Эш бирүченең өе эчендә эш эшләүче хезмәткәргә йорт хезмәтчесе диелә. Йорт хезмәтчеләре шәхес яки гаилә өчен күп төрле хезмәт күрсәтә - балаларны һәм өлкәннәр артыннан караудан башлап, чистарту, җыештыру һәм башка өй буенча хезмәтләр. Шулай ук җаваплылыгына ашарга пешерү, кер җуу һәм үтүкләү, ашамлыкларны сатып алу һәм башка кирәкле визитлар ясау керә ала. Кайбер йорт хезмәтчеләре эшләгән өйләрендә яши ала.

Йорт хезмәтчесе
Сурәт
Бу һөнәрнең өлкәсе работа по хозяйству[d]
Яклаучы изге Зита[d]
ISCO һөнәр коды 5152 һәм 9111
 Йорт хезмәтчесе Викиҗыентыкта
Хань династиясы чоргы (202 Миладтан әүвәл - 220 ел Миладтан соң) Кытай чынаяктан гади рәсми торышында патшабикәнең хезмәтчесе һәйкәле

Тарих үзгәртү

 
Француз йорт хезмәтчесе, кыз-хатын; Жан-Этьен Лиотард рәсеме

Йортта хезмәт күрсәтү, яки кешеләргә эш бирүченең өе эчендә түләүле эш бирү еш "хезмәт" кенә дип йөртелә иде.

Дөньядагы хәзерге заман хәле үзгәртү

2011 елгы июль аенда, Халыкара хезмәт оешмасының еллык Халыкара хезмәт конференциясе делегатлары Йорт хезмәтчеләре турындагы конвенциясен (C189) кабул иттеләр - 396 яклады, 16 каршы, 63 тавыш бирмичә торды. Бу халыкара конвенция йорт хезмәтчеләренә барлык хезмәткәрләрнең булган хокукларын таратты. Конвенция текстын ILO вебсайтында табып була.[1]

Йорт хезмәтчесе булып эшләгән балалар үзгәртү

 
Һиндстандагы бала асрау кызы. Хөкүмәт тарафыннан тыелса да, Һиндстанда бала йорт хезмәтчеләре күп. Еш ата-аналары балаларны өстәмә акча китерүләре өчен эшкә урнаштыра.

Балаларны йорт хезмәтчеләре буларак куллану Дөньяның кайбер өлешләрендә гадәти хәл булып кала - аеруча Көньяк Америка һәм кайбер Азия илләрендә.

Униформа үзгәртү

Эш бирүченең өйендә хезмәт күрсәткән йорт хезмәтчеләренә кайвакыт униформа кию таләп ителә.

Яшәү үзгәртү

Күп йорт хезмәтчеләре шул ук өйдә яшәүче хезмәтчесе буларак тора. Еш аерым бүлмәләрдә яшәсә дә, гадәттә йорт хуҗалары яки гаилә вәкилләренә бирелгән бүлмәләргә караганда түбәнрәк сыйфатында. Кайбер очракларда, алар аш пешерү бүлмәсе (кухня) яки кайбер кечкенә бүлмәчекләрдә (базда яки чарлакта урнашканнары да очрый) яшәргә мәҗбүр.

Хөрмәтле өй эшчеләре үзгәртү

 
Униформалы американ асрау кызы, (1939 елгы плакат)
 
Алонзо Фиелдс, Ак Йорттагы баш хезмәтчесе
 
Яш су ташучысы (Генрих Зилле рәсеме)
 
Колумбиялы йорт хезмәтчесе
 
Domestic workers in the United States in 1914

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. PR No. 15A - Text of the Convention Concerning Decent Work for Domestic Workers. Ilo.org (2011-06-16). 2012-02-18 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

en:Domestic Worker