Идәшбаш, Яңа СабайБашкортстанның Бүздәк районының иң төпкелдә урнашкан татар авылы. Сабай авыл Советына кергән бу авылдагы 47 йортта 176 кеше яши. Тагын 21 йорт буш тора.

Идәшбаш
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Сабаевский сельсовет[d]
Халык саны 192 (2002)[1],
172 (2009)[1],
154 (2010)[2]
Почта индексы 452716
Җирле телефон коды 34773
Карта

Авылга Иске Сабай авылы кешеләре 1914 елда нигез сала. 1917 елда биредә 147 типтәр һәм 25 башкорт («яңа башкорт» - мишәрләр) яши.[3]

Демография үзгәртү

Халык саны
2002[1]2009[1]2010[2]
192172154

Социаль тармак үзгәртү

Авылда кибет белән клуб бар. Идәшбаш балалары белемне Тугай тулы булмаган урта мәктәбендә яки Иске Сабай урта мәктәбендә алалар. 2010 елда гомум мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән медпунктта 5 эш бүлмәсе җиһазландырылган.[4] Авылның төп бәласе - юлсызлык.

Географик урынлашу үзгәртү

  • район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 46 км
  • авыл советы үзәгенә кадәр (Иске Сабай): 8 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 46 км

Чыганаклар үзгәртү

Иске Сабай авылы сайты 2014 елның 17 декабрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  2. 2,0 2,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2023-08-11 архивланды. 2024-04-28 тикшерелгән.
  3. М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
  4. “Тормыш” медпункт төзетте(үле сылтама)