Карабаш (үсемлек)

Карабаш (лат. Prunella) – иренчәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Карабаш
Халыкара фәнни исем Prunella L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон ирен чәчәклеләр[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедический словарь Гранат[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 65(2)[d]

 Карабаш Викиҗыентыкта

Prunella vulgaris

Таралуы үзгәртү

10 нан артык төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – гади карабаш (P. vulgaris) барлык районнарда очрый. Дымлы болыннарда, урман кырыйларында, сулык ярларында, юл буйларында үсә.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

Сабагы туры, дүрт кырлы, 15-35 см биеклектә. Тамырчасы шуышма, озын. Яфраклары каршыдаш, озынча йомыркасыман. Чәчәкләре шәмәхә, сирәк кенә ак, ике иренле, сабак очындагы боҗралы башаксыман чәчәк төркемендә. Һәрбер чәчәк киң чәчәк яны яфрагы куентыгында урнашкан. Җимеше – күп чикләвекчек. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Куллану үзгәртү

Үсемлекнең җир өсте өлешләрендә флавоноид, сапонин, органик кислоталар, микроэлементлар, эфир мае бар.

Халык медицинасында ялкынсынуга каршы, тән кызышканда, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла.

Баллы үсемлек.[4]

Төрләре үзгәртү

  1. Prunella albanica Pénzes
  2. Prunella cretensis Gand.
  3. Prunella grandiflora (L.) Scholler
  4. Prunella hyssopifolia L.
  5. Prunella laciniata (L.) L
  6. Prunella orientalis Bornm.
  7. Prunella prunelliformis (Maxim.) Makino
  8. Prunella vulgaris L.
  9. Prunella × bicolor Beck (P. grandiflora × P. laciniata)
  10. Prunella × codinae Sennen (P. hyssopifolia × P. laciniata)
  11. Prunella × gentianifolia Pau (P. hyssopifolia × P. vulgaris)
  12. Prunella × intermedia Link (P. laciniata × P. vulgaris)
  13. Prunella × surrecta Dumort. (P. grandiflora × P. vulgaris)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Kew World Checklist of Selected Plant Families
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/karabash Онлайн - энциклопедия Tatarica