Зөлфәт Зиннуровтатар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы.

Зөлфәт Зиннуров
Төп мәгълүмат
Туу көне

19 ноябрь 1982(1982-11-19) (41 яшь)

Туу урыны

Татарстанның Теләче районы Югары Кибә-Хуҗа авылы

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

җырчы, тапшырулар алып баручы

Жанрлар

Шансон

www.zinnur.su

Тамашачыга күбрәк Зиннур псевдонимы астында чыгыш ясаучы җырчы буларак таныш.

Тормыш юлы үзгәртү

Зөлфәт Зиннуров 1982 елның 19 ноябрендә Татарстанның Теләче районында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Радио һәм телевидениедә эшли. Хәзерге вакытта "Яңа гасыр" каналында "Син - минеке, мин - синеке" романтик тапшыруын алып бара.

Зөлфәт Зиннуровның беренче җыры - "Тукта, конвой". Соңрак җырчы ике җырына клип төшерә, беренчесе - "Тукта, конвой", икенчесе - "Халкым минем". Соңгысы татар халкы, аның бербөтен булып яши алмавы турында язылган.

Зиннурның күпчелек җырлары шансон жанрында. Аның фикере буенча: "Популяр музыка җырчысыннан аермалы буларак, шансон җырчысы үзенең тормышы, үзенең хисләре турында гына сөйләп калмыйча, тыңлаучысын нәрсәгә дә булса өйрәтә ала. Шуңа күрә шансон безнең эстрадабызга кирәк, аның үз тыңлаучылары бар."

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү