Әминев Зөфәр Закир улы — (1916 ел — 22 гыйнвар 1943 ел) — Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы. 112-нче Башкорт атлы төмәненең бүлекчә командиры, өлкән сержант[1]. Советлар Берлеге каһарманы.

Зөфәр Әминев
Туган 1916
Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе яки Бикмәт, Татар-Улкановский сельсовет[d], Туймазы районы
Үлгән 22 гыйнвар 1943(1943-01-22)
Ростов өлкәсе, РСФСР, СССР яки Белая Калитва, Ростов өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә өлкән сержант[d]

Биографиясе үзгәртү

Зөфәр Закир улы Әминев 1916 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе[2] Бикмәт авылында туган. 1941 елның 1 декабрендә Туймазы район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына.

294-нче атлы полкының 1-нче эскадрон отделениесе командиры булып хезмәт итә. Ростов өлкәсенең Белая Калитва шәһәрендә барган 79,9 м биеклек өчен алышта һәлак була. Лейтенант А.Атаев группасы командиры урынбасары була[3].

Батырлыгы үзгәртү

Утыз совет солдаты, шул исәптән сержант Зөфәр Әминев хәрби боерык ала: биеклекне яуларга, аның ныгытылган пунктларын алырга һәм һәрничек, рубежны кулдан ычкындырмаска. Төркем мөһим һөҗүм операциясенең уңышы үзләренең осталыгына, кыйыулыгына, ныклыгына бәйле булуын яхшы аңлый. «Бу юлдан танк түгел, бер тычкан да үтеп чыкмасын», — дигән бурыч куела. Һәм немецлар үтә алмый. 1943 елның 21 гыйнварында фашистар югалткан мөһим тактик чикләрен, күп санлы инженер ныгытмалары белән биеклекне кире алу өчен җиде тапкыр һөҗүм итә. Алар дүрт бронемашина белән автоматчылар ротасын җибәрә һәм биеклек янында дистәләгән мәетләрен калдырып, кире аска төшеп китә. Тигезсез сугыш озакка сузылган канкойгыч характерда була. Дошманның кот очкыч кысымы артканнан арта. Иртәгесен, 1943 елның 22 гыйнварында, немецлар тагын бер уңышсыз омтылышыннан соң, ун танк белән җәяүле батальонын аз санлы совет солдатларына ташлый. «Азакка кадәр торырга. Үлербез, әммә яулап алган биеклекне немецларга бирмәячәкбез», — диләр сугышчылар. Һәм биеклекне бирмиләр. Үләләр, ләкин биеклеккә бер немец солдатын да үткәрмиләр. Ике тәүлек дәвамында дошманның җиде һөҗүмен героик кире кагалар. Утыз совет солдаты ике көн эчендә өч йөз немецны, өч танкны һәм бронемашинаны юк итә[4]. Әминев Зөфәр Закир улы батырларча һәлак була. Үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була[5]. Лейтенант А.Атаев группасы командирының урынбасары була.

112-нче атлы полкының беренче эскадроны кызылармеецы-кылыччысы Зөфәр Закир улы Әминевка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, «Советлар Берлеге Герое» исеме бирелә. Шул ук вакытта ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. З. З. Әминев Белая Калитва шәһәрендә тугандаш каберлегендә җирләнә[6].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Советлар Берлеге Герое.
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү