Казанның Төньяк автовокзалы

Казанның Төньяк автовокзалы яки "Төньяк" автовокзалы - Казанның өченче автовокзалы. Казан-2 күчеп утыру төенендә (тимер юл, автовокзал, метро), Воровский урамында, Төньяк вокзалы метро станциясе янында урнаша. Өч Казанның автовокзалыннан иң кечкенә пассажир әйләнешенә ия була.

Казанның Төньяк автовокзалы
Ил Татарстан Җөмһүрияте, Русия
Шәһәр Казан
Ачу датасы 2012
тип шәһәрара, шәһәртирә
Юнәлешләр Чиләбе, Чабаксар
Иң ерак Чиләбе, Чабаксар, Йошкар-Ола
Түләү ысулы Казан-2 вокзал бинасында
Адрес Казан-2

2012 елда Казан-2 тимер юлы вокзалы белән ачылган.

Шәһәртирә, шәһәрара рейслар бар. Әлегә Яшел Үзән, Чиләбе, Чабаксар, Йошкар-Ола шәһәрләренә автобуслар йөриләр.

Автовокзал бинасы Казан-2 күчеп утыру төененә керә, анда көтү залы, билет залы, медпункт, кафе, әни һәм сабый бүлмәсе, кунакханә, бушлай Wi-Fi хезмәте бар.

Казанның Төньяк автовокзалына кадәр метро белән (Төньяк вокзалы станциясе), Декабристлар урамы буенча 6, 18, 20, 33, 37, 40, 43, 53, 60, 62, 76, 78, 89 номерлы автобус, 1, 6 номерлы трамвай, 13 номерлы троллейбус белән барып җитеп була.

Сылтамалар үзгәртү