Иван Шпаков

укытучы, мәгариф бүлеге мөдире, завод директоры, Ленин һәм "Почет билгесе" орденнары иясе

Иван Михайлович Шпаков - укытучы, мәгариф бүлеге мөдире, завод директоры, Ленин һәм "Почет билгесе" орденнары иясе.

Иван Шпаков
Туган телдә исем Иван Михайлович Шпаков
Туган 14 декабрь 1905(1905-12-14)
Кайбыч районы Мәлки авылы
Үлгән 1988(1988)
Әлма-матер Казан индустриаль институты, Казан авиация институты
Һөнәре укытучы, мәгариф бүлеге мөдире, цех җитәкчесе, завод директоры
Эш бирүче Тасма, Казан вертолет заводы
Ата-ана
  • Михаил Шпаков (әти)
  • Евдокия Шпаков (әни)

Тормыш юлы үзгәртү

Иван Михайлович Шпаков 1905 нче елның 14 нче декабрендә Кайбыч районы Мәлки авылында Евдокия белән Михаил Шпаковлар гаиләсендә дүртенче малай булып дөньяга килгән. Ул 1911 нче елда абыйсы Александрга ияреп, авыл мәктәбенә укырга барган. Бераз үсәргә кушып, аны кире борганнар. Өченче тапкыр мәктәп ишеген ачып кергәч кенә калдырганнар. 1917 нче елда Турминск авылына юл тоткан. Икенче дәрәҗә рус мәктәбендә укыган.

1922-1925 нче елларда Казанда керәшен татарлары педагогия техникумын тәмамлаган. В.И.Ленинны соңгы юлга озаткач, кайгы митингыннан соң, ВКП (б) сафына кандидат булып кергән. Ул гражданнар сугышы каһарманы, Азин дивизиясенең 39 нчы полк командиры, Ленин белән очрашучы Степан Василевич Домолазовның кызын, үзенең киләчәге Марияне очраткан.

Техникумны тәмамлагач, Шпаков кабат туган төбәгенә кайткан. Җидееллык мәктәптә эшләгән. Математика укыткан. Мәлки волостена комсомол секретаре итеп сайланган.

1927 нче елдан Зур Кайбыч район Советы Башкарма комитеты мәгариф бүлегендә мөдир булып эшләгән. Авылларда мәктәпләр ачуга зур булышлык иткән. Райком бюро әгъзасы, РИК Пленумы әгъзасы булып сайлана.

Районнан бирелгән юллама белән политехник институтка килгән. Студент итеп кабул ителгәч, партбюро члены һәм партком секретаре итеп сайланган. 1932-1935 нче елларда Иван Михайлович яңа ачылган авиация институтының беренче чыгарылыш студенты - самолет төзелеше буенча инженер-механик белгечлеге ала. Заводта цех инженеры, цех начальнигы урынбасары. Ә берничә елдан, җитәкчелек итү алымнарын үзләштергәч, принципиаль, таләпчән коммунистны кинотасмалар заводына директор итеп җибәрәләр.

Чыганак үзгәртү