Карина Ари (швед. Carina Ari; 14 апрель 1897 ел24 декабрь 1970 ел), артист исеме Мария Виктория Карина Янссон (Maria Jansson Viktoria Karina) — швед биючесе. Биюче карьерасы 1939 елдан 1913 елга кадәр башлыча Парижда үтә. Авыру сәбәпле сәхнәне калдырып, ул кияүгә чыга һәм Аргентинага китә һәм анда скульптор булып эшли. Күренекле сәнгать эшмәкәрләренең бюстын булдыра. 1951 елда хәйрия эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә, карт биючеләргә ярдәм итә, Швецияда яңа китапханалар ача.

Карина Ари
Туган Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 206: bad argument #1 to 'format' (string expected, got nil).
Стокһолм, Швеция
Үлгән 24 декабрь 1970(1970-12-24)[2] (73 яшь)
Буэнос-Айрес, Аргентина
Күмү урыны Вестервелд[d][2]
Ватандашлыгы  Швеция[3]
Һөнәре хореограф, биюче, сынчы, балет артисты
Җефет Энгельбрехт, Дезире-Эмиль[d]

 Карина Ари Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мария Карина Виктория Янссон 1897 елның 14 апрелендә Швецияда Стокһольмда туган. Яшь сагында биюче булырга хыялланган кыз 1911 елда швед Король операсының бию мәктәбенә укырга керә һәм аны 1913 елда белем ала

1913 елда укуны тәмамлаганнан соң, Янссон швед Король балетының кордебалетына эшкә керә. Балетның сәнгать җитәкчесе булып биредә рус хореографы Михаил Михайлович Фокин тора. Хореограф артисларның сәләтен хөрмәт итә һәм Янссонны Шопениана спектакле кордебалетына ала, ә киләсе елда Шахерезада спектаклендә аңа зур булмаган роль бирә.

 
Карина Ари Серж Перетти һәм Сюзанна Лорсия белән Елисей сараенда «Ода розе» («Ode à la rose») балетыннан күренешләр. Париж, Франция, 1927 й.

Балет труппасы эшмәкәрлеге 1918 һәм 1919 елларда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында туктап кала. Мария Янссон «Парк Тиволи» театрында Фокин спектаклләрендә шөгыльләнә. Чыгышларының берсендә Янссон исемен Карина Ари дип үзгәртә.

1919 елда Карина Ари Король балеты труппасын калдыра һәм Копенгаген янындагы Даниянең Шарлоттенлунд  шәһәренә китә, анда Фокинда балет сәнгатен өйрәнә. Укуны тәмамлап, хореографтан үзенең хореография осталыгына уңай бәя алгач, Стокгольмга кайта. 1920 елда Мориц Стиллерның Schaname балеты мотивлары буенча фильм төшерүләрендә катнаша. Балет күренешләрен төшерүдә Король балеты артистлары җәлеп ителә. Төшерүләр төгәлләнгәннән соң, Ари Стокгольмга, шуннан соң Парижга китә.

 
Карина Ари. Рәссам Герхард Карл скульптурасы, 1968 й. Гетеборг

Ары Ари Опера-Комик труппасында балет солисты була. Труппаның музыкаль директоры Дезире-Эмиль - Энгельбрехт (Désiré-Émile Inghelbrecht) була. 1925 елда Ари аңа кияүгә чыга. 1928 елда Ари Париж операсының Rayon de Lune балетында бии. Киләсе елда үзенең балет труппасын оештыра, хорегораф булып анда Монтредан Fête des Narcisses тора. 1929—1930 елларда Алжир милли театрында балетмейстер-репетитор булып эшли. Парижга кайтып, 1933 елга кадәр Опера-Комикта балет труппасы җитәкчесе була. 1935 елдан 1937 елга кадәр Стокгольмда Король операсында чыгыш ясый. Аның соңгы чыгышы Опера-Комикта 1939 елның 30 мартында үтә.

1940 елда ул Аргентинага Буэнос-Айрес шәһәренә күчеп китә, анда скульптор эшен үзләштерә. Мәдәният эшмәкәрләре Серж Лифарь, Рольф де Марның бюстларын башкара. Елда икенче ире Ян Хенрик Мольцер (Jan Henrik Molzer) үлгәннән соң, хәйрия эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә, авыруларга һәм картларга, сәхнәне калдырган биючеләргә матди ярдәм күрсәтә.

1961 елда ул ел саен бирелә торган стипендия булдыра, ул яшь зирәк биючеләргә тапшырыла, ә 1969 елда Швецияда бию үсешенә зур өлеш индергәндә медаль булдырыла[4][5].

Карина Ари 1970 елның 24 декабрендә Буэнес-Айреста вафат була. Аның исемен Стокгольмдагы Dansmuseet швед бию музееның китапханәсе йөртә, анда Төньяк Аурупаның бию әдәбияты урнаштырылган. 1973 елдан «Карина Ариана» фонды елына 2000 чамасы стипендия тапшыра.

Әдәбият үзгәртү

  • Carina Ari 1897—1970 : en resa genom Carina Aris liv i dans, bild och film. Stockholm: Operan, Kungl. baletten. 1997. Libris 9705373.
  • Näslund, Erik (1984). Carina Ari : ett lysande liv. Stockholm: Interpublishing. Libris 7758143. ISBN 91-86448-07-2.
  • Mosesson, Mikael (2014). Offentlig konst i Göteborg (in Swedish). Göteborg, Sweden: Mimer bokförlag. ISBN 978-91-87593-36-9.
  • Näslund, Erik (2005). «Ari, Carina». In Cohen, Selma Jeanne. International encyclopedia of dance (1st paperback ed.). New York: Oxford University Press. ISBN 978-0-19-517369-7. — via Oxford University Press’s Reference Online (subscription required)
  • Näslund, Erik (Autumn 1989). «Carina Ari». Dance Research. Edinburgh, Scotland: Edinburgh University Press. 7 (2): 70-80. ISSN 0264-2875.
  • «Archives of the Dance: The Dance Museum, Stockholm». Dance Research. Edinburgh, Scotland: Edinburgh University Press. 4 (2): 78-80. Autumn 1986. ISSN 0264-2875.
  • «Carina Ari». Svensk Filmdatabas (in Swedish). Stockholm, Sweden: Svenska Filminstitutet. 2014. Archived from the original on 22 September 2014.
  • «Medaljer och guldregn för danskonstnärer» [Medals and golden rain for Danish artists]. Dans Tidningen (in Swedish). Stockholm, Sweden: Stockholm Economic Association. 2015.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Mosesson, Mikael Offentlig konst i Göteborg — Göteborg, Sweden: Mimer bokförlag, 2014. — ISBN 978-91-87593-36-9.
  • Näslund, Erik Ari, Carina // International encyclopedia of dance / Cohen, Selma Jeanne — 1st paperback. — New York: Oxford University Press, 2005. — ISBN 978-0-195-17369-7.Ҡалып:Subscription needed
  • Näslund, Erik Carina Ari (инг.) // Dance Research (инг.)баш. : journal. — Edinburgh, Scotland: Edinburgh University Press (инг.)баш., 1989. — Т. 7. — № 2. — С. 70—80. — ISSN 0264-2875.
  • Archives of the Dance: The Dance Museum, Stockholm (инг.) // Dance Research (инг.)баш. : journal. — Edinburgh, Scotland: Edinburgh University Press (инг.)баш.. — Т. 4. — № 2. — С. 78—80. — ISSN 0264-2875.
  • Carina Ari (швед.). Svensk Filmdatabas. Stockholm, Sweden: Svenska Filminstitutet (2014). Дата обращения: 18 июля 2017. Архивировано 22 сентября 2014 года.
  • Medaljer och guldregn för danskonstnärer (швед.). Dans Tidningen. Stockholm, Sweden: Stockholm Economic Association (22 мая 2015). Дата обращения: 18 июля 2017. Архивировано 18 июля 2017 года.