Йомырка отышлы татар халык уены.

Йомырка отышлы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уен иртә яз көне, җирләр кардан арчылган урыннарда уйнала. Балалар өйләреннән төрле төстәге пешкән йомыркалар алып киләләр. Берәр мәйданчык уртасына кеше саны кадәр чокырчыклар ясыйлар да йомыркаларны шул чокырчыкларга тезеп чыгалар. Кемнең йомыркасы беренче тора, шул кеше билгеләнгән урыннан саганы (сага чүпрәктән тегелгән туп) йомыркаларга таба тәгәрәтеп җибәрә. Бу вакытта ул:

— Дәдәй,
Алыйм әле бер күкәй,
Ашармын туйганчы,
Күңелләрем булганчы.

Яки:

— Күкәй,
Менә сиңа бүкәй.
Бер генә бәрим,
Тәгәрәтеп җибәрим, дип әйтергә тиеш. Сага тигән йомырка тәгәрәтүчегә була. Тидерә алмаса, йомыркаларының тору тәртибенә карап, икенче бала тәгәрәтә. Уенчы һәр тәгәрәткән саен тидерә алса, берничә йомырка алырга да мөмкин. Уен йомыркалар алынып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү