Илдус Әхмәт улы Фәиз (Илдус хәзрәт Фәиз, Илдус хәзрәт) — Болгар мәчете имам-хатыйбы, 20112013 елларда Татарстан мөфтие.

Илдус Фәиз
Туган телдә исем Илдус Әхмәт улы Фәизов
Туган 29 гыйнвар 1963(1963-01-29) (61 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Олы Тархан
Яшәгән урын Мусин урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре драма актеры, имам-хатыйб
Бүләк һәм премияләре Дуслык ордены (РФ) - 2012

 Илдус Фәиз Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1963 елның 29 гыйнварында Татарстанның Тәтеш районы Зур Тарханнар авылында дөньяга килә. 19821984 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. Казан театр училищесын тәмамлагач, 19891998 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер булып эшли. 2000 елда Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый.

19992010 елларда Татарстан Диния нәзаратында пропаганда бүлеге мөдире.

20102011 елларда Татарстан Диния нәзараты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2011 елның 13 апреленнән 2013 елның 6 мартына кадәр — Татарстан мөфтие.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://zitely.info/kazan
  2. Указ Президента Российской Федерации от 24 августа 2012 года № 1212 «О награждении орденом Дружбы Файзова И. А.»

Сылтамалар үзгәртү