Дөнья тарихы (бөтендөнья тарихы, ингл. history of the world) – кешелек җәмгыятенең тулаем үсеш процессы, аңа барлык халыкларның тарихында чагыла торган закончалыклар хас. Дөнья тарихы – кешелек тарихы ул. Бердәм дөньякүләм тарихи процесс җәмгыятьнең барлыкка килүе белән башлана һәм төрле аерып торучы үзенчәлекләргә карап, шартлы рәвештә аерым вакыт чорларына бүленә.

Дөнья тарихы
Башлану вакыты 2600 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә глобальная история[d]
Әһәмиятле урын Африка
 Дөнья тарихы Викиҗыентыкта

Кайвакыт дөнья тарихы астында аерым илләрнең тарихын яки үзенчәлекле һәм чагыштырмача йомык цивилизацияләрнең тарихларын күзәтү әйтелә. Леопольд фон Ранке бу хакта болай дигән: «Аерым халыклар тарихының тулы яки тулы булмаган җыелмасы да бернинди дә дөнья тарихын тәшкил итә алмас иде, чөнки ул әйберләрнең үзара бәйләнешен югалтыр иде. Ләкин дөнья тарихының фән буларак бурычы да нәкъ менә шул бәйләнешне табу, аңлау, барлык халыкларны берләштерә һәм алар белән идарә итә торган бөек вакыйгаларның үсеш барышын күрсәтүдә. Мондый гомумилекнең барлыгы ап-ачык күренә»[1].

Кешелекнең тарихи үсеше ике ысул: ачышларның һәм табышларның әкренләп үсә-арта баруы, һәм матди һәм рухи эволюциядә аерым чорларны тәшкил итүче сикерүләр яки инкыйлаблар – белән бара.

б.э. кадәр 14 гасырда ясалган сурәт, палеолит чоры, Ласко мәгарәсе, Франция

Авыл хуҗалыгының неолит инкыйлабы цивилизацияләрнең күчмә яшәү рәвешеннән (терлекчелек һәм җыючылыктан) игенчелеккә күчкән җәмгыятьләр үсешенә китерә. Бу борынгы мәдәниятләрдә гыйлемне бер буыннан икенче буынга матди чыганаклар аша тапшырырга мөмкинлек биргән әйбер – язу – уйлап табыла. Бу исә төрледән-төрле кәсепләрнең үсешенә, хезмәтнең бүленүенә һәм җәмгыятьнең сыйныфларга аерылуына йогынты ясый.

Тормышны алып бару өчен кирәкле ресурс чыганаклары – уңдырышлы, табигый рәвештә сугарыла торган җирләр, сулар – елга һәм күлләр, терлек өчен көтүлекләр – тирәсендә барлыкка килгән таркау тораклыклар соңрак эрерәк берәмлекләргә берләшә. Моңа транспорт чараларының камилләшүе дә булыша. Бу борынгы җәмгыятьләрнең көндәшлек һәм каршылыклар белән бергә барган табигый үсеш процесслары, меңъеллыклар буенча камилләшеп, дәүләтләр һәм аннары суперкодрәтләр[2] (империяләр) барлыкка килүгә китерә.

Европада антик чор ахырында Рим империясенең җимерелүе Урта гасырларның башы булып санала.

XV гасыр уртасында Иоһанн Гутенбергның заманча китап бастыру ысулын – агач тактадан көзгедәге сыман итеп килгән хәрефләрне буяп кәгазьдә эз калдыруны – ачу хәбәр-аралашулар өлкәсендә инкыйлаб ясый һәм Урта гасырларның тәмамлануына булыша, Яңа чорның, Яңарышның һәм фән-техника инкыйлабының киләчәге хакында оран сала.

XVIII гасырда белем һәм технологияләрнең җыелмасы критик авырлыкка җитә, нәтиҗәдә Сәнәгый инкыйлаб башлана. Меңъеллыкның чирек өлешендә фән, белемнәр, технологияләр, сәүдә һәм алар белән бергә килүче сугышлар геометрик прогрессия рәвешендә тизәя һәм планетада яшәүче кешелек җәмгыяте әле һаман да очраша торган уңайлы шартларны да, куркынычларын да тудыра.

Борынгы җәмгыять үзгәртү

Палеолит чоры үзгәртү

Төп мәкалә: Палеолит
 
Халыкларның әүвәлге күчеше харитасы, митохондриаль таралу генетикасына нигезләнгән. Уклар яшьне елларда күрсәтә

Хәзерге Homo sapiens Африкада, Палеолит чорында, кеше эволюциясенең озак вакытыннан соң барлыкка килә, бу исә генетик мәгълүматлар һәм казылмаларны өйрәнү нигезендә фән тарафыннан расланган. Кешеләрнең бабалары, мәсәлән, Homo erectus, гади хезмәт коралларын меңъеллыклар дәвамында кулланган, ләкин, вакыт үтү белән, кораллар катлаулана барган. Сөйләм теле дә, мәетләрне күмү тәртипләре кебек йолалар белән бергә, Палеолит чорында барлыкка килә.

Тарихка кадәрге сәнгать башлануга беренче алшартлар да бу чорда табыла.

Палеолит дәвамында барлык кешеләр дә аучы һәм җыючы була, шуңа күрә күпчелек кеше күчмә яшәү рәвеше алып барган.

Хәзерге кеше Җир шары буйлап Африкадан Европа һәм Азиянең боз астында булмаган урыннарында бик тиз тарала. Кешелекнең Төньяк Америкага һәм Океаниягә таралуы Боз чорының соңгы чорларында, хәзерге вакытта уртача климат булган төбәкләр яшәүгә яраксыз булган вакытта, гамәлгә ашырыла. Бозлык чорының ахырында (безнең эрага кадәр 12 000 еллар тирәсе) кеше боздан азат булган барлык урыннарда диярлек яши башлый.

Җыючы һәм аучылар җәмгыяте бик кечкенә булса да, аерым очракларда социаль стратификация килеп туа, һәм ерак җәмгытьләр арасында, Австралия аборигеннарынның «зур юллары» рәвешендә кебек, элемтәләр мөмкин була.

Ахыр чиктә, аучылар һәм җыючылар җәмгыятьләренең күпчелеге зур авыл хуҗалыгы структуралары тарафыннан үстерелә яки йотылып калына. Ә игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчмәгән берләшмәләр, йә һәлак булалар, йә, дөньяның аерым төбәкләрдә сакланып калган аучы һәм җыючы кабиләләре кебек, тышкы дөньядан яшеренеп калалар.

Мезолит чоры үзгәртү

Төп мәкалә: Мезолит

«Мезолит» яки «Урта таш гасыры» (бор. грек. μέσος — «урта» һәм λίθος — «таш» сүзләреннән) — кешелекнең һәм технологияләрнең Палеолит белән Неолит арасындагы үсеш дәвере.

Мезолит плейстоцен дәвере тәмамлангач, 10 000 ел элек тирәсендә башлана һәм авыл хуҗалыгы чорына кергәч тәмамлана (даталар географик төбәккә бәйле рәвештә аерылырга мөмкин). Якын Көнчыгыш кебек җирләрдә плейстоцен ахырында ук авыл хуҗалыгы үсеше башлана, алар өчен мезолит дәвере бик кыска булып чыга һәм сизелмичә диярлек үтелә. Бозлыкның чикләнгән йогынтысы булган урыннарда исә «эпипалеолит» истилахы[3] кулланыла.

Соңгы бозлык чорының көчле экологик тәэсире астында булган төбәкләрдә исә Мезолит дәвере меңнәрчә ел дәвам итә. Төньяк Европада кеше җәмгыятьләре җылы климат шартларында бай ризык чыганаклары булган сазлыклы урыннарда да чәчәк ата алганнар. Мондый шартлар кешенең аерым төрле яшәү рәвешен тудыра, ул маглемозе һәм Азил мәдәнияте кебек матди мәдәният предметларында сакланып кала. Бу шартлар Төньяк Европада неолитның башлануын б.ч.к. 4000 елга кадәр сузалар.

Әлеге дәвернең һәйкәлләре аз һәм төрле урыннарга сибелгән. Еш кына һәйкәл рәвешендә чүп өемнәре генә калган.

Урманлы җирләрдә урманнар кимүнең беренче галәмәтләре күренә, гәрчә бу процесс әүвәлге неолитта гына, авыл хуҗалыгы өчен иркен киңлекләр кирәк булгач кына, башлана алса да.

Мезолитка күпчелек урыннарда таралган микролит һәм микрокискечләр хас. Балык тоту кораллары, таш бәлҗәләр һәм каноэ, уклар кебек агач әйберләр кайбер урыннарда гына табылган. Беренче тапкыр Африкада барлыкка килгән бу технологияләр азил мәдәниятенеке дип хисапланалар. Соңрак Европада Испания һәм Португалиянең ибер-мавр мәдәнияте аша, шулай ук Фәләстыйнның кебаран мәдәнияте аша таралганнар. Бу технологиянең мөстәкыйль барлыкка килүе дә мөмкин.

Неолит үзгәртү

  Төп мәкалә: Неолит

«Неолит», яки «яңа таш гасыры», «таш гасыры»ның ахыргы этабындагы гади, примитив технологик һәм иҗтимагый үсеш чоры була. Б. ч.к. 10 мең ел элек башланган неолит дәверендә әүвәлге авылларның һәм авыл хуҗалыгының үсеше, хайваннарны ияләштерү бара.

Күп кенә тарихчылар «авыл хуҗалыгы (неолит) инкыйлабы» дип атый торган бик зур үзгәреш б.ч.к. 10 нчы меңъеллыкта, кешенең авыл хуҗалыгын үзләштерүе белән башлана. Авыл хуҗалыгы белән беренче булып б.ч.к. якынча 9500 елда Якын Көнчыгышта яшәүчеләр шөгыльләнә башлыйлар. Б.ч.к. 7 нче меңъеллыкта авыл хуҗалыгы Һинд тугайларында, 6 меңлектә – Борынгы Мисырда, 5 нчедә – Кытайда тарала. Б.ч.к. 2700 елда авыл хуҗалыгы Мезоамерикага килә.

Тикшеренүчеләрнең игътибары гадәттә Урта Көнчыгыш уңдырышлы төбәгенә юнәлгән булса да, Көньяк һәм Төньяк Америка, Көнчыгыш Азия һәм Урта Азиядәге археология табылдыклары авыл хуҗалыгы системаларының, төрле үсемлекләр һәм хайваннар куллансалар да, кайбер очракларда бик тә охшаш рәвештә камилләшүен күрсәтәләр.

Урта Көнчыгышта авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа алга китеш б.ч.к. 5500 еллар тирәсендә сугаруны оештыру һәм махсуслашкан эшче көчне куллана башлау белән бәйле. Бу вакытка кадәр авыл хуҗалыгы тораклыклары тулысынча диярлек таш коралларга бәйле була. Бронза белән тимер ташны авыл хуҗалыгы һәм сугыш кирәк-яракларында соңрак алыштыралар: Евразиядә бакыр һәм бронза эш кораллары, бизәнгечләр һәм сугыш кирәкләре б.ч.к. 3000 ел тирәсенә генә гадәти күренешкә әйләнә. Бронзадан соң Урта диңгез буе, Урта Көнчыгыш һәм Кытай тимер кораллар һәм кирәк-яраклар дәверенә керәләр.

Америка кабиләләренең, мөгаен, чавин мәдәниятенә (б.ч.к. IX гасыр) кадәр металл кораллары булмагандыр. Моче мәдәниятендә исә металлдан сугыш кораллары, пычаклар һәм савыт-сабалар кулланыла. Металларга ярлы булган инкларның да Чиморны яулап алганнан соң тимер очлыклы сабаннары була. Перуда археологик тикшеренүләр тәмамланырга әле иртә булса да, барлык кипулар (инклар кулланган мәгълүматны төенле язу кулланмалары) испан конкистадорларының басып алулары вакытында яндырылган дип исәпләнсә дә, кайбер археологлар фикеренчә, монда корыч Европадан да иртәрәк табылган.

Беренче цивилизацияләр килеп туган урыннар – Кытайда Хуанхэ үзәнлеге, Мисырда Нилның үзәнлеге һәм Һиндустан ярымутравында Һинд үзәнлеге кебек елга үзәнлекләре. Шул ук вакытта кайбер күчмә халыклары мәсәлән, Австралия аборигеннары һәм көньяк Африка бушменнары, хәзерге вакытка кадәр авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәгәннәр.

Б.ч.к. 1800 елгача кешелекнең күпчелеге аерым дәүләтләрдә булмаган. Галимнәр «кабилә» истилахын бу кешеләр яшәгән бергәлекләрнең төренә карата куллану буенча төрле фикердә. Дөньяның зур өлеше, аурупалылар колонияләштерүне башлаганчы, кабилә биләмәләре булган. Европада һәм башка урыннарда күп кенә кабилә бергәлекләре, юкка чыгу яки инде яшәп килгән тарафыннан яулап алыну куркынычы булганда, дәүләт буларак формалашканнар. Ә кайбер кабиләләр, мәсәлән, касситлар һәм манчьжурлар, дәүләтләр тарафыннан яулап алынганнар.

Авыл хуҗалыгы катлаулы җәмгыятьләр – цивилизацияләрнең барлыкка килүен мөмкин кыла. Беренче дәүләтләр һәм базарлар барлыкка килә. Технологияләр кешенең табигать белән мөнәсәбәт итү, транспорт һәм коммуникацияләрне үстерү мөмкинлеген киңәйтә.

Тарихчыларның күпчелеге неолит чорыннан катлаулы дини культларның формалашуы хакында әйтә. Бу чордагы дини ышанулар гадәттә Күк анасы, Күк атасы, Кояш һәм Айга табынуга кайтып кала. изге урыннар камилләшә барганнар һәм вакыт үтү белән каһин һәм каһинәләрнең катлаулы иерархиясе булган чиркәү оешмаларына әйләнгәннәр. Неолит өчен антропомофр иләһләргә табыну характерлы була.

Кайбер тарихчылар фикеренчә, сакланып калган иң борынгы дини изге текстлар – мисырлылар б.ч.к. 3100 ел тирәсендә төзегән Пирамида текстлары.

Борынгы дөнья үзгәртү

  Төп мәкаләләр: Дәүләт, Цивилизация
 
Дәүләтне чикләре тасвирлый. Иң мәгърур мисал — Бөек Кытай дивары, ул 6,700 чакрымга сузылган, һәм беренче тапкыр б.ч.к. 3 гасырңа төньяктан күчмә халыкларның һөҗүменнән саклану өчен күтәрелгән. Шул вакыттан соң ул берничә тапкыр яңартыла һәм озынайтыла.

Авыл хуҗалыгы инкыйлабы сизелерлек үзгәрешләргә китерә. Ул халыкны тыгызрак урнаштырырга мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә, халык дәүләт булып оеша. «Дәүләт» төшенчәсенең күп санлы аңлатмалары бар. Макс Вебер һәм Норберт Элиас дәүләтне кешеләрнең билгеле бер географик территориядә көчне канунлы (легитим) рәвештә куллану монополиясенә ия оешмасы, дип аңлаталар.

Беренче дәүләтләр Месопотамиядә, Борынгы Мисырда һәм Борынгы Һиндстанда б.ч.к. 4 меңъеллык ахыры – 3 меңъеллык башында барлыкка киләләр. Ике елга арасында берничә шәһәр-дәүләт төзелә. Борынгы Мисыр дәүләте башка шәһәрләрсез барлыкка килсә дә, соңрак калалар анда да үсешкә ирешә. Кытайда дәүләт б.ч.к. 3 нче меңъеллык ахыры – 2 нче меңъеллык башында барлыкка килә.

Гадәттә, көчне легитим рәвештә куллану өчен армия кирәк. Ә гаскәрләр исә аларны хуплаучы бюрократиядән башка яшәмиләр.

Зур күләмле сугышлар Урта Көнчыгыш дәүләтләре арасында алып барылган. Б.ч.к. 1275 елда хеттлар һәм мисырлылар Кадеш солыхын төзиләр. Әлеге килешү тарихта сурәтләнеп калган дәүләтара тынычлык килешүләренең иң борынгысы.

Империяләр үзәк кабиләләрнең тирә-яктагы басып алынган өлкәләр өстеннән үз суверенитетларын урнаштыргач барлыкка килгәннәр. Шул рәвешле Фарсы империясе (б.ч.к. VI гасыр), Маурьлар империясе (б.ч.к. IV гасыр), Кытай империясе (б.ч.к. III гасыр), Рим империясе (б.ч.к. I гасыр) барлыкка килгән.

Империяләрнең мәнфәгатьләре еш кына каршылыкта була. Мәсәлән, VIII гасырда Испаниядән Иранга кадәр җирләр белән идарә иткән Гарәп хәлифәте белән Кытайдагы Тан династиясенең империясе (Синьцзяннан алып Кореягә кадәр җирләр) Үзәк Азиягә хуҗа булу өчен дистәләрчә ел көрәшәләр.

Биләмәләренең зурлыгы буенча иң эре империя – XIII гасырдагы Монгол империясе. Бу вакытта Европа, Азия һәм Төньяк Африканың күпчелек халкы дәүләтләр эчендә була. Мексикада һәм Көньяк Африканың көнбатыш өлешендә дә дәүләтләр була. Дәүләтләр һаман саен күбрәк җир һәм халык белән идарә итәләр. Соңгы ирекле, беркемнеке дә булмаган территорияләрне дәүләтләр 1878 елгы Берлин конгрессында бүлгәлиләр.Бары беркем дә яшәмәгән Антарктида гына бер дәүләтнеке дә түгел.

Шәһәрләр һәм сәүдә үзгәртү

  Төп мәкаләләр: Шәһәр, Сәүдә

Авыл хуҗалыгы барлыкка килү белән азык-төлекнең бер өлеше артып кала һәм саклана башлый. Нәтиҗәдә, ризык әзерләү белән турыдан-туры шөгыльләнмәгән кешеләрне дә тукландыру мөмкинлеге барлыкка килә, бу исә беренче шәһәрләр төзүгә омтылыш ясый. Бу шәһәрләр үз авыл хуҗалыгы җитештерүеннән башка да яшиләр диярлек һәм сәүдә, мануфактуралар һәм сәяси хакимият үзәгенә әйләнәләр. Калалар үз тирәсендә урнашкан авыл җирлекләре белән бергәлектә булып, авыл хуҗалыгы продуктларын үзләренә алалар, ә алмашка кәсепчелек товарларын бирәләр һәм хәрби яклауны тәэмин итәләр.

Шумерларның, борынгы Мисырның һәм Һинд үзәнлегенең мәдәниятләре шулкадәр төрле булалар ки, аларның бер-берсеннән мөстәкыйль рәвештә барлыкка килүе шиккә дә алынмый. Бу чорда, шәһәрләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп, язу һәм киң сәүдә барлыкка килә.

Кытайда беренче шәһәр бергәлекләре бары тик б.ч.к. 2500 еллар тирәсендә генә барлыкка килә алганнар, ләкин археологлар тарафыннан билгеләнгән шәһәрләр Шан династиясендә табылганнар. Б.ч.к. 2 нче меңъеллыкта цивилизацияләр Критта, материктагы Грециядә һәм үзәк Төркиядә барлыкка килә.

Бөек Америка мәдәниятләре: Майя, Моче һәм Наска Мезоамерикада һәм Перуда б.ч.к. 1 меңъеллык ахырында пәйда булалар.

Дөньяда беренче тапкыр тәңкә сугу б.ч.к. 625 елда Лидиядә (хәзерге Төркиянең көнбатыш Анатолиясе) башлана.

Көнчыгыш Урта диңгез җирләрендә сәүдә юллары б.ч.к. 4 меңъеллыкта барлыкка килә. Беренче озын сәүдә маршрутлары б.ч.к. 3 нче меңлектә, Месопотамиядәге шумерлар һинд мәдәнияте белән сәүдә итә башлагач, формалаша. Кытай һәм Сүрия арасындагы Бөек ефәк юлы б.ч.к. 2 меңлектә бар була. Үзәк Азия һәм Фарсы империясе шәһәрләре бу сәүдә юлларының кисешү урыннары булган.

Финикия һәм Борынгы Греция цивилизацияләре б.ч.к. 1 меңъеллыкта Урта диңгез бассейнында сәүдә империяләре төзиләр. Безнең чорның 1 меңъеллык ахыры – 2 меңъеллык башында гарәпләр Һинд океанының, Көнчыгыш Азия һәм Сәхраның сәүдә юлларына хуҗа булалар. Беренче мең еллык ахырында Урта диңгез буе сәүдәсендә гарәпләр һәм яһүдләр өстенлек итә. Икенче меңъеллык башында исә италиялеләрнең активлыгы башлана. Фламанд һәм алман шәһәрләре Төньяк Европа сәүдә маршрутларының үзәгенә әвереләләр. Барлык эре шәһәрләр сәүдә юллары кисешкән урында үскәннәр.

Дин һәм фәлсәфә үзгәртү

  Төп мәкаләләр: Фәлсәфә тарихы, Дин тарихы

Яңа фәлсәфи карашлар һәм ышанулар Көнчыгышта да, Көнбатышта да барлыкка киләләр, аеруча б.ч.к. VI гасырда. Бу вакытта бик күп диннәр формалаша, иң зурларының әүвәлгеләре Һиндстанда индуизм белән буддачылык, Фарсы илендә зороастризм була. Б.ч.к. 1800 ел тирәсендә яһүд диненең тууы Ибраһим диннәренә нигез сала.

Көнчыгышта фәлсәфәнең бик көчле мәктәпләре оеша, алар арасында бүгенге көннәргә кадәр Кытай фикер ияләре өстенлектә тора. Даочылык, легизм һәм конфуцийлык киң билгеле. Конфуций тарафдарлары сәяси әхлакны канун көчендә түгел, ә үрнәк һәм гореф-гадәтләрнең көчендә эзлиләр.

Көнбатышта борынгы грек фәлсәфи традициясе Платон һәм Аристотель мәктәпләре белән күрсәтелә. Бу фәлсәфә Европадан Урта Көнчыгышка б.ч.к. IV гасырда Искәндәр Зөлкарнәен яулап алулары вакытында үтеп керә.

Борынгы цивилизацияләр үзгәртү

  Төп мәкалә: Цивилизация

Яңа эраның соңгы йөзъеллыкларында Урта диңгез, Ганг һәм Хуанхэ елгалары империяләрнең табигый чикләре булып кала.

Һиндстанда Маурьлар империясе Азиянең иң көньяк өлешендә идарә итсә, Пандийлар империясе Һиндстанның иң көньягында хуҗа була.

Кытайда Цинь һәм Хань династияләре империя биләмәләрен сәяси берләштерү, аралашу чараларын камилләштерү һәм У-ди исемле императорның дәүләт монополияләре оештыруы нәтиҗәсендә киңәйтәләр.

Көнбатышта греклар төзегән цивилизация, күпчелек тарихчылар фикеренчә, хәзерге Көнбатыш цивилизациясе өчен нигез ташы булып тора. Берничә йөз елдан соң, б.ч.к. III гасырда римлылар үз биләмәләрен басып алу һәм колонияләштерү юлы белән киңәйтергә тотыналар. Император Октавиан Август чорында (б.ч.к. I гасыр ахыры) Рим Урта диңгез буенда барлык җирләрнең хуҗасы була.

Бөек империяләр территорияләрне хәрби ысул белән кушу һәм соңрак авыл хуҗалыгы үзәкләренә әверелә барган ныгытылган тораклыкларга бәйле булганнар. Империяләр формалашу белән урнашкан чагыштырмача тынычлык халыкара сәүдәгә уңайлы шартлар тудыра; Урта диңгез буеның аеруча зур сәүдә юллары Эллиннар чорына үсешкә ирешә.

Империяләр зур гаскәрне һәм үзәк бюрократияне тоту кирәклеге белән бәйле гомуми проблемалар белән очрашалар. Болар өчен киткән чыгымнар крестьяннәр өчен зур йөкләмә булып төшә, ә эре җирбиләүчеләр үзәкләшкән идарә системасының басымыннан кача алганнар. Империя чикләрендә варварларның һөҗүм итүләре эчке таркалу процессларын тизәйтәләр. Хань империясе б.ч. 220 елында ватандашлар сугышына юлыга, ә Рим империясе исә шул ук чорларда үзәк идарәсез калып, таркала башлый.

Евразия, Америка һәм Төньяк Африканың уртача зоналарында империяләр үсүләрен һәм таркалуларын дәвам итәләр.

Урта гасырлар үзгәртү

  Төп мәкалә: Урта гасырлар

Рим империясенең берничә гасырга сузылган әкренләп таркалуы христианлыкның Урта Көнчыгыштан көнбатышка таралу чорына туры килә. Көнбатыш Рим империясе V гасырда алман кабиләләренең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә җимерелә. Аның урынында теге яки бу рәвешле Рим католик чиркәве белән бәйләнештә булган берничә үзара дошман дәүләт барлыкка килә. Рим империясенең көнчыгыш Урта диңгез буенда калган өлеше соңрак Византия империясенә әйләнә. Берничә гасырдан соң Көнбатыш Европада чагыштырмача бердәмлек үз эченә хәзерге Алмания һәм Италия җирләрендәге берничә дәүләтне алган Изге Рим империясе төзелгәч барлыкка килә.

Кытайда династияләр шулай ук үсешкә ирешкә һәм җимерелә барганнар. Көнчыгыш Хань династиясе таркалгач һәм өч патша идарәсе башлангач, IV гасырда төньяктагы күчмә кабиләләр басып алуларын башлыйлар, һәм, ахыр чиктә, бөтен Төньяк Кытайны яулап алалар һәм вак патшалыклар төзиләр. Суй династиясе 581 елда Кытайны берләштерә, ә Тан династиясе идарәсе чорында (618907 еллар) Кытай үзенең икенче «алтын гасыры»на керә. Кытайның крестьяннәре ирекле, үз продукцияләрен сатарга һәм базарда актив катнашырга хокуклы була. Авыл хуҗалыгының эшчәнлеге бик нәтиҗәле, ә кытай җәмгыяте шактый шәһәрләшкән була. Ил технологик яктан үсешкә ирешкән, чөген, поршеньлы мехлар, асылмалы күперләр җитештерүгә, наширлеккә һәм компаслар ясауга монополиягә ия булган. Тан династиясе шулай ук таркала, ярты гасыр тәртипсезлектән соң Сун династиясе 982 елда Кытайны янәдән берләштерә. Төньяк Кытайны Цинь династиясе чорында, 1141 елда югалталар, ә 1279 елга Монгол империясе үзәк һәм Көнбатыш Европадан, Япониядән кала, бөтен Евразияне диярлек, шул исәптән, Кытайны да яулап ала.

Шул ук чорларда төньяк Һиндстанда Гуптлар империясе хакимлек итә. Көньяк Һиндстанда дравидларның өч атаклы патшалыгы барлыкка килә: Черлар, Чола һәм Пандийлар дәүләтләре. Аннары урнашкан тынычлык индуслар мәдәниятенең «алтын гасыры» башлануын хәбәр итә (IV-V гг.).

 
Мачу Пикчу — «Инкларның югалган шәһәре» — Инк мәдәниятенең иң билгеле символы.

Бу чорларда Үзәк Америкадагы җәмгыятьләрнең дә үсеше башлана. Алар арасында иң әһәмиятлеләре – Месоамерикадагы майя һәм ацтек цивилизацияләре. Ольмеклар мәдәниятенең әкренләп таркалуы чорында, майяларның зур шәһәр-дәүләтләренең саны һәм йогынтысы арта, аларның мәдәнияте бөтен Юкатан һәм тирә-як өлкәләргә тарала. Соңрак күрше мәдәниятләр өстендә басып алынган халыкларның тәэсире белән ацтеклар империясе төзелә.

Көньяк Америкада XIV-XV гасырларда инклар чәчәк ата. Башкаласы Куско шәһәре булган Инклар империясе бөтен Андлар буенча сузыла һәм технологияләр буенча да үсешкә ирешеп, чәчәк атучы дәүләт була. Инкларның юл системалары һәм ташчыларның гаҗәеп сәнгате билгеле.

VII гасырда Гарәбстанда барлыкка килгән ислам тарихта зур әһәмияткә ия көчләрнең берсе булып чыга, һәм тарафдарлар төркеменнән алып Урта Көнчыгыш, Төньяк Африка, Үзәк Азия, Һиндстан һәм хәзерге Индонезиядә төзелгән берничә империягә кадәр юл үтә.

X гасырда Идел буенда болгарлар да ислам динен кабул итәләр. Якын арада алар Европаның бу өлеше өчен әһәмиятле дәүләткә әвереләләр. Болгар мәдәнияте Алтын Урда дәүләтенең нигез ташларының берсе була, ә аның урынында, Җүчи олысы таркалгач, Казан ханлыгы оеша. Болгар-татарларның бу дәүләте Урта гасырларның соңгы периодында, 1552 елда басып алына.

Төньяк Африкада Нубия һәм Хәбәшстан христиан анклавлары булып калалар, шул ук вакытта экватордан төньяктарак булган Африка тулысынча исламны кабул итә. Ислам белән яңа технологияләр килә, алар, беренче тапкыр, Сахра аша сәүдәне ышанычлы итәләр. Бу сәүдәгә салынган салымнар Төньяк Африкага чәчәк атырга ярдәм итә һәм Сахельдә берничә патшалык барлыкка китерә.

Дөнья тарихының бу чоры технологияләрнең әкренләп, ләкин ныклап үсә баруы белән истәлекле. Кайбер төбәкләрдә технологик үсешнең бик тиз барган чорлары да була.

Яңа вакыт үзгәртү

 
1450 елда Алманиядә җыелма шрифт белән китап бастыруны ачу, «Life» журналы белдергәнчә, меңъеллыкның бөек вакыйгалары арасында №1.Кайбер исәпләүләр буенча, 1455 елда бастырылган беренче Библиядән соң, 50 ел эчендә генә 9 млн китап басылып чыга.

Аграр мәдәниятләрнең барысы да диярлек үз әйләнә-тирәләре белән чикләнәләр. Хезмәтнең җитештерүчәнлеге түбән булып саклана, климат үзгәрешләре җиңел генә икътисади күтәрелешләр һәм түбән төшүләрне китереп чыгара, ә болар исә цивилизацияне үстерә йә тарката. Рим империясе чорларыннан алып XVI гасырга кадәр дөньякүләм урта яшәү дәрәҗәсе 10 % төшә, икътисадый яктан аеруча зур зыянны Якын Көнчыгыш төбәге күрә.

Ләкин якынча 1500-елларга дөнья тарихында җитди үзгәрешләр була. Технологик алга китеш һәм сәүдә нәтиҗәсендәге иркен тормыш мөмкинлекләрне киңәйтүгә китерә. XVI гасырга кадәр үк кайбер мәдәниятләр инде шактый үсешкә ирешкән җәмгыять формалаштыралар. Борынгы греклар һәм римлылар акча икътисады, финанс базарлары һәм шәхси мөлкәт хокукына таянган катлаулы иҗтимагый мөнәсәбәтләре булган дәүләтләр төзи. Әлеге институтлар даими рәвештә капитал туплау һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен шартлар тудыралар. Кайбер хисаплаулар буенча, Рим Италиясендә, Рим империясенең иң үскән төбәкләренең берсендә, җан башына булган табыш XVIII гасырның иң үскән икътисадлары белән чагыштырырлык була, ә Македония (хәзерге Греция) II гасырдагы яшәү дәрәҗәсе күрсәткечләрен бары тик XIX гасырда гына куып тота. Классик мәдәниятләнең иң ныклы төбәкләре иң яңа тарихның башлангыч периодында булган кайбер төбәкләргә караганда ныграк шәһәрләшкән булганнар. Ләкин бу мәдәниятләр әкренләп таркала, юкка чыга барганнар, моның сәбәпләре хакында тарихчылар бүгенгәчә бәхәсләшәләр.

Беренче карашка, Европада XIV гасырда башланган Яңарыш фәнни ачышларны яңадан ачуга, яңадан табуга, Европаның икътисади һәм иҗтимагый күтәрелүенә кайтып кала. Яңарыш дөньяга карата кызыксынучан мөнәсәбәтне тәрбияли, тиздән исә бу һуманизмга, фәнни инкыйлабка, һәм, ахыр чиктә, сәнәгый инкыйлабның бөек үзгәрешләренә китерә. Ләкин XVII гасырда фәнни инкыйлаб технологияләрне шунда ук үзгәртү көченә ия булмый, XVIII гасырның икенче яртысында гына фәнни казанышлар гамәли яктан киң кулланыла башлыйлар.

Европаның XVIII гасыр уртасында үсешкә ирешүенең ике сәбәбе була: бердәм, эшмәкәрлек культурасы, икенчедән, атлантик сәүдә (шул исәптән, коллар сату) тарафыннан тудырылган иркен тормыш. Шул ук вакытта, кайбер тарихчылар әйтүенчә, 1750 елда Кытайның мул тормышлы кайбер төбәкләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге һаман да Европа икътисадына тигез була. Ә инде Ангус Мэддисон кебек тарихчылар фикеренчә, Көнбатыш Европада хезмәтнең нәтиҗәлелеге Урта гасырлар ахырында ук башка барлык төбәкләргә караганда югарырак булган.

Урта гасырлар тәмамлану белән Европаның башка барлык цивилизацияләрне узып китүен, анда сәнәгый инкыйлаб килеп чыгуын һәм аның дөнья буенча өстенлеккә ия булуын төрлечә аңлаталар. Макс Вебер бу күренешне аурупалы эшчеләрне башкаларга караганда ныграк һәм тырышыбрак эшләргә мәҗбүр иткән протестант этикасы белән аңлата. Шулай ук бу мәсьәләне демография күзлегеннән аңлатып карыйлар: Европада, гаилә кормый торган руханият, колонияләргә күчеп китү, сәнәгый үзәкләрдә үлемнәр күплеге, туктаусыз барган сугышлар, олыгайган яшьтә генә гаилә кору шартларында, халык саны артуы бик әкрен барган. Эшче куллар җитмәү күренеше исә икътисадый технологияләрне тагын да ныграк үстерү шартын куя.

Европаның географиясе дә сизелерлек әһәмияткә ия. Урта Көнчыгыш, Һиндстан һәм Кытай таулар белән уратып алынган, ләкин бу чикләүләр артындагы җирләр чагыштырмача тигез. Ә Пиренейлар, Альплар, Апенниннар, Карпатлар һәм башка тау системалары Европаны кисеп үтәләр, өстәвенә, континент төньяк диңгезләре ярдмәмендә бүленгән. Алар Европаны Үзәк Азия басып алучыларыннан саклаганнар. Утлы корал уйлап табылганчы, күчмә халыклар хәрби яктан өстенлектә булалар һәм, әгәр дә алар төньяк Һиндстанга яки Кытай үзәнлекләренә бәреп керсәләр, аларны туктату инде мөмкин дә булмый. Исламның алтын гасыры монголларның 1258 елда Багдадны талап чыгуы белән тәмамлана. Һиндстан һәм Кытайны әледән-әле басып алалар, рус җирләрендә берничә гасыр Җүчи олысы идарә итә, Идел буе Болгар дәүләте монголлар тарафыннан яулана, соңрак Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан буйсындырыла. Үзәк Азиядән еракта булган Үзәк һәм Көнбатыш Европа мондый куркынычлардан азат була.

География геосәяси аермалар булуына да теләктәшлек күрсәтә. Тарихның күпчелек чорында Кытай, Һиндстан һәм Урта Көнчыгыш бердәнбер өстенлекле көчләр белән берләштерелгән булалар. 1600 елга Госманлы империясе бөтен Урта Көнчыгыш белән идарә итә, Мин династиясе Кытайның, ә Бөек Моголлар империясе Һиндстанның хуҗасы була. Европа исә киресенчә, һәрвакыт диярлек берничә үзара сугыш халәтендә булган дәүләткә бүленә. Бөтенаурупа империяләре, Рим империясеннән кала, барысы да барлыкка килгәннән соң якын арада җимерелгәннәр.

Еш кына Европа уңышының сәбәбе итеп андагы дәүләтләрнең даими конкуренциясен күрсәтәләр. Башка төбәкләрдә даимилек дигән әйбер үсешкә караганда мөһимрәк була. Кытайның диңгез державасы буларак үсеше Мин династиясе чорында, диңгез сәүдәсе тыелу белән туктала. Ә Европада исә сәяси каршылыклар аркасында мондый төр тыю мөмкин булмый; мондый карарга килгән дәүләт тиздән үз конкурентларыннан артта калыр иде.

Европаның күтәрелүендә башка бер географик фактор – меңнәрчә ел дәвамында диңгез юлы булган һәм товарлар, кешеләр, идеяләр һәм ачышлар алмашына булышлык иткән Урта диңгез.

Европадан аермалы буларак, тропик илләрендә әле һаман да тропик авырулар һәм паразитлар киң таралган, болар исә кешеләрнең, хайваннарның һәм басулыкларның сәламәтлеген һәм көчен киметә, тәрәкъкыятькә каршылык ясаучы иҗтимагый фактор булып тора.

Европаның күтәрелүе үзгәртү

 
Васко да Гаманың Һиндстанга сәяхәте, XV гасыр ахыры— XVI гасыр башы

XIV гасырда Европада Яңарыш чоры башлана. Иң мөһим ачышларның берсе каравелла уйлап табу була, аларда гарәпләрнең өчпочмаклы һәм Европаның туры паруслары кулланыла. Каравеллалар Атлантик океанны исән-имин кичәргә мөмкинлек биргән беренче кораблар була. Навигация өлкәсендә кайбер әһәмиятле ачышлар белән бергә, бу технология Христофор Колумбка 1492 елда Атлантик океанны кичеп, Африка һәм Евразияне Америка белән бәйләргә мөмкинлек бирә.

Әлеге вакыйга шушы өч континент өчен дә драматик нәтиҗәләргә китерә. Европалылар үзләре белән төп америкалылар моңарчы очрашмаган вируслы авырулар китерәләр. Америкалыларның күпчелеге берничә зур эпидемия барышында һәлак була. Европалылар, атларны, корычны һәм утлы коралны кулланып, ягъни, технологияләр буенча өстенлектә булып, ацтек һәм инк империяләрен, шулай ук Төньяк Америка мәдәниятләрен бик тиз җиңәләр.

Алтын һәм башка ресурслар кешеләрне үз туган җирләрен калдырып, Европадан Америкага күчеп китәргә омтылыш бирә. Яңа колонияләрдә эшче кулларга килеп туган ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, Африкадан коллар кертү башлана. Тиздән, Америкада җәмгыятьнең бик зур, бер расадан гына торган катламы – коллар барлыкка килә. Ә Көнбатыш Африкада исә, Коллар ярында, берничә чәчәк атучы дәүләт төзелә. Алар Үзәк Африка халыкларының иза чигүләре аша байлык туплый.

 
Санта Мария якорьдә. Рәссам — Андриес ван Эртвельт, якынча 1628 г. Христофор Колумбның иң атаклы караккасы

Европаның диңгез экспансиясенә иң зур өлешне диңгез буе дәүләтләре: Португалия, Испания, Англия, Франция, Нидерландлар кертә. Португал һәм Испан империяләре беренче вакытта өстенлеккә ия булсалар, тиздән төньяктарак урнашкан инглиз, француз һәм голланд империяләре Атлантикада хуҗаларча кылана башлыйлар. XVII-XVIII гасырларда булган сугышлар сериясендә, һәм аларның хәлиткеч мизгеле булган Наполеон сугышларында, Бөекбритания бөтен Җир шарын уратып алган беренче дөньякүләм держава буларак урнашып кала. Үзенең иң көчле чагында бу империя Җирнең дүрттән бер өлеше белән идарә итә, бу чорда ул «Кояш батмый торган империя» исемен дә ала.

Кытайда адмирал Чжэн Хэ сәяхәтләре монголларны куып чыгаргач урнашкан Мин династиясе чорында туктатыла.Кытай сәүдә инкыйлабы, кайберәүләр әйткәнчә, «беренчел капитализм», шулай ук өзелеп кала. Мин династиясе, ахыр чиктә, маньчжурлар тарафыннан таркатыла, ә маньчжурларның Цин империясе әүвәлге чорда тынычлык һәм иркенлек кичерсә, соңрак Көнбатышның тыкшынулары нәтиҗәсендә һәлак була.

Американы яулаганнан соң, аурупалылар үзләренең технологик өстенлекләрен Азия халыклары каршында да исбатлаганнар. XIX гасыр башында Бөекбритания Һиндустан, Малакка ярымутрауларын һәм Мисырны контрольдә тота; французлар Һиндокытай белән идарә итә; голландлылар Индонезияне буйсындыра. Британиялеләр шулай ук борынгы җәмгыять яшәү рәвешен алып барган кабиләләр яшәгән берничә территориядә, шул исәптән, Австралия, Яңа Зеландия һәм Көньяк Африкада хуҗа булалар, британияле колонистларның күбесе шул урыннарга күчеп китә башлыйлар. XIX гасыр ахырында Европа дәүләтләре Африканың хуҗасыз өлешләрен үзара бүлеп чыгалар.

Европа тарихының Мәгърифәт чоры дип аталган бу дәвере кешенең дөнья турында карашларын үзгәрткән фәнни инкыйлабка китерә, ә ул исә сәнәгый инкыйлабны мөмкин итә. Сәнәгать инкыйлабы Бөекбританиядә җитештерүне яңача оештыру – фәбрик булып эшләү, агым булып җитештерү һәм механикалаштыру аша башлана.

Мәгърифәт чорында, XVIII гасыр ахырында, Америка һәм француз инкыйлабларыннан соң, хәзерге демократияләр туа. Демократияләрнең үсеше дөньядагы вакыйгаларга һәм яшәү дәрәҗәсенә зур йогынты ясый. Сәнәгый инкыйлаб барышында ташкүмергә, транспортның яңа төрләренә нигезләнгән дөнья икътисады җиһанны җитди рәвештә якынайта бара. Шул ук вакытта әйләнә-тирәне ут уйлап табылганнан һәм беренче мәдәниятләр туганнан бирле барган пычрату һәм җимерү процессы күп тапкыр тизәя.

Иң яңа вакыт үзгәртү

  Төп мәкалә: Иң яңа вакыт
 
Атом-төш коралын уйлап табу һәм аны 1945 елда Япониягә каршы куллану Икенче бөтендөнья сугышының ахырын һәм Салкын сугышның башын аңлата.

XX гасыр дәвамында Европа өстенлеге чоры тәмамлана. Моңа Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары, шулай ук АКШ белән ССРБ арасындагы җитди көндәшлек тәэсир итә. Икенче дөнья сугышыннан соң, милләтләр арасындагы каршылыкларны бетерү һәм яңа сугышларны туктату максатыннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелә.

Бу гасырда төрле сәяси юнәлештә булган бик көчле дөньяви идеологияләр барлыкка килә. Аларның беренчесе, 1917 елдан соң Совет Берлегендә дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгән коммунизм, 1945 елдан соң Үзәк Европада, Югославия, Болгария, Румыния, Албания, Төньяк Корея һәм Вьетнамда тарала, 1949 елда Кытайда җиңеп чыга; 50-60 елларда кайбер өченче дөнья илләрендә җиңүгә ирешә. Капма-каршы булган милитаристик фашизм идеологиясе исә 1920-1930-елларда Италия, Алмания, Япония һәм Испаниядә идарә иткән диктатор режимнарын урнаштыра.

 
Антанта (яшел белән билгеләнгән) һәм Дүртлек берлеге (кызыл-сары) арасындагы Беренче бөтендөнья сугышы, 4 империяне тарката: Алман, Россия, Госманлы һәм Австр-Венгрия империяләре җимерелә.

Әлеге үзгәрешләр гаҗәеп киң һәм көчле сугышлар белән бәйле була. Беренче бөтендөнья сугышы бик күп аурупалы монархияләрне һәм империяләрне тарката һәм Франция белән Бөекбританияне көчсезләндерә. Икенче бөтендөнья сугышы исә Европа милитарист диктатураларының барысын да диярлек җимерә һәм коммунизмны Көнчыгыш һәм Үзәк Европага, шулай ук Азиягә тарата. Шул ук сугыш салкын сугышка да – Америка Кушма Штатлары, Совет Берлеге һәм аларның ягында торган альянслар арасындагы кырык еллык каршылыкка – китерә. Барча кешеләр һәм тереклекнең югары формалары атом-төш коралы тарафыннан юк ителү куркынычы астында кала. Атом-төш кодрәтләре 1962 елгы Кариб кризисыннан соң барлык куркынычларны аңлыйлар. Ул вакытта дөнья атом сугышына якынайган була. Атом сугышы артык куркыныч булганга, ике ил арасында турыдан-туры бәрелешләр урынында өченче дөнья илләре исәбенә гади кораллар белән арадаш сугышлар гына үткәрелә. Хәрби куркынычка җавап буларак, кайбер илләрдә яшьләрнең 60-еллар контрмәдәнияте барлыкка килә.

1991 елда Совет Берлеге таркала. Анда кергән җөмһүриятләрнең бер өлеше Россия белән бергә Бәйсез Дәүләтләр Берлеген төзи, ә кайбер җөмһүриятләр исә үз карашларын   Аурупа Берлегенә юнәлтәләр.

Коммунистик дәүләтләрнең җимерелүе күпмедер вакыттан соң капитализм дөньясында да ирекле сәүдәнең һәм глобальләшүнең тизәюе рәвешендә чагылыш таба. АКШның Кытайга бурычы арта; Америка җитештерүләре эшче куллар арзангарак төшә торган илләргә күчерелә (аутсорсинг күренеше). АКШның тышкы һәм эчке дәүләт бурычы үсә, ә бу исә ерак перспективада бу илнең дөньядагы икътисади, дипломатик һәм геосәяси урыны өчен шактый начар шарт булып тора.

Бу гасырда технологияләр өлкәсендә гаҗәеп алга китеш була, яшәү озынлыгының үсүе һәм кешелекнең зур өлеше өчен яшәү стандартларының артуы күзәтелә. Дөнья икътисады ташкүмердән нефтькә күчә. Яңа коммуникацион һәм транспорт технологияләре дөньяны тагын да «кысанрак» итә. Технологияләр үсеше шулай ук әйләнә-тирәне пычратуга да үз өлешен кертә. Нефтьнең дөнья запаслары бетеп барганга күрә (запаслар нибары берничә дистә елга гына җитәчәк), кими баручы ресурсларга конкуренция Урта Көнчыгышта һәм башка берничә төбәктә озакка сузылган конфликтлар китереп чыгара.

XX гасырның икенче яртысы мәгълүмат һәм глобальләшү чорына әйләнә: сәүдә һәм мәдәният аша алмашу кинәт үсеп китә; галәмне өйрәнү Кояш системасы чикләреннән чыга; атом-төш энергиясе үзләштерелә; ДНК структурасы ачыла, антибиотиклар ясала, генетик яктан үзгәртелгән организмнар уйлап табыла. Хәзерге вакытта ел саен бастырыла торган фәнни мәкаләләр саны 1900 елга кадәр басылган барлык мәкаләләр саныннан күбрәк[4]. Сәвәтле[5] кешеләр саны арта бара. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә мәҗбүр кешеләр азая.

Нәкъ менә шушы чорда кешелекнең юкка чыгуын мөмкин итүче сәбәпләр дә барлыкка килә: атом-төш коралының таралуы, парник эффекты һәм табигатьне җимерүче башка әйберләр, табигый ресурсларның кимүе аркасында килеп чыгучы халыкара конфликтлар, бик тиз тарала торган эпидемияләр (мәсәлән, БИДС) зур куркыныч тудыра, һәм, ахыр чиктә, кешеләр Җиргә бик якын хәрәкәт итүче астероид һәм кометаларның да куркынычын аңлый.

Әйләнә-тирәнең бозылуы һәм материаль һәм энергетик ресурсларның кимүе китерә торган дөньякүләм проблема Җир өчен беренче мондый проблема түгел. Британия урманнары тимер эретү өчен кирәк булган агач күмере өчен киселеп беткән вакытта, кешеләр күмер коксын эшләүне уйлап табалар, ә бу исә XIX гасыр башында сәнәгый үзгәрешләргә китерә. Мөгаен, XXI гасыр башында да кешелек тарихның кысан, проблемалы чорында тукталып калгандыр. Авырлыклардан чыгу яңа технологияләр, энергиянең кире кайтарыла торган чыганакларын куллану аша гына мөмкиндер.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дөнья тарихы // Кыскача фәлсәфи энциклопедия. / мөхәрр. Е. Ф. Губский һәм Г. Б. Кораблева — М.: Прогресс, 1994.
  2. сверхдержава
  3. термины
  4. Фән тарихы. Беренче чыганаклар библиографиясе, archived from the original on 2005-12-26, retrieved 2013-08-13 
  5. грамоталы

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү