Зөлфия Газизова (актриса)

Зөлфия Газизова, Газизова Зөлфия Габделвәли кызы (1969 елның 19 октябре, СССР, Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы) — драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (1991 елдан башлап). "Тантана" премиясе лауреаты (2015, коллектив белән).[1]

Зөлфия Газизова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Газизова Зөлфия Габделвәли кызы

Туу датасы:

19 октябрь 1969(1969-10-19) (54 яшь)

Туу җире:

СССР, Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы (шәһәр)

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1991 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2015

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Зөлфия Газизова яшь чагында
 
Зөлфия Газизова сәхнә түрендә

1969 елның 19 октябрендә Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Кашкадәрья өлкәсе Каршы шһәһәрендә туа.[1] 1971 елда, Зөлфиягә ике яшь булганда, алар гаиләсе белән әниләре туган авылга — Югары Табынга күченеп кайталар. 1976 елда Түбән Табын урта мәктәбенә укыра керә. Аны тәмамлагач, Алабуга культура-агарту укуханәсенең режиссерлар әзерли торган бүлегендә укый башлый. 1991 елда аны тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрында эшли башлый.[2]

Кияүдә, Зәринә исемле кызлары бар.

Театр үзгәртү

1991 елның уртасында Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләрдән берсе С.Вилданованың "Тапталган чәчәкләр" спектаклендәге Йолдыз образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү"дәге Шәмси һәм "Язылмаган язмышлар" вербатимындагы Ләйсән рольләре буенча таныш.[1]

2015 елда Әлмәт театры коллективы белән нәкъ шул "Язылмаган язмышлар" вербатимы өчен "Иң яхшы актерлар ансамбле" номинациясендә "Тантана" республика театр премиясендә лауреат исеменә лаек була.

Репертуар үзгәртү

Репертуарында 20гә якын роле бар.

  • Зөлфия – “Гүргә керер сер иде” (Р.Кинҗәбаев),
  • Фәрхи – “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин),
  • Гөлсем – “Көтмәгәндә, уйламаганда...” (Д.Салихов),
  • Фатыйма – “Дүрт әби һәм Әхмәди” (Ф.Бүләков),
  • Бәскирә – “Их, алла боерса...” (Г.Каюмов),
  • Саҗидә – “Әрәмәлек кияүләре” (Т.Миңнуллин),
  • Шәргыя – “Мәхәббәт кошлары” (И.Йомаголов),
  • Гүзәл – “Балакаем” (И.Зәйниев),
  • Кәримә – “Туган-тумача” (И.Зәйниев),
  • Шәмси – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
  • Ләйсән – “Язылмаган язмышлар” (вербатим),
  • Йолдыз – “Тапталган чәчәкләр” (С.Вилданова),
  • Фәүзия – “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибраһимов),
  • Арина – “Айсылуның айлы кичләре” (И.Абдуллин),
  • Мөнҗия – “Синең өчен үзем үләрмен” (М.Маликова),
  • Җәмилә – “Җанкисәккәем” (Т.Миңнуллин),
  • Сүрия – “Мәхәббәтем минем” (С.Шәкүров),
  • Хөснифатыйма – “Безнең авыл кызлары” (Ф.Садриев),
  • Зөһрә – “Сафиулла” (М.Гыйләҗев),
  • Люция – “Сигезле бию” (Р.Сабыр),
  • Хәкимә – “Йөрәк сере” (Л.Әминова) һ.б.[1]

Фотосурәтләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү