Заһир Хәкимов — сәясәтче, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе. 1963 елның 3 февралендә БАССРның Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылында туган. 1981–1983 — совет армиясендә хәрби хезмәт үтәгән. 1989 елда Уфа авиация институтын тәмамлаган. 1990-2000 елларда Башкортстандагы Азатлык татар яшьләре берлеген, Татар иҗтимагый үзәген җитәкли. 2006 елдан "Россия патриотлары" фиркасенең Башкорстандагы бүлеген җитәкли. Башкорстанның Дәүләт корылтаенда бишенче чакырылышта депутат була.

Заһир Хәкимов
Туган телдә исем Заһир Әхсән улы Хәкимов
Туган 3 февраль 1963(1963-02-03) (61 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Иске Үзмәш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре сәясәтче
Сайт https://vk.com/zagirkhakim

Сылтамалар үзгәртү