Янбәков Исхак Шәйхетдин(башка чыганакта Шәйхислам[1]) улы (1907 ел — 6 июль 1942 ел) — Совет-фин[2], Бөек Ватан сугышларында катнашучы. 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 275-нче кавалерия полкы артиллерия батареясы командиры. Политрук[2].

Исхак Янбәков
Туган 1907
Чыңгыз, Ыр өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 6 июль 1942(1942-07-06)
Курск өлкәсе, РСФСР, СССР яки Тербунский район[d], Липецк өлкәсе
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Бәләбәй татар педагогика укуханәсе
Һөнәре укытучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә кәмисәр[d]

Биографиясе үзгәртү

Исхак Шәйхетдин улы Янбәков 1907 елда Башкортстанның Баймак районы Чыңгыз авылында ярлы гаиләдә туган. Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумын (1930), Уфада К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын (1935) тәмамлый.

Баймак мәгариф системасына зур өлеш керткән шәхес: 1930 елдан — Баймак башлангыч терәк, Бәхтегәрәй башлангыч мәктәпләре мөдире, 1932 елдан — Татлыбай коммунистик яшьләре мәктәбе, 1935 елдан — Иске Сибай, 1940 елдан 1-нче Эткол крестьян яшьләре мәктәпләрендә укытучы һәм директор булып эшли[2].

1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша.

 
Борки авылындагы Туганлык каберлеге

Бөек Ватан сугышы башлангач, БАССР-ның Баймак районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына[2]. Ссугышка, хатыны Хәернисаны һәм балаларын калдырып, 1-нче Эткол авылыннан китә. 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясендә 275-нче кавалерия полкы артиллерия батареясы командиры, аннары сәяси мәсьәләләр буенча комиссар урынбасары — политрук була. Гаиләсенә соңгы хатын 1942 елның 3 июлендә яза, 6 июльдә Курск өлкәсе (хәзер Липецк өлкәсе) Тербун районындагы каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Шушы ук районның Борки авылында җирләнә[2].

Сугышчы һәм курайчы Исхак Янбәковның исеме 112-нче Башкорт дивизиясе комиссары С. Р. Әлибаевның «Көндәлек битләреннән» китабында берничә тапкыр телгә алына[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Видеоязмалар үзгәртү

  1. YouTube сайтында Видео «УТЛЫ ЕЛЛАР АВАЗЫ». Стәрлетамак драма театры артисы Әлфинур Газимова уҡый.

Сылтамалар үзгәртү

(рус.)(Тикшерелгән 7 июль 2021)