Дхарана (Санскрит धारणा сүзеннән) тәрҗемә иткәндә "акылның игътибарын җыю яки концентрацияләү (сулышны туктату белән бергә)", яки "тоту, кию, тәэмин итү, саклау, искә төшерү (хәтер), яхшы хәтер" гамәле, яки "нык булу, какшамау, ... , билгелелек".[1] Бу төшенчә вербаль тамыр "дхри"га бәйле, ягъни тоту, алып бару, тәэмин итү, чишү. Дхарана исем булып тора.

Дхарана Патанджалиның Аштанга Йога яки Раджа Йогасында аңлатылганча алтынчы баскыч булып тора. Сигез буынның тәфсилле аңлатмасы өчен, "Патанджалиның Йога Сутралары"на мөрәҗәгать итегез.[2]

Дхарана "тоту", "төз тоту", "концентрация" яки "бердәнбер игътибар җәлеп иткән" дип тәрҗемә ителергә мөмкин.[3] Пратьяхараның алдан килүче өлешендә сизүләрне тышкы вакыйгалардан читләтү кертелгән. Дхарана моны дәвам итеп үстерә һәм "экагарта" яки "экагарта читта"га кадәр үстерә, бу бердәнбер нокталы концентрация, ул бу контекстта Саматха белән тугандаш.[4] Мэһле Дхаранага шулай дип билгеләмә бирә: "Акыл бер объект турында уйлый һәм башка фикерләрдән арына; объект турында белү шулай да бүлдеренә."

Дхарана тирән концентратив медитациянең башлангыч баскычы булып тора, биредә шунда игътибар тупланган объект акылда аңсыз тотыла, һәм аң аннан читләнми. "Дхарана", Дхьяна һәм Самадхи арасында аерма (аларның Самьяманы кертүуче "интеграциясе) шунда ки, элек медитация объекты, мистик, һәм медитация объекты аерым булып калалар. Ягъни мистик яки мистикның мета-аңы объектка медитация турында белә дигән сүз һәм берәүнең үзе турында, бу объектта концентрацияләнү. Караучы тәҗрибәлерәк булып киткәч, Дхьянаның дәвам итүче баскычында йөри, һәм объект белән бер булып китә. Гомумән алганда, концентрация объекты булып Ходай тора, яки Атман - ул Ходай чагылышы булып тора.[5]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  • Maehle, Gregor (2006). Ashtanga Yoga: Practice and Philosophy. Doubleview, Western Australia: Kaivalya Publications. ISBN 978-0-9775126-0-7. OCLC 71245040.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Sanskrit-English Dictionary by Monier Monier-Williams, (c) 1899
  2. (29 August 2007) «Seeking Samadhi». Yoga Journal.
  3. «Dharana». yoga.iloveindia.com.
  4. «The Yoga System». swami-krishnananda.org.
  5. «Dharana (Yoga of concentration)». yogateacher.com. 2015 елның 2 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-03-02, retrieved 2019-04-28