Евгений Сухов (1959) ― рус язучысы, журналист, геология-минералогия фәннәре докторы. Төрле жанрдагы әсәрләр иҗат итә: тарихи, криминаль, классик детектив әсәрләр; тарихи криминаль романнарга өстенлек бирә.

Евгений Сухов
Туган 25 июль 1959(1959-07-25) (64 яшь)
Потсдам, Демократик Алмания Җөмһүрияте
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Биография үзгәртү

Евгений Евгеньевич Сухов 1959 елда Германиядә туган. Ул үзенең беренче хикәясен 8 яшендә язган. 15 яшендә «Комсомолец Татарстана» газетасы битләрендә беренче мәкаләсе дөнья күрә. Шул вакыттан алып мәкаләләре җирле матбугатта даими басылып тора.

1982 елда "Вечерняя Казань" газетасында Сахалин утравындагы геологик практика турында көндәлек язмалары басыла.

Мәктәпне тәмамлагач, ул бер ел заводта эшли, аннары Казан университетының геология факультетына укырга керә. Студент елларында ул көндәлек алып бара, соңрак ул андагы материалны әсәрләр язганда куллана. Университетта укыганда ул сугыш сәнгатен, аеруча дзюдоны үз итә. Нәтиҗәләр озак көттерми, аны Динамо клубына уйнарга чакыралар.

Университетны тәмамлагач, ул тарихи геология һәм палеонтология кафедрасына билгеләнә. Фәнни тикшеренүләре вакытында бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыга.

Казан университетының геология факультетында укыта.

2013 елдан ул Вена шәһәрендә яши. 2018 елның җәеннән ул Facebook һәм Инстаграмда шәхси блог алып бара.

Гаиләсе үзгәртү

Ике улы һәм кызы бар.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Геология буенча кандидатлык, аннары докторлык диссертациясен яклый.

Иҗаты үзгәртү

Аның хикәяләре һәм повестьлары Татарстанда чыга торган бик күп газета һәм журналларда, үзәк матбугатта дөнья күрә. Сиксәненче еллар азагында Евгений Сухов профеccиональ язучы булып җитешә: легендар ат карагы Шәкүр Рәхимов турындагы «Девяносто девятая смерть» исемле документаль повесте "Казанские ведомости" газетасында басылып чыкты.

Евгений Суховның кайбер әсәрләре (мәсәлән, «Алмазы Сталина») экранлаштырыла, кайберләре документаль тапшырулар өчен кулланыла.

Библиография үзгәртү

Бүгенге көндә авторның әдәби биографиясендә 130 га якын роман бар, гомуми тиражы ун миллионнан артык. Аның күпчелек китаплары сериядә тупланган:

    • «Русь окаянная»;
    • «Алмазы Сталина»;
    • «СМЕРШ — спецназ Сталина»;
    • «Расследования криминального репортера»;
    • «Медвежатник»;
    • «Червонные валеты»;
    • «Дела следователя Воловцова»;
    • «Сомалийские пираты».

Күпчелек әсәрләре реаль вакыйгаларга нигезләнгән, бу аларны тагын да ышанычлырак һәм кызыклырак итә.

Искәрмәләр үзгәртү