Кантәннең күзәнәкләрен кирәкле матдәләр белән тәэмин итүче һәм организмнан чүпләрне чыгаручы сыекча. Ул инфекцияләр белән көрәшә һәм зарар килгән кан күзәнәкләрен торгыза.

Кан
Сурәт
Төс кызыл, бесцветный[d] һәм яшел
Чыгаручы җилек[d]
Кайда өйрәнелә канбелем
NCI Thesaurus идентификаторы C12434
 Кан Викиҗыентыкта
Бармактагы ярадан чыккан капилляр каны

Тәндә кан артерияләр, веналар һәм капиллярлар буенча хәрәкәт итә. Ул күзәнәкләргә туклыклы матдәләр, әче тудыргыч китерә, метаболизм калдыкларын чыгара. Кан тәннең температурасын бер дәрәҗәдә тотып торырга ярдәм итә, инфекцияләр белән көрәшә һәм зарарланган кан тамырларын тазарта.

Канның составы үзгәртү

Умырткалыларда кан плазма белән кан күзәнәкләреннән тора. Канның яртысыннан артыгын тәшкил итүче плазманың зур өлеше (күләм буенча 90%) судан тора. Плазма үз эченә эрегән аксымнар, глюкоза, минераль ионнар, гормоннар, CO2 (плазма – күзәнәкләрдән чүп чыгарудагы төп чара), тромбоцитлар һәм кан күзәнәкләрен алып тора.Күләм буенча плазма канның 54.3%, эритроцитлар 45%, лейкоцитлар 0.7% алып тора.

Канның оюы үзгәртү

Кан тамырлары җәрәхәтләнгәндә, канның агуы тоткарлый торган куерык – тромб хасил итеп, кан ойый. Куерык акрынлап тыгызлана һәм кан тамырының зарарланган урынын томалап, кан агуын туктата. Вакыт үтү белән кан тамыры элекке хәленә кайта, ә тромб суырылып бетә. Тромбның нигезен эреми торган җепселле аксым фибрин тәшкил итә, ул плазмада эрегән фибриноген аксымыннан хасил була. Фибрин хасил булсын өчен, канда үзенә бертөрле матдәләрнең булуы кирәк. Бу матдәләр кан пластинкалары, кан тамырлары, алар тирәсендәге тукымалар зарарланганда хасил булалар. Фибрин җепселләре арасында куерыкка кызыл төс бирүче кан күзәнәкләре тотылып кала. Куерык 3 – 8 минут дәвамында хасил була.

Кан ою – организмның кан югалтудан саклый торган саклагыч җайлашуы.

Бик борынгы заманнарда ук кешеләр организм өчен канның әһәмияте зур икәнлеген аңлаганнар. Тик канның составы, үзлеге һәм аның организмдагы роле XIX гасырда гына өйрәнелә.

Кан—тере организмда кан тамырлары буйлап ага торган кызыл төстәге үзенчәлекле сыек тукыма ул. Кеше гәүдәсе авырлыгының 6,8 процентын (70 кг массалы кешедә 5 литрга якын кан була) кан тәшкил итә.

Канның төп состав өлешләре — ачык сары төстәге сыекча, ягъни плазма һәм анда йөзеп йөри торган кызыл һәм ак кан тәнчекләре.

Кан плазмасына организмның яшәве өчен кирәкле бик күп гади һәм катлаулы матдәләр: аксым, май, углевод, тоз, кислота, витаминнар һәм башкалар керә.

Микроскоптан карагач кына күренә торган бик кечкенә шарчыклар — эритроцитлар, ягъни кызыл тәнчекләр канга кызыл төс бирә. Алар канда 80-100 көн яшиләр, аннары таркалалар. Кешедә секунд саен 10 млн га якын эритроцит алышынып тора.

Эритроцитлар гемоглобин дип аталган махсус матдә белән тулган. Гемо­ глобинда составына тимер кергән буяучы матдә бар. Сулаган чакта бу тимер үпкәләргә кергән һавадан кислородны бик җиңел эләктереп ала. Үпкәләрдә кислородка баеган кан аны бөтен организмга тарата—кислород тәндәге һәр күзәнәккә кирәк, югыйсә күзәнәкләр һәлак була.

Кеше канын микроскоп аша караганда, күп санлы эритроцитлар арасында сан ягыннан азрак ак кан тәнчекләрен — лейкоцитларны күрергә мөмкин.

Алар эритроцитлардан эрерәк һәм үтә күренмәле сыман. Лейкоцитлар безне авыру тудыручы микроблардан ышанычлы саклый.

Кан организмны туендыра. Тәннең күзәнәкләре үсә, ныгый, һәлак булган искеләре урынына яшьләре барлыкка килергә тиеш. Моның өчен «төзү

материалы» кирәк. Аны азык бирә. Ашаган ризыкларыбыз ашказаны һәм эчәкләр аша үткәндә, озаклап һәм бик яхшылап эшкәртелә, аннан соң кан тамырлары эченә үтеп, кан агымына кушылып китә. Бик нәзек кан тамырлары — капиллярлар аша кан организмдагы барлык күзәнәкләрне кислород белән генә түгел, су, туклыклы матдәләр, тоз һәм витаминнар белән дә тәэмин итә.

Шул ук вакытта кан матдәләр алмашы процессында катнашып, организмны агулау ихтималы булган зарарлы продуктларны тукымалардан алып китә.

Зарарлы продуктлар үпкә, бөер, эчәк һәм тире аша да чыгарып ташлана.

Канда тромбоцит дип аталган махсус күзәнәкләр бар. Алар канның оешу өчен җаваплы. Кан тамырлары зарарланса, шул урынга кан оешып, җәрәхәтләнгән урынны томалый.