Йолдызлар сибелгән тупланышы

Йолдызлар сибелгән тупланышыйолдызлар йомры тупланышына караганда йолдызлары чагыштырмача күп булмаган йолдызлар тупланышы; еш кына дөрес булмаган рәвешле. Безнең һәм безнекенә охшаш галактикаларда сибелгән тупланышлар күмәк әгъзалар булып торалар һәм яссы ассистемага керәләр.

Өлкәр сибелгән тупланышы

Иң эре тупланышлар (мәсәлән, Өлкәр) борынгы заманнардан мәгълүм. Башкалар исә, тонык таплар рәвешендә мәгълүм булганнар. Бары тик телескоп уйлап табу белән аларны аерым йолдызларга бүлү мөмкинлеге туа.

Галактиканың бормалы тармаклар белән бәйләнешле яшь сибелгән тупланышларның составлары үзенчәлекле. Тупланышлар эчендә кызыл һәм сары зур йолдызлар сирәк очрый, кызыл һәм сары үтә зур йолдызлар исә очрамый. Шул ук вакытта йолдызларының сирәк төрләре — ак һәм күк зур йолдызлар сибелгән тупланышларда шактый еш очрыйлар. Шулай ук Галактиканың башка урыннарыннан ешрак, сибелгән тупланышларда тагын да сирәк йолдызларны — ак һәм күк үтә зур йолдызларны, ягъни безнең Кояш яктыртуыннан йөз меңнәрчә һәм миллионнарча тапкыр көчлерәк һәм чиктән тыш югары яктыртучанлык һәм температурага ия булган йолдызларны, очратырга мөмкин.

Моны да карагыз үзгәртү