Дмитрий Квартальнов

Дмитрий Вячеславович Квартальнов (1966 елның 25 марты, Воскресенск, РСФСР, ССРБ) — Совет һәм Россия хоккейчысы, уен карьерасы тәмамланганнан соң тренер булып эшли. КХЛда чыгыш ясаучы «Ак Барс»ның баш тренеры. Россиянең атказанган тренеры (2019). ССРБ халыкара класслы спорт мастеры[3][4].

Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
 СССР
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  СССР
 Россия
Туу датасы 25 март 1966(1966-03-25) (58 яшь)
Туу урыны Воскресенск, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Балалар Никита Квартальнов
Һөнәр төре алкалы һоккей уйнаучы
Такымда позициясе крайний нападающий[d]
Спорт такымы әгъзасы Бостон Брюинз[d], Йокерит[d], Амбри-Пиотта[d], Крылья Советов[d], Ак Барс һәм Северсталь[d]
Масса 180 Фунт
Спорт төре алкалы хоккей[1]
Сугу кулы левый[d]
Задрафтован Бостон Брюинз[d]
Лига Милли хоккей лигасы[2]
Бүләкләр
мастер спорта СССР международного класса
Уйналган мачлар саны 112[2]
Биеклек / буй 176 сантиметр
Карьерасында голлар саны 42[2]
Количество ударов по воротам за карьеру 294[2]
Количество очков за карьеру 91[2]
Количество голевых передач за карьеру 49[2]
Количество штрафных минут за карьеру 26[2]
Карьерный рейтинг плюс-минус 0[2]
 Дмитрий Квартальнов Викиҗыентыкта
Автограф

Уенчы карьерасы үзгәртү

Дмитрий Квартальнов түбәндәге командалар өчен чыгыш ясаган: «Химик» (Воскресенск), «Корд» (Щёкино), СКА (Свердловск), СКА МВО (Калинин), «Сан-Диего Галлз» (Сан-Диего, АКШ), «Бостон Брюинз» (АКШ), «Провиденс Брюинз» (АКШ), «Амбри-Пиотта» (Амбри, Швейцария), «Клагенфурт» (Австрия), «Адлер Мангейм» (Алмания), «Йокерит» (Һельсинки, Финляндия), «Северсталь» (Череповец), «Ак Барс» (Казан), «Крылья Советов» (Мәскәү).

Воскресенскиның «Химик» командасы составында хоккей буенча ССРБ чемпионатларының көмеш (1989) һәм бакыр (1990) призёры. 1990 елгы ССРБ чемпионатының иң яхшы бомбардиры — 46 матчта 54 очко (25+29).

ССРБ җыелма командасы составында 1989 елда дөнья чемпионы һәм 1991 елда бакыр призёры, шул ук елларда Аурупа чемпионатында җиңүче була.

1991 елда Валерий Зелепукин белән бергә НХЛга китә.

Квартальнов ИХЛда уйнаган «Сан-Диего Галлз» командасына эләгә. 1991/1992 сезонда лиганың иң яхшы Яңа уенчысы, лиганың иң яхшы хоккейчысы була, «Барлык йолдызлар»ның беренче бишлегенә керә һәм 77 матчта 118 очко (60+58) җыеп, лиганың иң яхшы бомбардиры була. Нәтиҗәдә, 1992 елның драфтында аны НХЛ «Бостон Брюинз» клубы сайлый.

«Бостон» клубында Квартальновны еш кына Адам Оутс һәм Джо Жюно белән бергә клубның әйдәп баручы өчлегенә куялар. Әмма команданың баш тренеры Брайан Саттер фикеренчә, Квартальнов тренер пропагандалаган команда стиленә туры килми. Шуның нәтиҗәсендә, Квартальновны акрынлап икенче рольгә күтәрәләр[5].

Икенче ел «Бостон»да аны «Провиденс» клубына җибәрәләр, анда ул бер ай үткәрә. «Бостон»га әйләнеп кайткач, бик еш уйный. 1994 елда аңа контрактны озайтырга тәкъдим итәләр, тик Дмитрий Ауропага китә, анда Швейцариянең «Амбри-Пиотта» клубы өчен уйный башлый.

1996 елгы дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 1997 елгы Алпенлига һәм 2000 елгы Финляндия чемпионатының көмеш призёры, 1996 елгы Швейцария чемпионатының бакыр призёры.

«Ак Барс» составында 2001/2002 елгы Россия Суперлигасының көмеш призёры, 2003/04 елгы Россия чемпионатының бакыр призёры.

Череповец «Северсталь» командасы составында 2004/2005 һәм 2006/2007 еллар сезоннарында чыгыш ясаган.

Тренер карьерасы үзгәртү

2009 елның июненнән — «Северсталь» хоккей клубы тренеры. 2009 елның 31 октябреннән — «Северсталь» баш тренеры вазыйфаларын башкаручы. 2009 елның 7 декабрендә «Северсталь» ХК баш тренеры вазыйфасында раслана. 2012 елның 28 февралендә КХЛ плей-оффыб стартына бер көн калгач Дмитрий Квартальнов баш тренер вазифасыннан азат ителә[6].

2012 елның 12 апрелендә Дмитрий Кварталновның «Сибирь»не җитәкләве билгеле була. Аның җитәкчелегендә команда ике тапкыр КХЛ плей-оффына чыга. 2014 елның 12 апрелендә «Сибирь» баш тренеры вазифасыннан отставкага китә. Клубның рәсми сайты тренер белән аерылышуның сәбәбен түбәндәгечә аңлата:

«Дмитрий Вячеславович клубның Попечительләр советына аның гаилә хәлләре буенча контрактын өзү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Аның мөрәҗәгать итүнең бөтен нигезләрен исәпкә алып, аңа Мәскәүдә яшәргә һәм эшләргә кирәк, дип, Квартальновның үтенечен канәгатьләндерергә дигән карар кабул ителә»[7].

