Иртәнге намаз (сабах намазыфар. نماز صبح намаз-е сабах[1], фәҗергарәп. صلاة الفجرсалат әл-фәҗр[2]) — исламда таң атканнан соң кылына торган намаз. Исламның икенче баганасы булган көндәлек мәҗбүри биш вакыт намазның беренчесе булып тора.

Иртәнге намаз
Сурәт
Әүвәлгесе Ястү намазы
Киләсе Өйлә намазы
Вакыйганың ешлыгы 1 тәүлек
 Иртәнге намаз Викиҗыентыкта

Иртәнге намазны мөселманнар иң саваплы дип саныйлар һәм аны мәчеттә кылу киңәш ителә. Ике хәдистә иртәнге намазның ул вакытта кешеләрнең йокы вакыты булуы сәбәпле саваплырак булуы әйтелә.

Иртәнге намаз дүрт рәкәгатьтән: ике рәкәгать фарыз һәм ике рәкәгать сөннәттән тора. Җәмәгать белән укыганда, имам Коръән сүрәләрен кычкырып укый.

Иртәнге намазны үтәү вакыты — таң атканнан алып кояш чыгуга хәтле булган ара.

Рамазан аенда иртәнге намазга азан, ураза башланганлыкны белдерә.

Әдәбият үзгәртү

  • Исхакый, Р. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — Б. 52.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сабах — иртә, таң. Намаз — намаз, көндәлек гыйбадәт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 493; 441.
  2. Фәҗер — 1) таң, шәфәкъ; 2) таң атып, кояш чыгуга кадәр булган вакыт. Салат — намаз, дога. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 641; 498.