Идрис Сәетгалиев

журналист

Сәетгалиев Идрис Мөдәрис улы (16 апрель 1961 ел) — журналист, 1984 елдан «Кызыл таң» республика гәзите хәбәрчесе, бүлек мөдире. 1993 елдан Россия һәм Башкортстан Журналистар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2007), Россия һәм республика күләмендә иҗади конкурс һәм бәйгеләр җиңүчесе[3].

Идрис Сәетгалиев
Туган 16 апрель 1961(1961-04-16)[1] (63 яшь)
Иштирәк, Карабаш авыл шурасы, Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе
Һөнәре укытучы, журналист
Эш бирүче Кызыл таң[2][1]

Биографиясе үзгәртү

Идрис Мөдәрис улы Сәетгалиев 1961 елның 16 апрелендә Башкорт АССРның Илеш районы Иштирәк авылында хезмәткәр гаиләсендә туган[4]. Үз авылында сигезьеллык, авыл Советы үзәге булган күрше Карабашта урта мәктәп белем ала.

Башкорт дәүләт университетын, аннары Башкортстан Республикасы башлығы карамагындагы Башкортстан дəүлəт хезмəте һəм идарә итү академиясен тәмамлый.

Китаплары үзгәртү

  • Иштерәк варислары  (тат.)
  • Михайловка:сердцу милая сторона (рус.)
  • Бишкураево: корни родства (2011).
  • Сабантуй – праздник всенародный (рус.)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2007).
  • Ике тапкыр «Кызыл таң» гәзите лауреаты.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү