Казан университетының педагогик белем бирү тарихы музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Казан университетының педагогик белем бирү тарихы музее (рус. Музей истории педагогического образования КФУ) — Казанда 1977 елда ачылып, 1980-елларда эшчәнлеген туктаткан, яңадан 2003 елда торгызылган музей. КФУның Психология һәм мәгариф институты бинасында (элекке КДПИ бинасы) урнашкан.

Казан университетының
педагогик белем бирү тарихы музее
КФУ. Төп бина
КФУ. Төп бина
Нигезләү датасы 2003
Урын Казан, Межлаук урамы, 1нче йорт
Директор Лариса Краева (фондларның төп саклаучысы)
Сайт muzej-istorii-pedagogicheskogo-obrazovaniya

Тарих үзгәртү

 
Музей урнашкан бина

Музей 2003 елның 1 сентябрендә Казан дәүләт педагогия институты (1994 елдан педагогика университеты) тарихы музее буларак, КДПИ / КДПУның 130 еллык юбилеена багышлап ачыла. Музейны ачу тантанасында ТР президенты Минтимер Шәймиев катнаша. Музей Межлаук урамы, 1нче йорт адресы буенча урнаша. 2006 елда музей Татарстан урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасына күчерелә. 2011 елда Казан (Идел буе) федераль университеты оештырылу сәбәпле, элекке адресына (Межлаук урамы , 1нче йорт) күчерелә.

Музей ачу фикере КДПИның 100 еллык юбилеена әзерләнгән 1970-елларда туа[1]. Профессорлар Н. П. Муньков (1923-), М. З.Тутаев (1924—1994), К. Р. Синицына, Бөек Ватан сугышы ветераннары Р. В. Гатауллин, Л. Н. Фурер, Т. Я. Корбанов, Ш. Ә. Әхмәдуллин, С. М. Исхакова һ.б. КДПИ ректоры Мирфатыйх Зәкиевка мөрәҗәгать итәләр. Ректор аларга теләктәшлек күрсәтә. Музей 1977 елда зур булмаган аудиториядә ачыла. Беренче җитәкчесе профессор М. З. Тутаев була. 1980-елларда уку бүлмәләре җитешмәү сәбәпле, музей ябыла, экспонатлар подвалга күчерелә, кайберләре юкка чыга.

2003 елда КДПУ ректоры Җәмил Нигъмәтов музейны торгызу турында карар бирә. Музейны торгызуның фәнни концепциясе авторы — тарих фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Краева була. Музейны бизәү эше ТР сәнгать фонды тарафыннан башкарылган.

Күргәзмәләр үзгәртү

Күргәзмәләрнең нигезен педагогия институты укытучылары, Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераннары, аларның балалары һәм оныклары тапшырган сирәк очрый торган материаллар тәшкил итә.

Күргәзмәләр педагогик белем бирүне тарихи ретроспективада (1812 елдан бүгенге көнгә кадәр) өйрәнергә мөмкинлек бирә. 500 экспонат педагогика мәгарифенең 200 еллык тарихы турында сөйли.

Музей үз басма органын — «Музейный вестник» чыгара.

Атнаның шимбә, якшәмбедән башка көннәрендә 10-17 сәгатьләрдә ачык. КФУ хезмәткәрләре һәм студентларыннан башкаларга бер көн алдан заявка бирергә кирәк. Телефоннары: +7 (960) 031-01-30, 89870631170.

Әдәбият үзгәртү

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани