Капе́лла (лат. Capella — «кечкенә кәҗә»; Йөкче α, Йөкче альфасы, α Aur) — Йөкче йолдызлыгының иң якты йолдызы, күк йөзендә яктырыш буенча алтынчы йолдыз. Бу сары зур йолдыз Җирдән 42 яктылык елы ераклыкта урнаша.

Капелла системасының йолдызлары Кояш белән чагыштырганда

Йолдыз системасы үзгәртү

Капелла — бу дүртле йолдыз. Системаның үзәгендә тыгыз (спектр) куш йолдыз тора. Ул ике G спектр сыйныфылы 77 һәм 78 Кояшныкы яктыртучанлыгы белән зур йолдыздан гыйбарәт. Алар бер-береннән 100 млн. км (2/3 а.б.) торалар һәм гомуми масса үзәге тирәсендә 104 көн эчендә әйләнәләр. Беренче тоныграк әгъза Капелла Aa — кызыл зур йолдыз, аның эчендә гелий януы башланган инде. Икенче яктырак әгъза Капелла Ab исә «Һерцшпрунг буш урынында» — йолдызлар эволюциясе күчү стадиясендә тора, аның эчендә водородтан гелийны термик төш синтезы беткән инде, әмма гелий януы әле башланмаган. Капелла — гамма-нурланыш чыганагы.

Бу куш йолдыз тирәсендә бер яктылык елы эчендә аның иярчене — ике кызыл кәрлә йолдыздан гыйбарәт куш йолдыз әйләнә.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Йолдызның латинча исеме Capella — «кечкенә кәҗә» лат. Capra — «кәҗә» сүзеннән, чөнки гадәттә Йөкченең сул иңбашында кәҗә сурәтләнгән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевсны ашатып үстерүче кәҗә Амалтеяның чагылышы. Йолдызның гарәпчә исеме бар — Әлһайут (гарәп. العيوقәл-‘әййуқ). Аның мәгънәсе ачык түгел, бәлки ул бор. грек. αίξ аикс (грек. Αίγα аига) — «кәҗә» сузенең гарәпләштерелгән формасы. Шулай ук Әл-Ракыйб[1] һәм Әл-Гайюк әл-Сөрәйя исемнәре йөртә.

Моны да кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ракыйб — күзәтүче, күзәтеп (көтеп) торучы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 476.