Зилаер районы татар авыллары
Зилаер районы (рус. Зилаирский район, баш. Йылайыр районы) — Башкортстан Республикасының көньягында урнашкан муниципаль административ берәмлек.
Районда барлыгы 57 авыл бар, шуларның 2 татар авылы. Татарлар татар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшендә сөйләшә.[1]
Татар авыллары — Чуенчы-Чупан һәм Мәчетбар[2].
Аларга нигез салучылар Уфа губернасы Бәләбәй өязенә караган Чуенчы, Мәләш, Карамалы һ.б. авылларында яшәгән крестьяннар (күбесенчә мишәрләр) булганнар.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica