Дулкынчала́р (Lymantriidae) - төн күбәләкләре семьялыгы. 3000 гә якын төре бар. Татарстан территориясендә 15 кә якын төре билгеле. Һәр җирдә таралганнар.

Эре һәм уртача зурлыктагы, зур гәүдәле төкле күбәләкләр. Канатлары бер төстә генә - ак, сары, сирәк кенә яшел; канат колачы - 20-70 мм. Хортумчыгы рудиментар. Еш кына җенси диморфизм күзәтелә - кайбер төрләренең ана затлары канатсыз. Эңгер-меңгердә һәм төнлә активлар. Көндез ата күбәләкләр аналарны эзләп очалар һәм исләре буенча эзләп табалар. Гусеницалары төк белән капланган, шунлыктан кошлар өчен ашарга яраксыз. Агач яфраклары белән тукланалар. Урман һәм бакчаларга зур зыян китерергә мөмкиннәр. Аеруча еш очрыйлар: парсыз ефәк күбәләге; монах ефәк күбәләге (Lymantria monacha) - алгы канатлары сорырак, зигзагсыман дүртәр кара сызыклы, арткылары - аксыл-соры, гусеницасы ылыслы агачларда үсә; алтынкорсак (Euproctis crysorrhoea) - корсак очы кызыл көрән яки алтынсыман төкләр учмасыннан тора (исеме шуннан), гусеницасы - соргылт кара, җимеш агачларында, имән, юкә һ.б. агачларда туклана.

Чыганаклар үзгәртү