Иж (лат. тат. İj, рус. Иж) елгасы, Каманың уң кушылдыгы. Елга башы Удмурт Республикасында, тамагы Гөлширмә аланы (Әгерҗе районы) янында. Озынлыгы 226 км (Татарстанда 97 км), бассейнының мәйданы 8478 км². Республикада төп кушылдыклары: Әгерҗе, Чаж, Көтмәс, Барҗы елгалары. Суның уртача еллык чыгымы 587 м³/с (1979). Суның иң аз вакытындагы минеральләшүе 300—500 мг/л. Минераль су чыганаклары бар. Татарстан республикасының табигать истәлеге (1978). Иж буйларында Әгерҗе һәм Удмурт Республикасының башкаласы Ижау урнашканнар.

Иж елгасы
География
АТБ Удмуртия, Татарстан
Ил Россия
Координатлар 56°2'15"тн, 52°54'4"кнч
РДСР 10010101212111100026890
Нинди сулыкка коя Чулман Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 8510 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 237 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 34,1 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Ижевский пруд Edit this on Wikidata
Карта