Ибраһим пәйгамбәр

Ибраһим (гарәп. إبراهيم‎, укыла: Ibrāhīm, яһүд. אברהם, укыла: ʼAḇrāhām) - якынча б.э.к. XX гасырда яшәгән дини шәхес. Ислам динендә пәйгамбәр буларак, яһүдилек һәм христианлыкта исә бөек дини зат буларак санала. Исхак һәм Исмәгыйльнең атасы. Гарәп һәм гыйбри халыкларының атасы буларак исәпләнә.

Ходай Ибраһимга йолдызларны санарга кушуы (en:Julius Schnorr von Carolsfeld'ның гравюрасы, 1860 елгы Bible in Pictures/Рәсемле Библия)
Исраил байрагы Исраилның Хеврон шәһәрендәге Ибраһим кабере, Патриархлар мәгәрәсе (ингл.)

Коръәндә Ибраһим исемле, Мәккәдә иңгән (28, 29 аятьләреннән кала) һәм 52 аятьтән торган, 14 нче сүрә бар. Ул Ибраһим пәйгамбәрнең бу сүрәдә Аллаһка кылган догасы өчен шулай атала.