Йәһвә

Аллаһының шәхси исеме

Йәһвә (яһүд. יהוה «(Ул) булдырта», «(Ул) бар була», «(Ул) бар итә») — Изге Язмаларның (Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китапларының) кайбер тәрҗемәләрендә кулланыла торган, Аллаһының шәхси исеме. Йәһвә исеме Изге Язмаларның төп нөсхәсендә 7000нән артык тапкыр очрый һәм борынгы еврей телендә тетраграмматон, ягъни дүрт тартык авазлы хәреф (яһүд. יהוה, ЙҺВҺ) белән белдерелә. Күп кенә тәрҗемәләрдә (Септуагинтадан башлап) тетраграмматон, гадәттә, «Раббы», «Ходай» дип тәрҗемә ителә. Бу исемнең Яһвә дигән язылышы да очрый.

Тетраграмматонның борынгы еврей, арамей һәм еврей хәрефләре белән язылышы.

Кайбер диннәр (мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре[1]) һәм кайбер галимнәр Йәһвә исемен (башка титуллар һәм сыйфатлардан аермалы буларак) Аллаһының шәхси изге исеме дип саный. Татар телендә бу исем "Йәһвә" дип яңгырый. Татар язучысы М. Хуҗаев үзенең "Диннәр тарихы" (Dinnәr тarixь) дигән китабында Адәмне Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән дип яза.


Язылышы һәм әйтелеше үзгәртү

Тетраграмматон үзгәртү

Изге Язмаларның зур өлеше борынгы еврей телендә язылган булган. Аллаһы исемен язганда, дүрт еврей хәрефен — тетраграмматон (яһүд. יהוה) кулланганнар (гр. тетра - «дүрт», грамма - «хәреф»). Уңнан сулга укыла торган шушы дүрт хәрефнең транслитерациясе татар телендә ЙҺВҺ була. Бүгенге көнгә кадәр сакланган борынгы кулъязмалардан күренгәнчә, Изге Язмаларның төп нөсхәсендә беренче тапкыр бу исем Муса пәйгамбәрнең Яратылыш китабында очрый (Яратылыш 2:4). «Изге Китапны тәрҗемә итү институты» (ИЯЛИ) тәрҗемәсендә Яратылыш 2:4тә бу исем «Раббы» дип белдерелә. Шул ук аятьтә «Раббы» сүзенә мондый искәрмә китерелә:


Яһүд телендәге «Яһвә» сүзе (Аллаһының Үз исеме, «бар булу» фигыле белән бәйле). «Иске Гаһед»нең әлеге басмасында «Раббы» дип бирелә. «Яһвә» исемен кычкырып әйтергә ярамаганлыктан, тора-бара аның урынына «Адонай» (Хуҗам) сүзен куллана башлаганнар.

«Изге Китапны тәрҗемә итү институты» (ИЯЛИ).

Әйтелеше үзгәртү

Борынгы еврей теле әлифбасында тартык хәрефләр генә булганга, Аллаһы исеменең төгәл әйтелеше билгеле түгел. Язуда сузык хәрефләрне (махсус тамгаларны) куллану б.э. бермеңьеллыгының икенче өлешендә генә гамәлгә кертелгән булган. Ә моңа кадәр киң таралыш алган дини хорафатлар аркасында Аллаһы исемендә нинди сузык авазлар торганын билгеләү мөмкин түгел. Шунлыктан бу исем төрле телләрдә төрлечә әйтелә. Күп кенә пәйгамбәрләрнең исемнәре төрле телләрдә төрлечә әйтелә. Мәсәлән, Давыт пәйгамбәрнең исеме русча «Давид» булса, инглизчә — «Дэвид; Дэйвид», ә төрекчә «Давуд» була. Шул сәбәпле күпләр Аллаһы исемен дә үз теленә хас рәвештә әйтә.

Изге Язмаларда шулай ук «Йәһвә» исеменең «Йәһ» дигән формасы да очрый. Мәсәлән, андый форма Зәбур китабында «халелу-Йәһ» (мәгъ «Йәһне мактагыз!») сүзтезмәсендә бар (Зәбур 89:8; 104:35; 150:1, 6).

Исемне куллану үзгәртү

Борынгы вакытларда үзгәртү

Аллаһы исеме «Йәһвә» борын-борыннан билгеле. Муса пәйгамбәрнең икенче китабында (Чыгышта) әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә Мусага Исраил халкын Мисыр коллыгыннан азат итәргә кушкан. Бу хәл б.э.к. 1513 елда булган. Муса болай дип җаваплаган: «Әйтик, мин исраиллеләр янына килеп, аларга „Мине сезнең янга ата-бабаларыгызның Аллаһысы җибәрде“,— дип әйтәм ди. Ә алар: „Аның исеме ничек соң?“ — дип сораса, миңа нәрсә дияргә?» Аннан соң Аллаһы Мусага болай диде: «Исраиллеләргә менә нәрсә дип әйт: „Мине сезнең яныгызга ата-бабаларыгызның Аллаһысы, Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы Йәһвә җибәрде“. Бу мәңгегә минем исемем, һәм буыннан-буынга мине шушы исем белән истә тотсыннар». Бу сүзләргә нигезләнеп, кемдер Аллаһы беренче тапкыр үз исемен Мусага ачкан фикергә килергә мөмкин. Шулай да бу исемне моңа кадәр дә белгәннәр. Әйтик, Мусаның әнисе Йәһәбәднең исеме «Йәһвә — дан» дигән мәгънә йөрткән. Кеше исемнәренең Йәһвә исеменнән килеп чыгуына мисаллар бик күп.

Адәм белән Хаува үзгәртү

Хаува Изге Язмаларда Йәһвә исемен кулланган кешеләрнең беренчесе итеп сурәтләнә. Кабилне тудыргач, ул: «Мин Йәһвә ярдәме белән ир бала таптым»,— диде (Яратылыш 4:1). Шулай да Аллаһы исемен Адәм дә белгән дип әйтеп була, чөнки ул Хаувага кадәр яратылган булган.

Йәһвә Шаһитләре үзгәртү

Йәһвә Шаһитләренең карашы буенча, Аллаһыга догада мөрәҗәгать иткәндә, аның титулларын гына түгел, ә шәхси исемен — «Йәһвә» исемен дә куллану мөһим. Аларның фикеренчә, бу исемне кулланып, Аллаһы белән мөнәсәбәтләр чын мәгънәдә якын һәм җылы булып китә. Күзәтү манарасы Оешмасының үз басмаларында тетраграмматонның әйтелешен торгызу максаты юк. Йәһвә Шаһитләренең тәгълиматлары буенча, Йәһвә - күкләрне һәм җирне барлыкка китергән «бердәнбер хак» Аллаһы (Канун 6:4; Яхъя 17:3[2]), Гайсә Мәсихнең Атасы (Лүк 3:38; Яхъя 1:49), һәм ул мәхәббәт, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлардан чыгып эш итә.[3]

Искәрмәләр үзгәртү