Ильяс Галимов (1937)


Ильяс Хәмит улы Галимов (1937 елның 14 марты, Бакчасарай, Югары Ослан районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР2004 елның 28 июле, Санкт-Петербург, Россия) — ССРБ футболчысы (капкачы), тренер, ССРБның спорт остасы (1969).

Ильяс Галимов
Туган 14 март 1937(1937-03-14)
Бакчасарай, Югары Ослан районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 28 июль 2004(2004-07-28) (67 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин, Зенит һәм Мыколайив[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Ильяс Галимов 1937 елның 14 мартында Татарстан АССРның Югары Ослан районы Бакчасарай авылында туа. Казанның «Искра» («Рубин») клубы тәрбияләнүчесе, казанлыларның легендар тренеры Николай Сентябрев җитәкчелегендә уйнаган. Алга таба алты сезон (тәнәфес белән) Ленинградның «Зенит» клубында уза, тик «А» классы командасының төп голкиперы була алмый.

1968 елда Николаевның «Судостроитель» клубына күчә. «Судостроитель» формасындагы дебют 19 апрельдә Ивановоның «Текстильщик» командасы белән үз кырында 1:0 исәбе белән отылган кубок матчында була. Яңа капкачының уены җанатарларга ошый — уртача үсүгә карамастан, ул искиткеч сикерүчәнлеге, позицияне сайлап алу осталыгы һәм чыгышларда ышанычлы гамәлләре белән аерылып торган[1]. ССРБ кубогының 1/8 финалында «Судостроитель» Казанга юл тота. Үз клубына каршы матчта Галимов капкасына очкан барлык тупны керттерми, нәтиҗәдә — 2:0, Николаевның җиңүе[2]. Финалның 1/4 өлешендә «Судостроитель» Мәскәүнең «Торпедо» командасын җиңә, ә ярымфиналда Львовоның «Карпат»ына оттыра. Ике матчта да «Судостроитель» капкасын Ильяс Галимов яклаган. 1968 елгы сезоны Николаев командасы тарихында иң уңышлысы була. Кубокта уңышка ирешүдән тыш, команда шулай ук үз төркемендә беренче урынны ала һәм «А» классының беренче төркеменә (югары лига) күчү хокукы өчен финал турнирында катнаша. «Судостроитель»да Галимов барлыгы өч сезон үткәрә, 123 рәсми матчта, шул исәптән 11 кубок матчында катнаша.

1964 елда П. Ф. Лесгафт исемендәге физик культура институты каршындагы тренерлар мәктәбен тәмамлый. «Смена-II» мәктәбендә тренер булып эшли (1970—1973, Смолнинский районы)[3].

2004 елның 28 июлендә Санкт-Петербургта вафат була[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Где ты, вратарь Ильяс Галимов?
  2. Владимир Зайцев: «Мы добивались максимальных результатов». әлеге чыганактан 2016-03-13 архивланды. 2013-07-06 тикшерелгән.
  3. Ю. Лукосяк «Кто есть кто в петербургском футболе», 2011, с. 128
  4. Сегодня исполнилось бы 80 лет Ильясу Галимову, вратарю легендарного николаевского "Судостроителя"