Иса

Мордовиядә татар авылы

Иса (рус. Большая Поляна) — Мордовиянең Кадошкин районына керүче татар авылы. Авыл 17 гасырда телгә алына. Авылга нигезне Темников татарлары салган. Биләмәләре тирә-як рус һәм мукшы авылларын колачлаган. Шуңа күрә авылның икенче исеме — Зур Алан. Насакан-Потьма авылы белән бер авыл советы тәшкил итә.

Иса
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Зур Иса авыл җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Зур Иса авыл җирлеге[d][1]
Почта индексы 431912
Карта

Сыйфатлама үзгәртү

Иса авылы Исса елгасы буена, Тарса кушылган җирдә урнашкан татар авылы. Биредә 350 хуҗалыкта 800 кеше яши. Авылның үзендә җирле хакимият урнашкан, 9 еллык мәктәп, мәчет, клуб, 5-6 шәхси кибет, пилорама бар, газ-су кертелгән, җирләрнең күпчелеген Мәскәү фермерлары алган.[2]

Тарихи белешмә үзгәртү

1763 елда биредә татарлар белән бергә 30 рус, морза Семен Еналеев коллары яшәгәннәр.

1869 елга авылда 200 йорт булган. Инкыйлабка кадәр авыл бай яшәгән. Ул чакта авыл өч өлеш, 3 авылга бүленгән: Нагур, Кече Иса, Олы Иса. 1913 елда 339 хуҗалыкта 2 497 кеше яшәгән. Хуҗалыкларда 431 алаша исәпләнгән, атсыз хуҗалыклар 87 булган. 447 сыер һәм тана, сыерсыз хуҗалыклар - 47. 3 мәктәп, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, җил тегермәне, 3 май ясау аппараты, сарык тиреләрен эшкәртүче завод, 4 тимерчелек, 4 пекарня, 9 кибет булган һәм волость үзәге урнашкан.[3] Усман-бай Килдиев төзегән 200 урынлык волость хастаханәсе, 1906 елда ачылган казна мәктәбе.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү