Йозеф Шульц (Шультц) (алман. Josef Schulz (Schultz), серб. Jozef Šulc / Јозеф Шулц; 1909, / Рейн провинциясендәге Вупперталь шәһәренең Бармен өлеше, / Пруссия патшалыгы, - Алман империясе1941нең 19 июле, Белград тирәләрендәге Смедеревска-Паланка авылы, / Югославия патшалыгы) — / Өченче рейхның алман солдаты.
Икенче Бөтендөнья сугышы катнашучысы, югославлар арасында «Атмаучы», «Яхшы алман» кушаматлары астында танылган.[3]

Йозеф Шульц
Туган телдә исем Josef Schulz (Schultz)
Туган 1909(1909)
Бармен[1], Вупперталь[2], Рейн провинциясе, Пруссия патшалыгы, Алман империясе
Үлгән 19 июль 1941(1941-07-19)
Смедеревска-Паланка, Недичев Сербиясе
Милләт алман
Ватандашлыгы Алман рейхы[d]
Һөнәре солдат, яфрәйтер[1]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә ефрейтор[d]

 Йозеф Шульц Викиҗыентыкта

"Коралын төшереп, Алман офицерлары тарафыннан югослав партизаннары дип билгеләнгән серб авылы тыныч халыкны янына баскан" дигән риваятьләр аркасында элеккеге Югославия илләрендә герой-антифашист булып билгеләнде.
Алман тарих галимнәре атылганнары арасында серб булмаган Вермахт униформалы шәхеснең калдыкларын Йозеф Шульц белән бәйләү нигезсез булуын күрсәтте.[2][4][5]

Тотылган партизаннарны ату вакыйгасы үзгәртү

 
1941 елның җәендә Смелдеревска-Паланкадагы партизаннарны ату алдыннан төшерелгән фотоларның берсе.

1941 елның 20 июль көнендә, Белградтан көньяк-көнчыгышында югослав партизаннары (en) мәркәзе булган Смедеревска-Паланка (en) авылында Өченче рейхның хәрби көчләренең (en) атып-үтерү төркеме уналты партизанның тормышын туктата.[4]

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң үтерелү урынында табылган мәетләр кабергә күчерелгәндә, шаһитләр алман гаскәринеке дип билгеләнгән идентификацияләнмәгән әйберләрнең табылганын белдерә.[4] Партизаннарны үтерүдә катнашырга теләмәве аркасында алар белән бергә алман гәскәрие дә атылганына ышануны ассызыклар өчен, 1947 елда мемориаль һәйкәл булдырылганда, Марсель Мезич исемле хорват корбаны исеме Марсель Мазель дип языла.[4]

1961 һәм 1966 елларда Көнбатыш Алманиянең Neue Illustrierte һәм Quick журналлары 1941 елгы 20 июль вакыйгаларына бәйле фотоларын бастыра.[4] Алман униформасында каскасыз шәхеснең кемлеген ачыклауда ярдәм сорала.[4] Вермахтның 714-нче җир гаскәрләре төмәне (en) башлыгы Фридрих Шталь көндәлекләренә нигезләнеп, Көнбатыш Алманиянең Бундестаг кануннар чыгару шурасы әгъзасы Вильдрих Остман фон дер Ләе (en) бу кешене Йозеф Шульц буларак игълан итте.[4] Остман таләбе буенча, 1972 елда Йозефның бертуганы Вальтер Югославиягә бара һәм билгесез шәхеснең Йозеф Шульц булуын раславын белдерә.[4] 1973 елда Югославиянең "Политика" гәҗитенең (en) Алманиядәге җурналисты Вальтер Шульц белән очраша; Соңыннан Югослав гәҗитләрдә Йозеф Шульцның сәләтле рәссәм һәм Һитлерга каршы булган алман оппозициясе (en) вәкиле булуы турында яза.[4] Югослав шаһите Звонимир Янкович (Zvonimr Janković) Алман офицеры униформасында билгеләре булмаган алман белән кычкырып бәхәсләшкәннәрен ишеткәнен белдерә.[4]

Йозеф Шульц белән Вермахтта хезмәт иткән иптәшләре исә фотодагы кешенең ул булмавын белдерде.[4] Шулай ук Федератив Алмания Җөмһүриятенең "Нацист җинаятьләрне тикшерү оешмасының" (en) 1972 елгы докладында да бу кешенең Шульц белән бәйләвне кире кага[4]. Оешманың Людвигсбург офисы һәм Фрайбургтагы Алманиянең дәүләт архивының хәрби бүлекчәсе (de) хезмәткәрләренең эзләнүләре Йозеф Шульц инде 19 июльдә, партизаннар белән хәрби бәрелеш барганда[2][5] үтерелгәнен күрсәтә[2][4][5], гаскәрнең баш-фатирына аның үлгәне турында хәбәр 20 июль иртәнге сәгать 2:00 килә, туганнарына извещение җибәрелә.[4] Бу фактлар нәтиҗәсендә алман галимнәре Шульцның Смедеревска-Паланкадагы 20 июль көне урын алган партизаннарны үтерүдә катнашканын легенда буларак кире кага.[2][5] Бар бу һәм башка мәгълүматларга һәм партизан хәрәкате ветераннары оешмасының протестларына карамастан, Шульц шәхсе Югославиядә югарыга күтәрелеп килде.[4] 1980-еллар башында Паланкада икече мемориаль һәйкәл торгызылды - бу тапкыр 16 югослав корбаннары белән беррәттән Шульц исеме дә күрсәтелде, хорват Марсель Мезич исеме исә дөрес язылышта пәйда булды.[4]

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  20.7.1941 югослав партизаннарны ату алдыннан төшерелгән фотографиядә "Йозеф Шульц" дип билгеләнгән шәхес.
  Күзләре бәйләнгән партизаннар, башка тарафтан күренеш.
  Йозефка һәйкәл, 1960-70-еллар.
  16 партизан һәм Йозеф атылган урынындагы һәйкәл

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Kühnrich, Heinz; Hitze, Franz-Karl (1997) (in German). Deutsche bei Titos Partisanen 1941-1945. GNN Verlag. p. 12. ISBN 3-929994-83-6. 
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Steinbach, Peter; Tuchel, Johannes (2004) (in German). Widerstand gegen die nationalsozialistische Diktatur 1933-1945. Lukas. p. 327. ISBN 3-936872-37-6. 
  3. Janojlić, D.. Nije hteo da ubija Srbe (2009-11-04). 22 гыйнвар 2011 тикшерелде.
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 Bethke, Carl (2002). Das Bild des deutschen Widerstandes gegen Hitler In (ex-) Jugoslawien (German) (pdf) pp. 10–12. Society for Serbian-German Co-operation. 2010-01-21 тикшерелгән.; also published in Karl Bethke (2002). "Das Bild vom deutschen Widerstand gegen Hitler im ehemaligen Jugoslawien". in Gerd R. Ueberschär (in German). Der deutsche Widerstand gegen Hitler [German Resistance against Hitler]. Darmstadt: Wissenschaftliche Buchgesellschaft. pp. 111–122. ISBN 978-3-534-13146-4. 
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Manoschek, Walter (1995). "Serbien ist judenfrei". Militärische Besatzungspolitik und Judenvernichtung in Serbien 1941/42 (2 ed.). Oldenbourg Wissenschaftsverlag. p. 189. ISBN 3-486-56137-5.  Referring to Lichtenstein, Heiner (1990) (in German). Himmlers grüne Helfer. Bund-Verlag. p. 157. ISBN 3-7663-2100-5.