Иске ТеләкәйТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Иске Теләкәй
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Теләкәй авыл җирлеге[1]
Административ-территориаль берәмлек Теләкәй авыл җирлеге[1]
Почта индексы 423749
Карта

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423749.

Координатлары:55° төньяк киңлеге ,53° Көнчыгыш долгатасы.

Халык: 2011 нче елда 428 кеше тәшкил итә. 100% татарлар.

Актаныштан 12 км ераклыкта урнашкан.

Теләкәй белән Иске Җияш авыллары үзара якын авыллар, алар беро "Таң" хуҗалыгына карыйлар. Һәм алар арасыннан Шәбез елгасы ага. Елганың озынлыгы 29 километр.

Тарих үзгәртү

Авыл 1724 нче елда төзелгән. Башта анда татарлар,башкортлар һәм типтәрләр яшәгән. Башта анда башкортлар җирлеге дип санаганнар,тик аннан соң ул Шәрип авылы белән кушылып, Иске Җияш белән беррәттән татар авылы дип санала башлый.

Авыл Гәрәй ханы хакимлек иткәндә төзелә һәм Иске Теләкәй атамасы да Гәрәй ханның туганы исеменә багышлана. Бүгенге көнгә кадәр исеме үзгәрми.

Социаль инфаструктура үзгәртү

Авылда мәктәп, музей,китапханә һәм мәчет бар. Мәктәптә 2021 нче елда 37 укучы белем ала. Китапханә яңа китапларо белән тулылана. Музей Актаныш яклары турында. Ә мәчеткә кемнең теләге бар шул йөри ала.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.