Калып бәхәсе:Норлат районы

Соңгы шәрех: «Иске калып уңайлырак» темасында 2 ел элек элек Ilnur efende язды

Иске калып уңайлырак үзгәртү

Кулланучы:Troncap, яңа калып бик «чибәр» килеп чыккан, ләкин ул Норлат районын, андагы авыл җирлекләрен, авылларны яхшы белгән кешеләр өчен генә уңайлы. Иске калыпта авыллар алфавит тәртибендә бирелгән булгач, аларны табу да бик җиңел. Ничек булса да, иске калыпны саклап калырга кирәк, Сез ясаганны Калып:Норлат районы җирлекләре дип үзгәртепме. Актаныш районына да яңа калып ясаганнар иде ― шул ук хәл: авылларын тиз генә табып булмый. Уйлашыйк әле.--Әмир (бәхәс) 11 июн 2021, 09:28 (UTC)Җавап бирергә

Әмир, миңа калса, хәзерге калып уңайлырак һәм матуррак күренә. Монда бит озак эзләү өчен бик күп авыл җирлекләре дә вә авыллар да юк инде. Һәр юлны тиз вакыт эчендә карап чыгып була. Әгәр авыл җирлекләре күрсәтелмәгән вә алфавит тәртибендә язылган калып кирәк дип уйлыйсыз икән, аны яңа калып итеп ясап була яисә ничектер бу яңа калыпка өстәп язарга кирәк. Шулай ук, калыпның урыс юрамасында шундый ук, алфавит тәртибендә язылган, калып сакланган.--Troncap (бәхәс) 11 июн 2021, 10:49 (UTC)Җавап бирергә
Хөрмәтле Frhdkazan, Сездән техник ярдәм кирәк: Кулланучы:Troncap яңарткан калыпны да, ул үзгәрткән иске калыпны да ничек итеп сакларга икән? Troncap тәкъдим иткәнчә, атлаган саен РусВики калыбына кереп карау не выход. Яңа «чибәр» калыптан Актаныш районы авылларын озак таба алмый интеккәнемне үзем генә беләм. Хәзер шуңа Норлат районы авыллары да өстәлергә тора.--Әмир (бәхәс) 11 июн 2021, 14:25 (UTC)Җавап бирергә
Әмир әфәнде, сезнең белән килешәм, Актаныш районы авылларын үзем дә таба алмыйча Төркем:Актаныш районы битеннән эзләргә туры килде. Кулланучы:Troncap калыбын әлегә Калып:Норлат районы авыл җирлекләре дип үзгәртеп торам һәм авыл җирлекләре өчен генә калдырам (консенсуска килгәнче бәхәскәчә булганга кайтарам). Каршы булучы булса бәхәс ачарга мөмкин.--Ilnur efende (бәхәс) 12 июн 2021, 11:20 (UTC)Җавап бирергә
Ilnur efende, бу калыпта хаталар бар.
Әгәр хаталар күрәсез икән, Кулланучы:Troncap, төзәтергә рәхим итегез. Алдан ук рәхмәт! Калып:Норлат районы авыл җирлекләре калыбын авыл җирлекләре турында мәкаләләр ясап кулланып була (үрнәк: Кече Мәме авыл җирлеге).--Ilnur efende (бәхәс) 12 июн 2021, 11:39 (UTC)Җавап бирергә
«Норлат районы» битенә кире кайту.