2014 елның 17 апрелендә Мәскәү ЦСКА клубының рәсми сайтында Дмитрий Квартальнов белән контракт имзалау турында игълан ителә. Аның җитәкчелегендә ЦСКА өч тапкыр рәттән (2015, 2016 һәм 2017 елларда) Континент Кубогына ия була, бу казанышлар команда өчен XXI гасырда беренче була. Моннан тыш, 2014/2015 сезон нәтиҗәләре буенча ЦСКА беренче тапкыр Россия чемпионы була. 2016 елда ЦСКА Гагарин кубогы финалына җитә, әмма җиде матч нәтиҗәләре буенча Магнитогорскиның «Металлург» командасына оттыра (3:4). Бер елдан соң аның җитәкчелегендә ЦСКА Конференция финалына чыга алмый, бу вакыйга Квартальновны клубның баш тренеры вазифасыннан отставкага китерә[8].

2017 елның 4 октябрендә Ярыслау «Локомотив»ының баш тренеры итеп билгеләнә[9].

2019 елның 1 маенда Казан «Ак Барс» клубының баш тренеры итеп билгеләнә[10].

Статистика үзгәртү

Баш тренер үзгәртү

Команда Турнир-сезон Даими сезон Плей-офф
И В ВО/ВБ Н ПО/ПБ П О Результат В П Результат
Северсталь КХЛ 2009-10 36 12 6 - 6 12 54 10-е на Западе - - Не попали в плей-офф
КХЛ 2010-11 54 25 5 - 4 20 89 5-е на Западе 2 4 Вылетели в 1/8 финала
КХЛ 2011-12 54 23 5 - 6 20 85 5-е на Западе 2 4 Вылетели в 1/8 финала
Барлыгы Северстальда 144 60 16 - 16 52 228 2 4
Сибирь КХЛ 2012-13 52 21 7 - 7 17 84 7-е на Востоке 3 4 Вылетели в 1/8 финала
КХЛ 2013-14 54 22 7 - 7 18 87 6-е на Востоке 4 6 Вылетели в 1/4 финала
Барлыгы Себердә 106 43 14 - 14 35 171 7 10
ЦСКА КХЛ 2014-15 60 39 10 - 2 9 139 1-е в лиге 11 5 Вылетели в 1/2 финала
КХЛ 2015-16 60 38 5 - 3 14 127 1-е в лиге 15 5 2-е место
КХЛ 2016-17 60 41 3 - 8 8 137 1-е в лиге 6 4 Вылетели в 1/4 финала
Барлыгы ЦСКАда 180 118 18 - 13 31 403 32 14
Локомотив КХЛ 2017-18 39 19 8 - 0 12 99 4-е в лиге 5 4 Вылетели в 1/4 финала
КХЛ 2018-19 62 34 6 - 6 16 86 3-е в лиге 5 6 Вылетели в 1/4 финала
Барлыгы Локомотивта 101 53 14 - 6 28 185 10 10
Ак Барс КХЛ 2019-20 62 38 6 - 5 13 93 2-е в лиге 4 0 Плей-офф приостановлен
Барлыгы Ак Барста 62 38 6 - 5 13 93 4 0
Барлыгы КХЛда 593 312 68 - 54 159 1080 - 55 38 -

Казанышлар үзгәртү

  ЦСКА (Мәскәү)

  • Россия чемпионы : 2014/2015
  • Континент Кубогы иясе (3): 2014/2015, 2015/2016, 2016/2017
  • Ачылыш Кубогы иясе: 2015/2016
  • «Иң яхшы тренер» (Виктор Тихонов исемендәге бүләк) 2015/2016[11]

Гаилә үзгәртү

Абыйсы Андрей — элекке профессиональ хоккейчы.

Улы Никита (1994 елда туган) — профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнә. 2018 елда карьерасын тәмамлый. Хәзерге вакытта хоккей агенты.

Улы Александр (2002 елда туган) — «Спартак» яшьләр клубы өчен чыгыш ясаган. 2020/2021 сезонында Казанның «Ирбис» командасы өчен чыгыш ясый.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Eurohockey.com
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Hockey-Reference.com
  3. Сергей Чуев (2003-08-29). Заслуженного 14 лет ждут. Советский Спорт. әлеге чыганактан 2012-03-18 архивланды. 2017-10-04 тикшерелгән.
  4. Досье СЭ — Дмитрий Квартальнов. Спорт-Экспресс.
  5. Доспехов Алексей. Дмитрий Квартальнов: Бостонская сказка оказалась короткой // Хоккей от «СЭ». — № 7, декабрь 1995. — с. 3.
  6. Без предела
  7. По семейным причинам
  8. cska-hockey.ru. ЦСКА по обоюдному согласию расторг контракт с Дмитрием Квартальновым | Новости клуба | Новости | Профессиональный Хоккейный Клуб ЦСКА. cska-hockey.ru. 2017-03-24 тикшерелгән.
  9. Дмитрий Квартальнов - главный тренер ”Локомотива” (рус.), Официальный сайт Локомотив Ярославль. 4 октябрь 2017 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2017-10-04, retrieved 2021-01-18 
  10. Квартальнов возглавил "Ак Барс"
  11. Ледовый октагон. Церемония закрытия восьмого сезона : Новости : Континентальная Хоккейная Лига (КХЛ). khl.ru. 2016-06-14 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү