Игорь Савельев (1968)
Игорь Савельев ― социология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары ― Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе.
Игорь Савельев | |
---|---|
Туган телдә исем | Савельев Игорь Леонидович |
Туган | 22 февраль 1968 (56 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй шәһәре |
Яшәгән урын | Фатыйх Әмирхан проспекты[1] |
Бүләк һәм премияләре | РФ Президентының Мактау грамотасы ТР Президенты Рәхмәте |
Биографиясе үзгәртү
Савельев Игорь Леонидович 1968 елның 22 февралендә ТАССРның Зәй шәһәрендә туган. 1986-1988 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1993 нче елда Казан химия-технология институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү
Казан химия-технология институтын тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген химия- технология интитуты профкомы рәисе урынбасары итеп башлый. 1997 нче елда аспирантураның көндезге бүлеген тәмамлый. Аннары Казан дәүләт химия-технология университеты уку-тәрбия идарәсе җитәкчесе булып эшли.
1998 нче елда Казан шәһәре администрациясе балалар һәм яшьләр эшләре комитеты урынбасары, соңыннан рәисе итеп билгеләнә.
2001-2002 елларда Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр урынбасары вазыйфасында.
2002-2006 елларда Татарстан Респуликасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары- Татарстан Республикасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты каршындагы дәүләт протоколы идарәсе башлыгы була.
2006-2015 елларда Татарстан Республикасы Президенты дәүләт протоколы идарәсе башлыгы
2015 елның октябреннән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе.
Гаиләсе үзгәртү
Өйләнгән, кызы бар.
Мактаулы исеме һәм бүләкләре үзгәртү
- РФ Президентының Мактау грамотасы (2014 ел),
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017 ел),
- ТР Президенты Рәхмәте (2020 ел)
- «Дуслык» ордены (РФ, 2022 ел)[2]
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Путин Татарстанның дүрт кешесен орден, медаль һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Татар-информ, 23.12.2022