Ирина Валерьевна Кривко (белар. Ірына Валер’еўна Крыўко; 1991 елның 30 июле, Сенно, Витебск өлкәсе, Беларус ССР, ССРБ) — Беларусия биатлончысы, эстафетада 2018 елгы Олимпия чемпионы.

Ирина Кривко
Туган 30 июль 1991(1991-07-30) (32 яшь)
Сәнно[d], Витебск өлкәсе, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Белоруссия
Әлма-матер Полоцкий государственный университет им. Ефросинии Полоцкой[d] һәм Q87390007?
Һөнәре биатлонист
Кардәшләр Виктор Валерьевич Кривко[d][1]

 Ирина Кривко Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Ирина Кривко Витебск өлкәсенең Сенно шәһәрендә туа. Бишенче сыйныфта укыганда, физкультура укытучысы, элекке биатлончы Валентина Гордецкая аңа игътибар иткәч, спорт мәктәбе тренеры Валерий Михайлович Лекторовка күрсәтә. Энесе Виктор шулай ук биатлончы була[2]. 2018 елда Беларусия җыелма командасы сервисчысы Артем Лещенкога кияүгә чыга.

Карьера үзгәртү

Халыкара ярышларда 2009 елда Канаданың Кенмор шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында дебют ясый. Анда беренче шәхси узышта Канада биатлончысы Йолен Оддуга 10 секунд оттырып, дүртенче урынны ала[3], спринтта — 14 нче һәм пасьютта сигезенче була[4]. Кривко Неля Никалаева һәм Дарья Нестерчик белән бергә эстафетада икенче урынны алып, Россия кызларына оттырып, беренче медален яулый. 2010 елда Швециянең Турсбю шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионатында Кривко шәхси узышта бишенче була, спринтта, Польшадан Монике Хойнишка гына оттырып, дүртенче, пасьютада — җиденче, ә эстафетада Диана Москаленко һәм Дарья Нестерчик белән бергә бакыр медаль яулый. Тиздән Эстониянең Отепа шәһәрендәге Техванди спорт үзәгендә Европа ачык чемпионатында чыгыш ясый, һәм шәхси узышта 18 нче, спринтта 15 нче, пасьютада 17 нче, катнаш эстафетада Алла Талкач, Александр Мингалев һәм Артем Лещенко белән бергә бишенче була[5].

2010/2011 сезонын IBU Кубогы этапларында чыгышлардан башлый һәм беренче узышта ук, спринтта 39 урын алып, беренче очколар ала. Аның иң яхшы казанышы — Австриянең Обертиллиахта пасьютада 19 нчы урын[6].

2011 нче елда Чехияның Нове Место-на-Мораведа яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатыда Кривко спринтта 12 нче, пасьютта 20 нче һәм шәхси ярышта 14нче була. Эстафетада Динара Алимбекова һәм Дарья Нестерчик белән бергә 11 нче була. Тиздән Италиянең Валь-Риданна үзәнендә урнашкан Массерия урынында (Рачинес коммунасы) узган Европа ачык чемпионатында шәхси ярышта 9 нчы, спринтта 11 нче, пасьютта 8 нче булган. Дарья Нестерчик, Алексей Абромчик һәм Александр Дорожко белән катнаш эстафетада беренче медален яулый[7].

2011/2012 сезонын IBU Кубогы этапларында чыгышлары белән башлый. Әмма Италиянең Валь-Риданне шәһәрендә икенче этапта гына чыгыш ясап, Австрия Хохфильценында узган дөнья Кубогы этапларында дебют ясый. Спринтта 46 нчы урынны ала, киләсе куу узышы ярышында, 40 нчы урынны алып, дөнья Кубогы этапларында беренче очколар җыя[8].

2012 елгы яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында спринтта лидерлардан 1:37 исәбе белән артта калып 20 нче килә, куу узышында Ольга Галичка бары тик 11 секундка гына оттырып 3 нче килә.

Дөнья чемпионатында 2012 елда дебют ясый — шәхси ярышта старт алып, финишка килеп җитә алмый[9].

2017/2018 сезонында Ансидагы Дөнья кубогы этабында масс-стартта икенче була. Шулай ук 2018 елгы Олимпиадада «алтын» эстафета составында була, шуның өчен «Шәхси батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә.

Казанышлар үзгәртү

Яшүсмерләр һәм яшьләр казанышлары үзгәртү

Ел Үткәрү урыны Яшь Шәхси узыш Спринт Куу узышы Эстафета Катнаш эстафета
2009 ДЧ   Канмор U19 4 14 8 2
2010 ДЧ   Турсбю U19 5 4 7 3
2010 АЧ   Отепя U19 18 15 17 5
2011 ДЧ   Нове Место U21 14 12 20 11
2011 АЧ   Валь-Риданна U21 9 11 8 3
2012 ДЧ   Контиолахти U21 14 20 3 9

Европа чемпионатларында катнашу үзгәртү

Ел Үткәрү урыны Шәхси узыш Спринт Куу узышы Эстафета
2014   Нове-Место-на-Мораве 3 15 22 1
2015   Отепя - 5 6 5
2019   Раубичи 3 11 2 -

IBU Кубогында чыгышлар статистикасы үзгәртү

2010/2011   Бейтостёлен   Мартелло   Обертиллиах   Нове-Место   Альтенберг   Осрблье   Банско   Анси Нәтиҗә
Спр Спр Инд Спр Спр Пр Инд Спр Спр Пр Инд Спр Спр Спр Инд Спр Пр Очков Урын
39 20 DNS 22 19 DNS 37 29 24 97 46
2011/2012   Эстерсунд   Валь-Риданна   Обертиллиах   Форни-Авольтри   От-Морьенн   Канмор   Канмор   Альтенберг Нәтиҗә
Спр Спр Инд Спр СМ Спр Пр Инд Спр Эст Спр Пр Спр Спр Инд Спр Инд Спр Пр Очков Урын
24 17 41 87
2013/2014   Идре   Бейтостёлен   Обертиллиах   Валь-Риданна   Валь-Риданна   Рупольдинг   Осрблье   Мартелло Нәтиҗә
Спр Спр Инд Спр Спр Пр Эст Спр Спр Инд Спр См Спр Пр Спр Пр Спр Пр См Очков Урын
48 21 13 46 37 26 15 4 8 47 DNS 11 15 7 192 18
2014/2015   Бейтостёлен   Мартелло   Обертиллиах   Душники-Здруй   Валь-Риданна   Осрблье   Канмор Нәтиҗә
Спр Спр Спр Пр Инд Спр Спр См Спр Спр Пр Спр Пр См Спр Пр Инд Спр См Очков Урын
11 3 156 37

Дөнья чемпионатларында катнашу үзгәртү

Ел Үткәрү урыны Шәхси узыш Спринт Куу узышы Масс-старт Эстафета См Ялгыз катнаш эстафета
2012   Рупольдинг DNF - - - - - мәгълүматлар юк
2015   Контиолахти 19 - - - 6 - мәгълүматлар юк
2016   Хольменколлен 64 66 - - 18 9 мәгълүматлар юк
2017   Хохфильцен 14 36 45 - 9 22 мәгълүматлар юк
2019   Эстерсунд 62 26 33 24 11 - -
2020   Антхольц 30 52 49 13 12

Олимпия уеннарында катнашу   үзгәртү

Ел Үткәрү урыны Шәхси узыш Спринт Куу узышы Масс-старт Эстафета Катнаш эстафета
2018   Пхёнчхан 36 17 17 26 1

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Васильев Р. В Раубичах много ос, но бояться не надо: они жалят только чемпионов! // Sputnik Беларусь — 2019.
  2. КРИВКО Ирина Валерьевна
  3. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  4. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  5. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  6. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  7. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  8. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.
  9. IBU DATACENTER. әлеге чыганактан 2013-03-14 архивланды. 2013-02-27 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү