Иван Жуков (Иван Петр улы Жуков, 1801 — 1847 елдан соң) — декабрист, штабс-ротмистр. Казан дворяннары нәселеннән. 1817 елдан хәрби хезмәттә. Көньяк җәмгыятенең Васильков управасы әгъзасы. 1826 елда кулга алынган; Архангилгә, аннан Кавказга күчерелгән. 1833 елдан Казан губернасы Лаеш өязе Сергиевски авылында, 1836 елдан Казандә яшәгән.

Иван Жуков
Туган 1801
Үлгән билгесез
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты