Галигузов Иван Федорович (19342005) — совет һәм русия педагогы, галим һәм туган якны өйрәнүче, тарих фәннәре докторы (1985), профессор (1986).

Иван Галигузов
Туган 19 август 1934(1934-08-19)
Үлгән 6 октябрь 2005(2005-10-06) (71 яшь)
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, Россия
Күмү урыны Левобережное кладбище (Магнитогорск)[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм МДУ тарих факультеты[d]
Һөнәре тикшеренүче
Эш бирүче Магнитогорск дәүләт техника универститеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Йөзгә якын, шул исәптән дүрт монография, гыйльми басмалар авторы

Биография үзгәртү

1934 елның 19 августында Курск өлкәсе Поныровский районының Верхнесмородино авылында туган. ( башка мәгълүматлар буенча Новоселки авылында) туган.

Бөек ватан сугышы вакытында авыл фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән була, Иван ун яшендә генә мәктәпкә укырга бара. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1954-1957 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1962 елда Мәскәү дәүләт университетының (МДУ) тарих факультетын «тарих укытучысы» һөнәре буенча тәмамлый. Магнитогорск каласына эшкә юнәлтелә, шундагы Магнитогорск дәүләт педагогия институтында (МГПИ, 1962-1963) укытучы булып эшли, КПСС шәһә р комитеты лекторы була (1963-1965), аннары Магнитогорск тау-металлургия институтының (МГМИ, 1965-1967) КПСС тарихы кафедрасының өлкән укытучысы була. 1967 елда Галигузов Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасына укырга керә. 1969 елда «Дүртенче бишьеллыкта (1946-1950 елларда) кара металлургия үсеше белән партиянең җитәкчелеге», ә 1985 елда — «Сугыштан соңгы чорда (1946-1961 елларда)Урал сәнәгате үсеше белән авртия җитәкчелеге» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1986 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. И. Ф. Галигузовның галим булуында тарих фәннәре докторы, профессор В. М. Селунский һәм СССР Фәннәр академиясе академигы, профессор Ю. С. Кукушкин мөһим роль уйный.

МГМИда эшләү чорында, 1972-1977 һәм 1983-1991 елларда КПСС тарихы кафедрасы мөдире вазифасын били.

1979-1983 елларда Магнитогорск дәүләт педагогия институтының ректоры була. Иван Федорович Галигузов 1991 елда Югары музыка училищесына (хәзер — М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе) фәлсәфә, социаль-икътисади һәм гуманитар дисциплиналар кафедра мөдире вазифасында эшләргә күчә һәм 2005 елга кадәр мөдир булып эшли.

Гыйльми-укыту эше белән беррәттән, Иван Федорович җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. 1998-2002 елларда Магнитогорск шәһәре энциклопедиясен төзүдә катнаша. Бөтен союз «Белем» җәмгыяте съездына делегат булып бара һәм Магнитогорск шәһәр советының халык депутаты итеп сайлана (1980-1984), соңгы елларда Магнитогорск милли мәдәният үзәгендә фәнни-тикшеренү эшләре белән җитәкчелек итә. Галигузов Магнитогорскиның алдынгы әдәбиятчысы — туган якны өйрәнүчесе була, аның каләме астына чыккан китаплар:

  • 1978 ел — «Флагман отечественной индустрии. История Магнитогорского металлургического комбината имени В. И. Ленина» (М. Чурилин белән автордашлыкта). — Мәскәү, «Фикер».
  • 1984 ел— "Партийное руководство развитием промышленности Урала (1946—1961 гг.) ". — Сарытау, Сарытау университеты нәшрияты.
  • 1994 ел — «Станица Магнитная (от казачьей страницы до города металлургов)» (В. Баканов белән автордашлыкта). — Магнитогорск, Магнитогорск полиграфиясе.
  • 2000 ел — «Народы Южного Урала: история и культура». — Магнитогорск, Магнитогорск матбугат йорты.

2005 елның 6 октябрендә Магнитогорскида вафат була. Шәһәрнең Сул як яр зыяратында җирләнгән.[1]

Магнитогорск музыка мәдәнияте музеенда Иван Федорович Галигузовка багышланган стенд урнаштырылган. Ул яшәгән йортта галимгә мемориаль тактаташ куела[2]

Казанышлары үзгәртү

  • И. Ф. Галигузов «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән (1976), шулай ук СССР һәм РСФСРның «Белем» җәмгыяте идарәсенең Мактау Грамоталары һәм Чиләбе мәйдан халык депутатлары советының һәм Бөтен Союз «Белем» җәмгыятенең «Актив эшләгәне өчен» Хөрмәт билгесе белән бүләкләнгән.
  • К. М. Нефедьев исемендәге әдәби конкурста («Народы Южного Урала» китабы өчен) III дипломант була һәм «Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек була (2004)[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү