Казан шәһәр филармониясе

Казан шәһәр филармониясеТатарстан Республикасының иң зур концерт оешмаларының берсе, аның активында башкалада, РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә ел саен уздырыла торган йөзләгән концерт. Аның бөтен иҗади юлы — заманча, динамик рәвештә үсә торган, шәһәрнең музыка тормышында катнашучы һәм аның мәдәни йөзен билгели торган концерт оешмасы булдыруга этәргеч бирү[1]. Төп концерт мәйданчыгы һәм берничә иҗат коллективларының даими урнашу урыны — «Чулпан» мәдәни үзәге.

Казан шәһәр филармониясе
рәсем
логотип
Төп мәгълүмат
Жанр

заманча, классик, фольклор музыкасы

Барлыкка килгән

2000

Илләр

Россия байрагы РФ
(Татарстан Татарстан)

Шәһәр

Казан

Бүтән исем

«Идел» концерт-филармония берләшмәсе

Тел

татар теле

Филармония сайты

Тарих үзгәртү

Казан шәһәр филармониясе Островский урамының 25 нче йортында урнашкан. Бу бина 1998 елның 1 июнендә «Идел» концерт-филармония берләшмәсе эшчәнлеге өчен «Казан» милли мәдәният үзәге карамагына тапшырыла. Әлеге берләшмә 2000 елның 3 июлендә Казан шәһәр филармониясе статусына ия була. 2019 елның 21 мартында Казан шәһәр филармониясе үзәкнең филиалы булудан туктап, рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак теркәлде.

Иҗат коллективлары үзгәртү

 
«Казан» бию ансамбле

Җитәкчеләр үзгәртү

Бина үзгәртү

 
«Чулпан» мәдәният үзәге реконструкциягә кадәр

2020 елның 25 декабрендә Казан шәһәр филармониясе карамагындагы «Чулпан» мәдәният үзәге (Җиңү проспекты, 48а) төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачкан[2][3]. Филармониянең үз тавыш яздыру студиясе һәм репетиция ясау мәйданчыклары бар. Биредә продюсерлык эшчәнлеге дә алып барыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2021 ― «Казан» бию ансамбле Казан шәһәренең Почет китабына кертелгән ― Татарстан башкаласының мәдәниятен үстерүгә, республикада, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә аның абруен арттыруга керткән зур өлеше өчен
  • 2022 ― «Иң яхшы муниципаль мәдәни-агарту учреждениесе» [4]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү