Илшат Гыйләҗев

рәссам, уеп ясау остасы, скульптор (Нефтекама, Башкортстан, Россия)

Илшат Гыйләҗев, Илшат Фәрит улы Гыйләҗев (1960 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Балтач районы, Иске Янбай2022 елның 6 марты, РФ, БР, Нефтекама) ― скульптор, рәссам, уеп ясау остасы, 1997 елдан РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы (2012).

Илшат Гыйләҗев
Туган телдә исем Илшат Фәрит улы Гыйләҗев
Туган 1 гыйнвар 1960(1960-01-01)
СССР, РСФСР, БАССР, Балтач районы (Башкортстан), Иске Янбай
Үлгән 6 март 2022(2022-03-06) (62 яшь)
РФ, БР, Нефтекама
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре скульптор, рәссам
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган рәссамы (2012)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 1 гыйнварында БАССР Балтач районы Иске Янбай авылында биш балалы гаиләдә туган. Армиягә киткәнче, авылда комбайнчы ярдәмчесе, кичке мәктәптә физика укытучысы булып эшләгән. Армия хезмәтен Алманиядә уза: АДРдагы совет гаскәрләре төркемендә танк дивизиясе каршындагы аерым разведка батальонында хезмәт итә.

Башкорт дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган (1985). Институтны тәмамлаганнан соң, Нефтекама шәһәрендә яши һәм рәсем укытучысы булып эшли.

2022 елның 6 мартында 62 яшендә вафат, үлем сәбәбе — коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр [1]. Туган авылында җирләнә [2].

Иҗаты үзгәртү

Скульптор буларак, металл (кара металл, алюминий һәм бронза), боз белән эшли. Аның «Скрипкалы кыз» исемле диплом эше шулай ук металлдан-алюминийдан эшләнгән булган.

1997 елдан «Мирас» иҗат төркеме һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Скульпторның иҗат эшләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Нефтекама картиналар галереясендә, «Мирас» картиналар галереясендә (Нефтекама шәһәре, БР), Габдулла Галиевның (Батырша) мемориаль музей-йортында (Иске Балтач, Балтач районы) саклана.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Нефтекамада Җиңү солдатына һәйкәл [3]
  • «Киләчәк тавышы», «Скрипка белән кыз» скульптуралары
  • Боз шәһәрчекләре
  • Сургут шәһәре мәчетен бизәү эшләре һ.б.

Күргәзмәләре үзгәртү

  • 1985 елдан башлап республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенроссия, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.
  • 1998 елдан ― «Ташта скульптура» (рус. Скульптура в камне) республика һәм халыкара симпозиумнарында катнашучы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2012 ― Башкортстанның атказанган рәссамы
  • 2004 ― Салават Юлаев һәм аның көрәштәшләренең шәхесләренә һәм батырлыгына багышланган рәсем сәнгатенең иң яхшы әсәренә республика күргәзмә-конкурсы ― «Скульптура» номинациясендә дипломанты (III премия һәм III дәрәҗә Диплом)
  • 2004 ― Республика конкурсының (Уфа) «Тимерчелек эше» номинациясендә ― «Алтын куллы оста» исеме [4]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Земфира Филхат кызы, сәнгать мәктәбе укытучысы. Кызлары Айгөл, Инга.[5]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү