Кара йөзләр (спектакль)

Викибирелмәләрнең буш элементы

«Кара йөзләр»2013-2014 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында сәхнәләштерелгән һәм уйналган драма спектакле. Татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафуриның (1880-1934) «Кара йөзләр» повесте (1927) буенча куелган. Башкортстан башлыгы Гранты алган[1]. «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016, Мәскәү). Төрки халыкларның халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә катнашучы (2015, Казан) [2]

«Кара йөзләр» спектакленнән күренеш
«Кара йөзләр» спектакленнән күренеш

Тарих үзгәртү

 
«Кара йөзләр» спектакленнән күренеш. Галимә — Гөлнара Казакбаева
 
«Кара йөзләр» спектакленнән күренеш. Закир — Артур Кәбиров

«Кара йөзләр» спектакле Гафури театрында 1930 еллардан башлап уйнала, беренче премьерасы 1938 елның 5 маенда була. Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повестен Гайнан Әмири (1911-1982) сәхнә әсәре итә. Яңа ориганаль премьерасы 2014 елның 4 октябрендә Гафури театры сәхнәсендә уйнала. Бүген дә театр репертуарында бар.


  Галимә кичергән фаҗиганең бөтен тирәнлеген күрсәтү өчен, автор антитеза һәм контраст алымнарын оста куллана[3]
 
  Режиссер ап-ачык итеп шәхеснең иреген, аның кагылгысызлыгын яклавын, һәртөрле культка (дини, иҗтимагый, шәхес культына) каршы булуын күрсәтте[4]  

Рольләрдә үзгәртү

  • Галимә — Гөлнара Казакбаева (Римма Сәлмәнова)
  • Закир — Артур Кәбиров
  • Гали — Лилия Галина
  • Фәхри — Әхәт Хөсәенов
  • ХәмидәИлсөяр Газетдинова (Нурия Ирсаева)
  • Бәдәр — Гөлнара Әмирова
  • Гыймади — Ирек Булатов
  • Гыйльми — Тәнзилә Хисамова
  • Ахун хәзрәтХөрмәтулла Үтәшев
  • Казый — Рәвис Сәгыйтов
  • Нәгыйм хәлфә — Юнир Коланбаев
  • Гайфулла — Ринат Баймурзин

Үзенчәлеге үзгәртү

Тамашачылар сәхнәдә утыра. Тамаша авансценада һәм өлешчә тамаша залында бара.

«Алтын битлек» номинанты үзгәртү

 
«Алтын битлек» премиясе

2016 елда 4 номинациядә «Алтын битлек» РФ мили театр премиясе номинанты була:

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү