Зәйнулла Шәйхлисламов

Шәйхлисламов Зәйнулла Гомәр улы (2 гыйнвар 1938 ел) — рәссам. 1990 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1998).

Зәйнулла Шәйхлисламов
Туган 2 гыйнвар 1938(1938-01-02) (86 яшь)
Татар Үреше, Урюш-Битуллинский сельсовет[d], Караидел районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Зәйнулла Гомәр улы Шәйхлисламов 1938 елның 2 гыйнварында Башкорт АССРның Байкыбаш районы Татар Үреше авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Караидел районы) туган. Ундүрт яшендә Уфага килә, анда эшли, кичке мәктәптә укый.

1966 елда Уфа сәнгать училищесының сәнгать-бизәү бүлеген (сынлы сәнгать бүлеге)(укытучылары Г. А. Зырин, Р. У. Ишбулатов) тәмамлый.

1970-1990 елларда Башкортстан иҗади-җитештерү комбинатында рәссам булып эшли. Әлеге вакытта рәссам Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.

Рәссамның әсәрләре М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Academia» сәнгать галереясында (Уфа, УГАЭС), «Урал» (Уфа), «Алтын Урда» (Казан) галереяларында, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.

Эшләре үзгәртү

...« Красота удивляет, восхищает и заставляет жить, а для меня жить — это творить и через своё творчество показать людям окружающий нас мир. Мир прекрасного, чистого, светлого, доброго, именно того чего в наше время не хватает. Конечно же, красота это еще и гармония. Именно она помогает обрести смысл жизни».

Шайхлисламов Зайнулла

«Өч агач» (1979), «Кояш» (1994), «Көз» (1999). Иске Уфаның архитектура пейзажлары сагыну романтикасы белән сугарылган: «Окраина» (1971), «Старая Уфа» (1978), «Старая церковь» (1993), «Соборная мечеть» (1997). Натюрмортлар: «Хризантемалар», «Ромашкалар» (икесе дә — 1988), «Астралар» (2000), фәлсәфи-мистик эшләре: «Века», «Гора духов» (1997), «В далеком прошлом» (1999) һәм башкалар.

Күргәзмәләре үзгәртү

Шәйхлисламов Зәйнулла Гомәр улы 1964 елдан алып республика, зона, төбәк, Бөтенрусия һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфа (1988, 2001, 2002, 2013[1]), Нефтекама, Бәләбәй, Казан (2007) шәһәрләрендә үткән.

Сылтамалар үзгәртү

http://xn--p1acf.xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/prosmotr/2-statya/1531-shajkhlislamov-zajnulla-gumerovich 2014 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.

http://www.shrb.ru/painting/shaihislamov.htm

http://www.temaufa.ru/poster/2584/ 2020 елның 12 август көнендә архивланган.

Искәрмәләр үзгәртү