Йолдыз Миңнуллина

Йолдыз Миңнуллина (Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина) — XXI гасыр татар шагыйрәсе, журналист. «Калеб» иҗади берлеге лидерларының берсе. «Яңа татар прозасы» конкурсын оештыручы. «Яңа татар пьесасы-2007», «Тантана» (2022) премияләре лауреаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Йолдыз Миңнуллина
Туган телдә исем Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина
Туган 6 апрель 1985(1985-04-06) (39 яшь)
Казан, ТАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, журналист
Бүләк һәм премияләре «Яңа татар пьесасы-2007» премиясе
«Тантана» премиясе - 2022.

 Йолдыз Миңнуллина Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туа. Татар гимназиясен тәмамлый. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Әдәбиятка булган мәхәббәте КФУның татар филологиясе факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый.

2002 елдан «Ялкын» журналында эшли башлый. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр журналның баш редакторы була.[1]

Иҗаты үзгәртү

2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Күк тирмәсе» дигән бердәнбер[2] шигырьләр җыентыгын бастыра.

«Зөһрә» (Кариев театры), «Мергасовский», «Төшке ялдан соң» спектакльләре авторы.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2007 ― «Яңа татар пьесасы-2007» премиясе
  • 2022 ― «Тантана» премиясе ― «Сезон уңышлары өчен» (рус. За достижения в сезоне) номинациясендә[4]

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү