Ирек Диндаров

язучы, публицист

Ирек Диндаров, Ирек Гали улы Диндаров (1953 елның 5 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Биккол1999 елның 30 апреле, РФ, ТР, Яр Чаллы) — язучы, публицист. Чаллы шәһәр радиосы җитәкчесе (19891993). Татарстанның язучылар (1998 елдан) һәм журналистлар берлекләре әгъзасы.

Ирек Диндаров

Тугач бирелгән исеме: Ирек Гали улы Диндаров
Туу датасы: 5 сентябрь 1953(1953-09-05)
Туу урыны: Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Биккол
Үлем датасы: 30 апрель 1999(1999-04-30) (45 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Яр Чаллы
Милләт: татар
Ватандашлык: Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1970—1999
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: повесть, парча, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Төркиягә сәяхәт» (Яр Чаллы, 1995)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 5 сентябрендә Татарстан АССР Октябрь (1997 елдан Нурлат) районы Биккол авылында укытучы гаиләсендә туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, Фома авылында урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлеген (1974) тәмамлаган.
Беренче мәкаләләре, хәбәрләре бишенче класста укыганда Октябрь районы «Дуслык» газетасында басылган. Язмалары «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (2014 елдан «Сабантуй» журналы), «Дуслык» газеталарында даими рәвештә басыла килә. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллы шәһәренә килә. КамАЗның пресс-рам заводы матбугат үзәге җитәкчесе була. Аннары Октябрь районының «Дуслык», Тукай районының «Якты юл» газеталарында корреспондент булып эшли. Тукай районы халык контроле комитетында бүлек мөдире, агрегат заводында халык контроле комитеты рәисе, двигательләр заводында фирка комитеты сәркатибе урынбасары вазыйфаларын башкара.

Чаллы шәһәр (татар) радиосына нигез салучыларның берсе. 1989 елның февраленнән 1993 елның апреленә кадәр — Татарстан телерадиокомпаниясенең Чаллы шәһәр радиосы җитәкчесе (баш мөхәррире).

19931994 елларда — шәһәр информация агентлыгында директор урынбасары. 1994 елның апрель аеннан — Яр Чаллы шәһәр хакимиятенең матбугат үзәге җитәкчесе.

1999 елның 30 апрелендә вафат.

Иҗаты үзгәртү

1974 елдан Чаллыда яшәп иҗат иткән. 1993 елдан республика газета һәм журналларында, шулай ук «Бөгелмә авазы» газетасында ике дистәдән артык әсәре, парча, хикәяләре басылып чыга. 1995 елда «Төркиягә сәяхәт» исемле беренче китабы дөнья күрә. 1996 елда «Әбләев хикмәтләре» китабы чыга. 1998 елда Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә. Чаллы шәһәре татар журналистлары берләшмәсе рәисе, «Заман» (Төркия) газетасының редколлегия әгъзасы булган.

Китаплары үзгәртү

  • Төркиягә сәяхәт (сәяхәтнамә, Яр Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1995)
  • Әбләев хикмәтләре (Яр Чаллы, 1997)
  • Йолдыз җиле (Соңгы мөнәҗәт. Яр Чаллы: «Хәерле иртә» нәшрияты, 2000).

Гаиләсе үзгәртү

Улы Эмиль, кызы Лилия.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү