Зиннәт Хөсну́лла улы Хәсәнов (28 декабрендә 1915 — 25 августта 1944) — Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасының катнашучы. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Зиннәт Хәсәнов
Туган 16 ноябрь 1916(1916-11-16)
Иске Кәшер (Сарман районы, ТАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе)
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (27 яшь)
Берлин, Өченче рейх
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
ССБР байрагы СССР
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[1]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Зиннәт Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Иске Кәшер (Сарман районы ТАССР) авылында туган. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшләгән. Совет сәүдәсе техникумы бетергән.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Кызыл Армиясендә кече командир курслары бетереп, лейтенант дәрәҗәсен алган. Рота белән җитәкчелек иткәндә, фашистлар каршы сугышында Зиннәт Хәсәнов каһарманлыгы күрсәтеп, каты яраланган иде һәм фашист әсирлегенә эләккән.

Антифашист эшчәнлеге үзгәртү

Фашист әсирлегендә Зиннәт Хәсәнов "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына керде. Музыкаль капеллада эшләгәндә листовкалар тараткан, Едлин һәм Берлин антифашист төркемнәре арасында бәйләнеш вазифаларын башкарган. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Зиннәт Хәсәнов өченче антифашист батальоны гаскәр башлыгы буларак тиеш иде һәм Вермахт гаскәрләре артыннан һөҗүм итәргә тиеш иде. Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Зиннәт Хәсәнов Гестапо азапларын чыдаган (кыйнауганнан, азаплардан соң чаларган), антифашист оешмасы иптәшләрен тоттырмаган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Хатирә үзгәртү

 
Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

2019 елның 17 ноябрендә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 313нче санлы карары белән, Иске Кәшер урта мәктәбенә Зиннәт Хәсәнов исеме бирелгән[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Михаил Черепанов. Служили примером для французских партизан. «Казанские ведомости», 24.08.2011
  2. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 313нче санлы карары.(үле сылтама) Иске Кәшер урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сайты