер революция...

• Превилегияленең намусы – ул превилегияле (өстенлекле) намус.

• Принциплар өчен эзәрлекли торган кануннарны принципсыз кешеләр чыгара.

• Пролетариат өчен кыюлык, үз дәрәҗәсен белү, горурлык һәм мөстәкыйльлек хисе икмәктән дә кадерлерәк.

• Рәсәй — ул төпсез күләмдәге урланган милек иясе (изелгән милләтләр күздә тотыла), аны исәп-хисап көне килеп җиткәч кайтарырга туры киләчәк. (Ф. Энгельс).

• Революцияләр – тарихның локомотивлары.

• Санарга өйрәнү – баланың беренче ирекле теоретик акыл гамәле.

• Сәнгать әйбере – сәнгатьне аңлый торган һәм аның белән хозурлана белгән публиканы ясый. Шул ук нәрсә башка продуктларга кагыла.

• Сәнгать белән хозурланырга телисең икән, аның өчен сәнгати яктан гыйлемле бул.

• Сәясәттә билгеле бер максат өчен шайтанның үзе белән дә берләшергә ярый. Ләкин шайтан сине түгел, син шайтанны алдаларсың дигәнгә ныклы ышаныч кирәк.

• Сәясәттәге, табигый фәннәрдәге яңа кеше ике генә төсне: ак һәм караны (яки аклы-каралы һәм кызылны шунда) аера белгән рәссамга охшаш.

• Тәҗрибә иң бәхетле кеше итеп шуны күтәрә, кем күп кешегә бәхет китергән.

• Тәнкыйть коралы корал белән тәнкыйтьләүне (димәк, көч куллануны) алыштыра алмый, – матди көчне шундый ук көч белән тар-мар итәргә кирәк; ләкин гавамга хуҗа булган минуттан башлап теория дә матди көчкә әйләнә.

• Тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш.

• Төп матбугат иреге – аның кәсеп булмавы.

• Үз дәрәҗәңне белү – кешене күтәргән, аның эшенә һәм барлык омтылышларына иң югары инсафлык биргән нәрсәдер...

• Үзебез чүгәләгәнгә күрә генә без бөекләрне бөек итеп күрәбез.

• Үз-үзеңнән җирәнү – ул бертуктаусыз йөрәкне агулый һәм телгәли торган, аның тере канын суыручы һәм кешеләрне күралмау агуын агыза торган елан.

• Үз-үзеңне алдауга корылган котылу – өметсезлек тулы. (үзенә туры килмәгән һөнәрне сайлаган, “минем эшем кызыклы” дип үзен-үзе алдаучыга карата)

• Фәндә бердәнбер олы юл булмый, аның (фәннең) балкып торучы түбәсенә шул гына җитә ала, кем ару-талуны белмичә тауның сукмагыннан үрмәләп менә.

• Фикер ияләре күренмәс җепләр белән халык тәненә бәйләнгән.

• Фикернең чынбарлыктагы гәүдәләнешкә омтылуы җитми, чынбарлык үзе фикергә омтылырга тиеш.

• Хакыйкать белән көрәшү барышында ялгыш фикер үзен-үз коралсызландыра.

• Хакыйкать кояш яктысы кебек тыйнаксыз була.

• Хакыйкатьне өйрәнү үзе дә хакыйкать булырга тиеш, чын эзләнү – ул җәелдерелгән хакыйкать.

• Халыкны кыюландырыр өчен аны үзенә-үзен күрсәтеп котын алырга кирәк.

• Хаста нәрсә ул? – Ул иреге чикләнгән тормыш.

• Хәзер кешене кеше итеп һәм аның дөньяга мөнәсәбәтен кешенеке итеп кабул ит: шуннан соң гына син яратуны яратуга алмаштыра алырсың, ышанычны – ышанычка һ.б.

• Хәрам чаралар сорый торган максат хәләл булалмый.

• Һәр башлангыч авыр бирелә – бу барлык фәннәр өчен хакыйкатьтер.

• Һәр милләт башкалардан нәрсәгә булса дә өйрәнә ала һәм өйрәнергә тиеш тә.

• Һәр сыйныф, хәтта һәр һөнәр үз әхлягына ия була, алар аны җәзасыз каласыларын күрсәләр һичшиксез бозарлар.

• Һәр ташка басылган әйбер, аерма юк – хурлапмы я макталыпмы, әдәбият һәм әдәби дискуссия объектына әйләнә.

• Һәр экономия ахыр чиктә вакытны экономияләүгә кайтып кала.

• Һәрбер эмансипациянең (азатлыкның) асылы кешелек дөньясын, кеше мөнәсәбәтләрен кешенең үзенә кайтарып бирүендәдер.

• Чын әдәплелекнең бөтен мәгънәсе – әдәпсезлеккә сәбәп бирмәүдә.

• Эзләнүнең характерлы сыйфаты булып тыйнаклык булса, бу күбрәк хакыйкатьтән курку билгесе, ялганнан түгел.

• Явызлык куркып кабул ителгән кануннарга хас, чөнки куркаклык явызлык кылганда гына гамәлгә сәләтле юула.

• Язучы әлбәттә, тереклек итәр һәм язар өчен хезмәтенең әҗерен алырга тиеш, ләкин ул һичкайчан акча алыр өчен генә тереклек итәргә һәм язарга тиеш түгел.

• Ялан кырда һәр түмгәк калкулык итеп күренә.

• Яһүднең иҗтимагый эмансипациясе (азатлыгы) – җәмгыятьнең яһүдлектән арынуы.

Комментарияләр үзгәртү

Бу исемлек урысча вариантыннан азрак аерыла, чөнки берише, “канатлы гыйбарә” төшенчәсенә бик үк туры килмәгән мәкальләр төшереп калдырылды, төзүчеләр игътибарыннан читтә калган кайбер гыйбарәләр өстәлде.

Чыганак үзгәртү