Зоя Космодемьянская урамы (Казан)

Зоя Космодемьянская урамы (рус. улица Зои Космодемьянской) – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Бехтерев урамыннан башланып, Тау өсте урамы белән кисешә һәм Федосеев урамы белән киселештә тәмамлана; «Нефтьчеләр бистәсе» барлыкка килгәнче Казансу буе урамы белән киселештә тәмәмланган булган. Кызылармияче-диверсант Зоя Космодемьянская (1923-1941) исемен йөртә.

Зоя Космодемьянская урамы
Карта
Озынлык 397 метр
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район 1 нче пүлисә часы
Почта индексы 420111
Кисеп үтә
Федосеев урамы

Тарих үзгәртү

Октябрь инкыйлабына кадәр ике исем белән йөртелгән (Юшков тыкрыгы һәм Мәчеләр тыкрыгы), ләкин карталарда тик Мәчеләр тыкрыгы исеме генә очрый.[1][2] 1920-елларның икенче яртысында урамга язучы Максим Горький исеме бирелә, ә 1949 елның 25 маенда урамга хәзерге исем бирелә; Горький исеме исә элекке Зур Галактионов урамына бирелә.

Игътибарга лаек объектлар үзгәртү

  • 2 нче йорт — Дружинина йорты (1913 ел)
  • 4 нче йорт — П.И.Делунг йорты (1912 ел, сүтелгән)

Искәрмәләр үзгәртү