Кара бөрлегән (лат. Rubus caesius)— күгелҗем кура җиләге, розачалар семьялыгыннан ярымкуаклар төре.

Кара бөрлегән
Сурәт
Халыкара фәнни исем Rubus subg. Rubus
Таксономик ранг асыру[d]
Югарырак таксон рубус[d]
Җимеш төре оешма каты төшле җимеш[d]
Нәрсәнең чыганагы кара берлегән җиләге[d], blackberry juice[d], blackberry oil[d] һәм blackberry seed oil[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?type=subgenus&id=18638[1]
 Кара бөрлегән Викиҗыентыкта
Rubus caesius җимешләре

Ботаник тасвирлама үзгәртү

Туры үсә торган, дугасыман яисә түшәлмә сабаклы; күп яктан кура җиләгенә охшаш. Аерым билгеләре — көчле кырлы үрентеләре бар, кызыл шәмәхә төстә һәм эләктереп алучан бөгелгән чәнечкеле; чәчәкләре ике җенесле, эре, күпчелеге ак, озын чукларга җыелган; җимешләре — кара яисә шәмәхә төстә, катлаулы каты җимеш.

Таралуы үзгәртү

Татарстан территориясендә кыргый төре су баса торган болыннарның дымлы туфракларында, сулыкларның яр буйларында, чокырларда, һәм урман кисентеләрендә очрый, тоташ үтеп чыкмаслык куаклыклар барлыкка китерә.

Куллану үзгәртү

 
Rubus caesius

Кара бөрлегән йорт яны кишәрлекләрендә үстерелә, 4–8 % шикәр, 0,8–1,4 % кислоталар, С витамины, каротин булган эре, тәмле җимешләр бирә. Яңа өлгергән һәм киптерелгән килеш, эшкәртү өчен (кайнатма, джем һ.б.) кулланыла. Кара бөрлегән тамыр үргеннәре һәм үрентеләрдән үрчи. Якынча 300 сорты билгеле, Татарстан шартларына туры сабаклы — «Агавам», «Чероки», «Эльдорадо», «Уфимская местная»; түшәлмә сабаклы «Лукреция», «Гималайя», «Торнлесс Логан», «Максвелл Эрли» сортлары туры килә. Кара бөрлегән кышка чыдам, туфракка таләпчән түгел, элгәреге культураларга органик ашламалар кертү һәм сугаруны ярата. Яз һәм көз көне кыраулар башланганчы утырталар. Рәт аралары 1,5–2 м, рәтләрдә үсемлекләр арасы 0,75 см була. Вегетация чорында плантацияне чүп үләннәрдән чистартып, ашламалар кертеп һәм сугарып торалар.

ТР шартларында кара бөрлегән үсентеләрен кыш көне өшемәсен өчен җиргә бөгеп калдыралар.

Уңышы 1 га дан 50–70 ц.

Кара бөрлегән плантацияләрен хуҗалыкта файдалану вакыты 12–15 ел. [2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kara-brlegn