Хәрәкәтләнү органоидлары булып хезмәт итүче һәм азыкны эләктереп алуга булышучы камчылар булу — бу класска кергән иң түбән төзелешлеләрнең - камчылыларның- үзенчәлекле билгесе. Камчылар бер, ике яки күп булырга мөмкин. Камчының хәрәкәте суда кечкенә генә әйләнмә барлыкка китерә, шуның аркасында судагы вак кисәкчекләр камчы төбенә таба тартыла. Каты азык белән тукланучы кайбер камчылыларның камчы төбендә кечерәк кенә тишем — күзәнәк авызы була, ул тәннең эченә таба үтүче тирән каналга — йоткылыкка барып тоташа.

Камчылылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Mastigophora Diesing
Таксономик ранг сыйныф
Югарырак таксон простейшие[d]
"Flagellata" from Encyclopædia Britannica
"Flagellata" from Ernst Haeckel's Artforms of Nature, 1904
Parasitic excavate (Giardia lamblia)
Green alga (Chlamydomonas)

Туклану ысулы буенча камчылылар өч төркемгә бүленә. Автотроф организмнар, хлорофилл һәм кояш нурлары энергиясе ярдәмендә, углекислый газ һәм судан органик матдәләр (углеводлар) синтезлыйлар. Бу камчылылар чын үсемлекләр кебек тукланалар.

Гетеротроф организмнарда хлорофилл булмый, шуңа күрә неорганик матдәләрдән углеводлар синтезлый алмыйлар. Алар башка үсемлекләр һәм хайваннар барлыкка китергән органик матдәләр белән тукланалар.

Өченче төркемгә миксотроф (латинча «миксио» — катнаштыру) организмнар керә, боларга туклануның катнаш тибы хас, ягъни алар фотосинтезга сәләтле, ләкин бактерияләр һәм башка иң түбән төзелешлеләрне ашап, әзер органик матдәләр белән дә тукланалар.

Автотроф туклануга сәләтле камчылылар арасында колонияләр хасил итеп яшәү киң таралган, мәсәлән вольвокс шундый. Колонияләр төрле ысуллар белән ясала. Бертөрлеләре — аерым күзәнәкләр бүленүе нәтиҗәсендә, алар бер-берсеннән аерылып китмиләр һәм бергәләшеп яшәүләрен дәвам итәләр. Икенче колонияләр күзәнәкнең төгәлләнмәгән бүленүе нәтиҗәсендә ясалалар, бу вакытта бер-берсеннән аерылып бетмәгән затлар үзара бәйләнештә калалар. Колонияләр формалары белән дә, үсеш ысулы белән дә аерылалар. Колонияне тәшкил итүче затлар еш кына үтә күренмәле лайлалы матдә катлавы бүлеп чыгаралар һәм колония тулаем стенкасы бер кат камчылылардан торган эче куыш къойкъасыман шарга әверелә. Колониягә кергән затларның саны

4 күзәнәктән алып 20 меңгә кадәр җитә. Колония составында бер күзәнәкле аерым организмнар дошманнар ташлануыннан яхшырак сакланган һәм азык белән тәэмин ителгән була.

Кулланылган чыганаклар үзгәртү

  • Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — 7-нче басма. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5.

Моны да карагыз үзгәртү