Илларион Плещинский (физиолог)


Илларион Плещинский (1949 елның 17 ноябре, Казан - 2012 елның 2 июле) - физиолог, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры.

Илларион Плещинский
Туган 17 ноябрь 1949(1949-11-17)
Үлгән 2 июль 2012(2012-07-02) (62 яшь)
Яшәгән урын Мусин урамы[1]

Биография үзгәртү

Илларион Николаевич Плещинский 1949 елның 17 ноябрендә Казанда туган. Әтисе - Николай Илларионович Плещинский, Казан дәүләт университетының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы доценты, әнисе - Клара Николаевна, тарих укытучысы. Атасы ягыннан бабасы - рус-украин рәссамы Илларион Николаевич Плещинский, ул яшь вакытта Казанда яшәгән һәм эшләгән.

1957-1967 елларда Казан шәһәренең 96нчы урта мәктәбендә укыган.

1967 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә һәм 1973 тәмамлый.

Диплом алгач, Удмурт АССР Якшур Бодья районы Селычка авылында (хәзер Удмурт Республикасы) балалар шифаханәсендә баш табиб булып эшли.

1978 елда Казан дәүләт университетының биология һәм туфрак фәннәре факультетының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасына аспирантурага укырга керә.

1985 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1978 - 2012 елларда Казан дәүләт университетының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы хезмәткәре:

  • аспирант,
  • ассистент,
  • доцент (1989),
  • кафедра мөдире (1996-2012),
  • профессор.

Ул 2012 елның 2 июлендә Казанда үлә.

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

1985 елдан медицина фәннәренә кандидаты. «Исследование возвратного торможения мотонейронов камбаловидной мышцы человека в условиях произвольной деятельности и при иммобилизации» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклады, фәнни җитәкчесе - профессор Лев Николаевич Зефиров .

2002 елдан медицина фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы - «Гетеронимные влияния первичных мышечных афферентов на спинальные двигательные центры».

Фәнни кызыксынулары:

  • нейрофизиология һ.б.

Эксперименталь тикшеренүләр нәтиҗәсендә арка мие җәрәхәтләнгән вакытта рефлектор реакцияләрен торгызу динамикасын күрсәтте.

1917 елда оешкан И.П.Павлов исемендәге Россия Физиология җәмгыяте әгъзасы.

Казан дәүләт медицина университетында һәм татар гуманитар педагогик университетында докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы (2000).

Бүләкләр, мактаулы исемнәр үзгәртү

" Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе (2010).

2012 елдан Казан университетының атказанган профессоры.

2009 елдан Халыкара педагогик фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

(шул исәптән автордашлыкта)

    • Физиология в рисунках и таблицах. Нервная и мышечная системы: (общие вопросы). Казань, 1990;
    • Влияние длительного ноцицептивного раздражения на двигательные функции человека // Физиология человека. 1990. Т. 16, No 3;
    • Спинной мозг: афферентные взаимосвязи // Физиология человека. 1996. Т. 22, No 1;
    • Общий практикум по физиологии человека и животных. Казань, 2000;
    • Влияние односторонней травмы седалищного нерва на характеристики моторных и рефлекторных ответов парных икроножных мышц крыс // Российский физиологический журнал. 2001. Т. 87, No 12;
    • Motor and autonomic asymmetries in athletes with different specialization // Human Physiology. 2004. Vol. 30, No 5;
    • Моторные и вегетативные асимметрии у спортсменов различной специализации. Сообщение 1 // Физиология человека. 2004. Т. 30, No 5;
    • Центральная нервная система и основы управления движениями. Казань, 2006;
    • Влияние димефосфона на восстановление функций поврежденного спинного мозга // Бюллетень экспериментальной биологии и медицины. 2006. Т. 141, No 2;
    • Функциональное состояние двигательных центров спинного мозга в условиях его травматического повреждения. Казань, 2008;
    • Состояние спинального двигательного центра в условиях посттравматической реорганизации моторной функции // Актуальные проблемы современной медицины: вестник украинской медико-стоматологической академии. 2009. Т. 9, No 4;
    • Cостояние контралатерального двигательного центра икроножной мышцы крысы при одностороннем повреждении седалищного нерва // Российский физиологический журнал. 2011. Т. 97, No 3;
    • The state of the contralateral gastrocnemius muscle motor center in rats with unilateral sciatic nerve injury // Neuroscience and Behavioral Physiology. 2012. Vol. 42, No 8.

Сәнгать эшчәнлеге үзгәртү

Рәссам-график, яшьтән үк рәсем ясарга яраткан. Ул Казан һәм удмурт пейзажларын ясый. Аның рәсемнәре Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее коллекцияләрендә саклана.

Әдәбият үзгәртү

  • Звёздочкина Наталия Васильевна. Илларион Николаевич Плещинский (17.11.1949—02.07.2012) / Историко-биологические исследования, 2012, т. 4, № 4. — с. 100—105

Сылтамалар үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе